ГАЯНОВА КӘҮСӘРИЯ ГАЯЗ КЫЗЫ

ПЕДАГОГИК СТАЖЫМ- 47 ел

 1977 ЕЛДАН ЛАЕШ РАЙОНЫ ИМӘНКИСКӘ УРТА МӘКТӘБЕНДӘ ЭШЛӘДЕМ:

23 ЕЛЫМ ДИРЕКТОР ВАЗЫЙФАЛАРЫН, СОҢГЫ 8 ЕЛЫМ ПЕДАГОГ- КИТАПХАНӘЧЕ ВАЗЫЙФАЛАРЫН ҮТӘП УЗДЫ,

БҮГЕНГЕ КӨНДӘ “БУДИЛЬНИК” ФЕДЕРАЛЬ БАЛАЛАР ТЕЛЕКАНАЛЫНЫҢ МӘГЪЛҮМАТ ПРОГРАММАЛАРЫ МӨХӘРРИРЕ; 

ЛАЕШ РАЙОНЫ "ЧИРПОВСКОЕ" ТЕРРИТОРИАЛЬ ИҖТИМАГЫЙ ҮЗИДАРӘ РӘИСЕ

Сабакташым (КГУ), яраткан шагыйрәм Шәмсиянең җаныма аваздаш шигыре:

           Алты гына дистә                  

Сорагыз сез, сора, безнең яшьне,
Тартынмагыз һич тә.
Алты гына дистә әле бары,
Алты гына дистә!

Көн уртасы әле гомерләрнең,
Авышмаган кичкә.
Алты дистә йөгереп үткән бары,
Алты гына дистә!

Буй-сыныбыз кызлар көнләшерлек!
Кулдан килә эш тә.
Күпкә санамагыз, күп түгел ул –
Алты гына дистә!

Күзләребез очкын чәчә әле,
Дөрли җанда хис тә.
Алты дистә гомер үткән бары,
Алты гына дистә!

Чын сөюнең үзен татыйбыз без,
Күреп ятмый төштә.
Бердәнбер ул безнең сөйгән ярлар,
Түгел алты дистә!

Балаларның, оныкларның бәхете
Әле безнең өстә.
Рәхмәтеннән ташламасын Ходай,
Бирсен куәт-көч тә.

Исән булсак кабат очрашырбыз
Шушындый бер кичтә, -
Гөрләшербез әле җыелышып,
Җиткәч җиде (сигез, тугыз) дистә.

Яшәү белән үлем көрәшкәндә
Әҗәл чыкса өскә,
Пышылдармын: әле миңа бары
Тугыз гына дистә!
Яшәргә дә өлгермәгән килеш
Алып китмә, диеп, алып китмә!    

Исәнмесез, хөрмәтле сайт Кунагы!

Мин сезне үземнең шушы сайтымда күрүемә бик шат.

Инде сез бу сайтка кергәнсез икән, димәк сез, халкыбызны, милләтебезне, Ватаныбызны ярата торган, аңа армый-талмый хезмәт итә торган ватанпәрвәрдер. Нинди генә язма эзләп керсәгез дә, минем "өем"нең ишекләре һәрвакыт ачык. Әгәр эзләгән язмагызны, материалны таба алмагансыз икән (алай булуы да бик мөмкин бит!), минем электрон почтама хат юллагыз: kausar-54@yandex.ru  Ник дигәндә, минем берничә сайтым, аннан да кала, шактый гына зур күләмле картотекам бар. Күземә ташланган, үземне кызыксындырган язмаларны теркәп бару гадәтен туган мәктәбемнең  (Кукмара поселогының 1 нче номерлы мәктәбе- хәзер инде ул гимназия) укытучылары салдылар, аларга бик зур рәхмәт. Бу сайтымда татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган язмалар урын алды.

Инде үзем турында берничә сүз:

40 елдан  артык гомерем балаларга белем бирү юлында узды (шуның соңгы 25 елын мәктәп директоры булып эшләдем). Балачагымда өч хыялым бар иде: физика-химия фәннәреннән лаборант булу; чәчтараш булу һәм иң зурысы- китапханәче булу. Беренче хыялым мәктәптә укыганда юкка чыкты, мин төрле шартлаулардан, электр тогыннан куркам икән, лабаса. Икенчесе өлешчә тормышка ашты: тулай торактагы шактый кызларның башы (чәче дип әйтәм инде), минем кул аша узды. Ә өченчесе бары тик хыялымда гына калды инде дигәндә, пенсия елларым якынлашканда, китапханәче урыны бушады. Аллаһым миңа балачак хыялымны тормышка ашыру өчен иң кулай вакытны сайлаган, күрәсең. Менә инде 2011 елдан бирле мин мәктәп китапханәсендә эшлим. Эшемне бар җаным-тәнем белән яратам. Ашкына-ашкына эшкә барганда, мең кат шөкер әйтәм бер Ходама. Яшьрәк чакта, пенсиягә чыгуны бер куркыныч нәрсә итеп күзалласам, ул андый ук куркыныч булып чыкмады: үземне аякларыннан тышауны чишеп җибәргән колын итеп хис иттем хәтта. Буш вакыт күбәйде, таләпләр кимеде- үзем теләгән шөгыльләр белән вакыт уздыру мөмкинлегем артты. 60ка җиттем дип тормадым, компьютерны өйрәнә башладым, шактый кызык, мавыктыргыч дөньяга килеп кердем. Төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап, үземнең үзбәямне (самооценкамны) күтәрдем. Әледән-әле коллегаларым, укучыларым ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр-бик теләп ярдәм итәм. Динебез дә белгән белемең белән уртаклашырга өнди бит.

Кеше гомере- бер мизгел. Без бу фани дөньяда кунак кына. Шушы мизгелне ничек итеп  уздырасың, үзеңнән тора. Кыямәт көнендә ошбу биш нәрсә хакында сорау булмый торып, адәм баласының аяклары  баскан җиреңнән аерылмаслар, ди:

1) Гомереңне  нинди урынга сарыф иттең?

2) Яшьлек вакытыңны нинди урыннарда бетердең?

3) Малыңны нинди юллар белән таптың?

4)  Малыңны нинди җирләргә тоттың?

5)  Белгән гыйлемең белән нинди гамәлләр кылдың?

Шушы сорауларга җавап биргәндә адәмнәр алдында да , Аллаһ алдында да йөзебез кызарырлык  булмасын иде.

 

Сезгә хөрмәт белән, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, Лаеш районы Имәнкискә авылы.


 

 
БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ