Төп бит » Яңалыклар архивы

????????????????????????????????????Соңгы арада халык белән очрашканда безгә иң еш бирелә торган сораулар, күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык  һәм ачык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез, төпле нигезебез юк иде. Ә теләсә-кайсы кеше өчен, хәтта тулаем бер халык өчен дә киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән дә авыррак рухи халәт була алмый торгандыр. Узган гасырның туксанынчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп, беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә безнең  күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ... Алга таба укырга »

Караулар: 1959 | Өстәде: остаз | Дата: 14.07.2017

 2017 Май 19. Фото:tatar-inform.tatar

Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты киңәшчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев багышлау үткәрде, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин укыды.

Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әминнең сөякләре табыла.

Җәсәдләрн ... Алга таба укырга »

Караулар: 1724 | Өстәде: остаз | Дата: 21.05.2017

  2017 Май 19. Фото:tatar-inform.tatar

Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты киңәшчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев багышлау үткәрде, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин укыды.

Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әминнең сөякләре табыла.

Җәсә ... Алга таба укырга »

Караулар: 1449 | Өстәде: остаз | Дата: 21.05.2017

“Татар кызы-2016” җиңүчесе Чиләбедән “Лада Priora”да кайтып китәчәк(31 август, 2016 ел) Киләсе елга “Татар кызы” матурлык һәм сәләтлелек халыкара бәйгесе Башкортстанда узачак. Моңа кадәр 6 тапкыр рәттән Чиләбе өлкәсендә генә уздырылган конкурс быелдан төрле төбәкләр буйлап күчеп йөриячәк.Бу хакта кичә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.

Быелгы конкурс финалында Башкортстан данын 18 яшьлек Эдельвейс Ихсанова яклый.

“Мин республикада финалга үтәрмен дип уйламаган да идем. Лекциядә утырганда миңа районнан шалтыраттылар да, бәйгегә барасыңмы дип сорадылар. Мин, билгеле инде, ризалаштым”, &mda ... Алга таба укырга »

Караулар: 1550 | Өстәде: остаз | Дата: 31.08.2016

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез.

Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде.

Икътисадның заманга ярашлы итеп яңартылуы һәм җитештерүдә төрлелеккә ирешү, Иннополис  югары технологияләр шәһәрен төзү, Россиядәге иң уңышлы эшләүче дип танылган  «Алабуга» махсус икътисадый зонасының егәрен даими арттыра килү, федераль әһәмияткә ия булган, гаять зур «ИнноКам» кластерын булдыру, инвестицияләр ... Алга таба укырга »

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 1645 | Өстәде: остаз | Дата: 30.08.2016

(27 август, 2016 ел) Казан ханлыгы белән идарә итүче, татарның иң билгеле патшабикәсе, фаҗигале язмышлы Сөембикәнең тууына быел 500 тулу билгеләнә. «Хәзинә» милли галереясендә аңа багышланган күргәзмә эшли башлады.

Сөембикә – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Аның шәхесе белән бәйле күп риваятьләр бар. Татарның хәтерендә Сөембикә искиткеч чибәр һәм акыллы, зирәк хатын буларак саклана. Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле.

Азатлык татар тарихчылары хезмәтләренә таянып Сөембикәгә бәйле ун кызыклы факт туплады.

  1. Сөембикә якынча 1516 елда Нугай Урдасының ... Алга таба укырга »
Караулар: 2194 | Өстәде: остаз | Дата: 27.08.2016

Тарих фәннәре докторы, галим-археолог Фаяз Хуҗин 1977 нче елда Кремль калкулыгында табылган төрбәләрнең нәкъ менә Казан ханнарыныкы булуын фәнни яктан ничек исбатлаулары турында сөйләде:

- Безнең уйлавыбызча, Кремльнең башка урынында Казан ханнарының күмелүе мөмкин түгел. Казан ханнары бит инде хан сараена якынрак урнашкан булырга тиеш. Сөембикә манарасы янында элек тагын ниндидер манара булган – оборона башнясы. Анда мәчет тә булган. Нәкъ шушы урын ханнарга туры килә. Минемчә, менә бу урында башка кеше күмелгән дигән бәхәс булырга мөмкин түгел.

Бәхәс – нәкъ менә сез биргән сорауда – бу урында кемнәр, кайсы ханнар күмелүендә. Казанда, Олуг Мөхәммәдне дә кертеп, 12-13 хан идарә иткән. Шуларның алтысы гына Казанда үлгән. Алар - Мәхмүд, Хәлил, Ибраһим, Мөхәммәдәмин(чыганакларда Мөхәммәт-Әмин, Мөхәммәд бине Мөхәммәд бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин дип тә күрсә ... Алга таба укырга »

Караулар: 1224 | Өстәде: остаз | Дата: 20.06.2016

Татар драматургиясе һәм театр өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырган Кәрим Тинчурин (1887-1938) истәлегенә Казанда бюст урнаштырылачак, төгәлрәге, ике бюст. Аның берсе К. Тинчурин урамындагы скверда булса, икенчесе К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының фойесында куелуы ниятләнә.

Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

“Без Татарстан Министрлар Кабинетына Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст булдыру һәм урнаштыру тәкъдиме белән чыктык. Иң элек республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге бюстны ясаучылар арасында конкурс уздырылачак. Икенче елга сентябрь аенда Казанда үткәреләчәк К.Тинчурин исемендәге халыкара милли драматургия фестивале кысаларында, бюстны урнаштыру ниятләнә”, — диде ул һ ... Алга таба укырга »

Караулар: 2552 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2015

Мунчәли авылында Туфан Миңнуллинны искә алдыларҺәр елның август аенда Татарстанның Чүпрәле районында “Мунчәли авылы көннәре” үткәрелә. Быел инде бишенче тапкыр уздырылган әлеге бәйрәм кысаларында Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үткәрелде.

Туфан ага исән чагында Мунчәли авылы белән тыгыз элемтәдә торган, авылга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышкан. Аның булышлыгы белән ике катлы мәктәп бинасы сафка бастырылган.

Иң әүвәл мөхтәрәм кунак — Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният hәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Туфан аганы искә алып, хатирәләрен яңартты.

— Туфан ага бервакытта да игътибарсы ... Алга таба укырга »

Караулар: 2592 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2015

К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәкБүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын ача. Яңа сезонда тинчуринлылар тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин бәян итте.

Яңа сезонда театрда татар классикларыннан Нәкый Исәнбәтнең “Түләк” фольклор-шигъри драмасын күрергә мөмкин булачак. “Бу спектакль сәхнәгә беренче генә куела. Аның сюжеты Болгар ханлыгы белән бәйле”, — диде Рәшит Заһидуллин.

Шулай ук, рус классикларыннан Антон Чеховның “Туй” (“Свадьба”) комедиясе тәкъдим ителәчәк. “Безнең кайбер артистларыбыз туйларда ... Алга таба укырга »

Караулар: 2532 | Өстәде: остаз | Дата: 07.09.2015

« 1 2 ... 7 8 9 10 11 12 »
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map