Төп бит » 2017 » Сентябрь » 15 » Татарстанда 2017-2018 уку елында кертеләчәк 10 яңалык
18:31
Татарстанда 2017-2018 уку елында кертеләчәк 10 яңалык

Татарстанда милли мәктәпләр һәм туган телдә белем бирүче бакчалар эшчәнлеге тикшереләчәк, милли мәгарифне үстерү вазифаларын җиренә җиткереп башкармаган җитәкчеләр эштән азат ителәчәк, рус мәктәпләрендә IX сыйныфта татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертеләчәк – болар хакында мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсендә игълан ителде.

b16i0233
Традицион киңәшмәнең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, пленар утырышы быел Мөслимдә узды. Аңа кадәр мөгаллимнәр төрле юнәлешләрдә узган секция утырышларында, Алабуга, Яшел Үзән һәм Иннополис шәһәрендә фикер алышты.
2017-2018 уку елында Татарстанның мәгариф өлкәсен нинди үзгәрешләр көтә?

1. Белем сыйфаты ягыннан артта калучыларның хәлен яхшырту эше башлана

Мәктәп белеме сыйфаты буенча республикада ел да алдынгыларны һәм артта калганнарны билгелиләр. Рейтингта беренче урынны Бөгелмә муниципаль районы били. Саба, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Балтач һәм Азнакай районнары күрсәткечләре сизелерлек яхшырган. Тукай, Аксубай, Әгерҗе, Чистай, Зәй, Баулы, Тәтеш, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары түбәнрәк тәгәрәгән. Менделеевск, Кама Тамагы, Әлки, Чирмешән һәм Алексеевск районнары “кызыл” зонадан берничә ел чыга алмый. Балык Бистәсе, Тукай, Апас районнары да “кара” исемлектә. Сентябрьдән укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча координацион совет, муниципаль мәгариф идарәләре органнары белән берлектә, бу вазгыятьне төзәтү буенча эшне башлаячак.

Муниципаль берәмлекләр дәүләт аттестациясе буенча иң яхшы һәм иң начар нәтиҗәле мәктәпләрнең күрсәткечләре арасындагы аерманы киметү бурычын да хәл итә белергә тиеш. Рус теле буенча лидер һәм аутсайдер мәктәпләр арасында иң зур аерма Яшел Үзән, Казанның Киров һәм Мәскәү, Вахитов һәм Идел буе районнарында, Әлмәт һәм Чистайда. Бу мәсьәләдә иң үрнәк район – Бөгелмә.

Математика буенча да шул ук хәл. Иң зур аерма Әлмәт, Казанның Вахитов һәм Идел буе, Татарстанның Яшел Үзән районында. Бөгелмә, Мамадышта бу мәсьәләдә тәртип.

Аерым районнарда хәтта аз комплектлы мәктәпләрдә дә имтиханга намус белән әзерләнә алмаганнар. Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында нибары бер чыгарылыш укучысы, анысы да математиканы 27 баллга тапшырган. Әлки районы Хузангаево мәктәбендә математиканы 2 укучы тапшырган, әмма алары да шул 27 баллдан ерак китә алмаган. “Түбән күрсәткечле мәктәпләр белән эшләү актуаль булып кала. Моның өчен республикада махсус проект гамәлгә ашырыла. Бу эшне Мәгарифне үстерү институты көйләп тора”, — ди вице-премьер – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

2. Милли мәктәпләр эшчәнлеге ел да күзәтеп барылачак

Әйтергә кирәк, быел министрның төп докладында милли мәгарифкә зур урын бирелгән иде, проблемалар әйтелде. Рейтингта ике ел рәттән алдынгылыкны Мөслим районы ала. Актаныш, Балтач, Саба, Теләче, Арча, Мамадыш, Сарман, Кайбыч, Апас районнары дау зган уку елында милли мәгариф юнәлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Рейтингның соңгы ун позициясендә – Югары Ослан, Менделеевск, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Баулы, Алексеевск, Түбән Кама, Азнакай районнары. Балтач, Актаныш, Теләче, Саба районнары иң яхшы унлыкта соңгы өч елда үз урыннарын тотрыклы саклый. Югары Ослан, Менделеевск, Чистай, Әлмәт, Баулы районнары инде өч ел рәттән “кызыл”лар төркеменнән чыга алмый. “Бу игътибарга алынырга тиешле мәсьәлә. Көз көне, координацион совет кысаларында, бу районнарны аерым чыгып тикшерергә мәҗбүр булачакбыз”, – дип кисәткән иде министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов милли мәгариф секциясендә.

Министр Энгель Фәттахов зур шәһәрләрдә туган телләрне саклап калу һәм үстерү өчен җаваплы хезмәткәрләр булырга тиешлеген билгеләп узды. “Агымдагы уку елында без татар база мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәндек. Төп нәтиҗә: районнардагы методик хезмәтләрнең, мәктәп җитәкчелегенең эшне тиешле оештырмавы аркасында уку-укыту барышы рус теленә күчкән. Мисал өчен, Менделеевскның 7 нче урта мәктәбендә күпчелек укытучылар татар телен предметларны татарча укытырлык дәрәҗәдә белми. Нурлат шәһәренең 4 нче мәктәбендә 16 педагог татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белә, ягъни дәрес укыта алырлык түгел. Шундый ук ситуация Казанның 16 нчы гимназиясендә дә күзәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе үткәрелде. Һәр елны милли мәктәпләр эшчәнлеген күзәтеп бару турында карар кабул ителде”, — дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр әйтүенчә, милли мәктәпләр белән идарә итә белмәүче җитәкчеләр вазифаларыннан колак кага. Соңгы ике елда 10 татар база мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнгән.

Мәктәпләрдә татар телендә белем бирү күз буяу кебек кенә булган районнар да бар. Министр хисапларга ялган саннар кертүне туктатырга кирәклеген ассызыклады. “Аеруча шәһәрләрдә милли мәктәпләр эше игътибар сорый. Һәр җирдә милли мәгарифне үстерү планнары расланган. Мин район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: күп нәрсә сездән тора. Бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотыгыз! » — диде Энгель Фәттахов.

3. Рус мәктәпләрендә татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертелә

Республикада икенче ел рәттән 9 нчы сыйныфтан соң 8 предмет буенча татар телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әтнә, Саба, Апас, Кайбыч кебек татар районнарында узган уку елында бер укучы да ул мөмкинлектән файдаланмаган. Татар телендә имтихан тапшырган укучылар саны буенча Мөслим, Әгерҗе, Актаныш, Биектау, Питрәч, Лениногорск, Балтач районнары алдынгы позициядә. “Бирегез төп дәүләт имтиханын татарча. Ник сез моннан файдаланмаска тиеш? Дөрес, татар телен сайлаган балалар саны буенча уңай якка үсеш бар, әмма Әтнә, Саба кебек районнарда болай булса, кая барабыз соң без? Шуңа күрә моны киләчәктә дә карыйбыз, анализлап барачакбыз бу мәсьәләләрне. Мөмкинлекләр бар, хәзер контроль-тикшерү материалларын күбрәк итеп эшләячәкбез, балаларны әзерли аласыз. Бу күрсәткечкә киләчәктә дә нык игътибар итәчәкбез”, — дип кисәтте министр.

Быел татар теленнән төп дәүләт имтиханы материалларына, эксперимент буларак, бердәм республика тесты биремнәреннән телдән сөйләм өлеше кертелгән. Язын республика тестын телдән сөйләү өлеше белән сынау рәвешендә 130 бала тапшырган булган. Яңа уку елында исә, рус телле укучыларның барысы да республика тестында телдән сөйләм өлешен үтәчәк. Моннан тыш, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, имтихан өчен татар телен сайлаучыларның барысының да телдән сөйләме тикшереләчәк. Бу бары тик рус мәктәпләрендә укучы балаларга кагыла.
4. Рөстәм Миңнеханов: БДИдан югары балл җыючыларны ректорлар үзләренә җәлеп итәргә тиеш

Бердәм дәүләт имтиханыннан бер яки берничә предметтан 100 балл алучылар саны артуына сөенеп бетәргә өлгермәдек, аларның яртысының инде читкә китүенә дә уфтанырга туры килә. Акыллы башларны кулдан ычкындырганнары өчен, югары уку йортлары ректорларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан эләкте.

“Безнең югары уку йортлары җитәкчелеге, профессорлар иң яхшы абитуриентларны үзенә җәлеп итү буенча эшләргә тиеш. Без Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыючылар белән очрашкан идек: 117 кешенең 50 проценты гына бездә калуын җиткерде, калганнар читкә китә. 50 процент күп ул”, – дип, Рөстәм Миңнеханов ректорларның имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәткән абитуриентлар язмышы белән якыннан кызыксынмауларына шелтә белдерде.

Ул Бөгелмәдә 3 предметтан 100әр балл җыйган укучының Самара медицина уку йортына киткәнен мисалга китерде. “Аның белән беркем очрашмаган да, сөйләшмәгән дә. Самарада начар дип әйтмим, ләкин без бит үз акыл ияләре өчен көрәшергә тиеш. Кая карыйсыз? Сезнең уку йортлары ничек көндәшлеккә сәләтле булсын инде?! Андый «текә» булудан туктагыз! Сез мәктәпләрдәге барлык вазгыятьне белергә тиеш! Иң яхшыларын үзегезгә җәлеп итү ягын карарга тиешсез”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ректорларга.

Инде читкә киткән очракта да, андый акыллы яшьләрне кире үзебезгә эшкә чакыра белергә тишбез, дигән фикердә Президент.

5. Туган телдә белем бирү буенча балалар бакчалары тикшерелеп торачак

Балалар бакчасында йөргәндә үк, балалар телләрне губка кебек сеңдерә дигән сүз бар. Министр да кичә шул фикерне раслады. “Сабый чак – тел өйрәнү өчен иң уңай вакыт, шунлыктан эшне оештыру күпкә җиңел, әти-әниләр арасында киеренкелек тумый. Балаларга туган телләрендә белем бирүне игътибар белән оештыруыгызны сорыйм», — ди министр.

Быел Казанда татар телендә белем бирүче 40 балалар бакчасы эше өйрәнелгән. Аларның 24 ендә генә барлык педагогларның татарча белүе ачыкланган. 4 балалар бакчасы милли учреждение статусыннан колак каккан. Мондый мониторинг быел барлык муниципаль берәмлекләрдә дә уздырылачак.

Республикада татар балаларына туган телдә белем бирү күрсәткече уртача 54 процент тәшкил итә. Татарлар саны күп булуга карамастан, татар балаларына туган телдә белем бирү буенча начар эшләүче районнар түбәндәгеләр: Кама Тамагы, Буа, Азнакай, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Арча, Тукай районнары. Энгель Фәттахов исемнәре җисеменә туры килмәгән балалар бакчаларында кадрларны эштән алу катгый куелачагын әйтте. “Эш нәтиҗәсе бакча мөдиреннән тора. Ул үзе татар җанлы булмаса, мәңге милли мохит тудыра алмый”, – дип министр бу мәсьәләдә йомшаклык күрсәтелергә тиеш түгеллеге турында кисәтте.
6. 10нчы сыйныфлар өчен – “телдән сөйләү” белән инглиз теленнән тест

Чит телләр буенча белем бирү мәсьәләсендә хафаланырлык урын бар. “Ел саен үткәрелә торган диагностика тестлары 4, 6 һәм 8 нче сыйныф укучыларының чит телләрне белү дәрәҗәсе әллә ни югары булмавын күрсәтә”, — дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр сүзләренчә, республика командасының инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасында мактанырлык чыгыш ясамавы да уйланырга мәҗбүр итә. Киләсе елның апрелендә илкүләм олимпиада Казанда узачак.

“Безнең тарафтан чит тел белемен камилләштерү буенча “юл картасы” эшләнде. Киләсе елда 10 нчы сыйныфларда “телдән сөйләү” бүлеге белән инглиз теленнән тест үткәреләчәк. Шул рәвешле, без 2022 елга да әзерләнәбез, ул вакытта Россиядә чит илдән Бердәм дәүләт имтиханын гамәлгә кертү планлаштырыла”, — дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.

7. Фәрит Мөхәммәтшин: Һөнәри ориентация буенча яңа бәяләү рейтингы кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мәгариф системасында яңа бәяләү күрсәткечләрен кертергә тәкъдим итә.

Ул, шулай ук, алдагы утырышларда тирән анализ белән бәйле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте. Аның әйтүенчә, белем бирү оешмалары арасында тәрбия мәсьәләсе ничек куелганына, балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучылар күпме булуына игътибар юнәлтү кирәк. “Суицидлар да шуннан килә бит. Педагоглар коллективы, сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән нинди элемтәдә торуы, ата-аналар комитетының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве – болар анализ сорый”, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе һөнәри ориентация мәсьәләсенә дә тукталды.

“Бүген безгә ниндидер яңа бәяләү рейтингы кирәк, бу тәнкыйтьләү яки 100 балл җыючылар, медалистлар кайда күбрәк яки азрак булуы турында сөйләү өчен түгел, безгә яшь белгечнең һөнәри белеменең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул әле күптән түгел генә телевидениедән Россия буенча мәгълүматлар ишетүен әйтте. “Югары уку йортларын тәмамлаучыларның институтта алынган белгечлеге буенча 50 проценттан кимрәге генә эшли. Моның нәрсә икәнен күз алдыгызга китерәсезме?! Бу әрәм хезмәт, бу кешегә белем бирүгә әрәм акча сарыф итү дигән сүз. Минемчә, мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары кайсы һөнәргә тартылуы буенча рейтинг ясарга кирәктер. Мәктәпне тәмамлаганда, мәсәлән: “Кем буласың килә?” – дип сорарга була, – дип тәкъдим итте парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районнардан күпме кеше укырга китеп, күпмесе кире кайтканын, практикага күпме кешене юллаганыбызны белеп тору кирәк.

8. Рөстәм Миңнеханов: Ресурс үзәкләрендә халыкара стандартлар кертү кирәк

Татарстанда ресурс үзәкләрендә халыкара стандартлар кертү, шулай ук республикада күп функцияле үзәкләр тәҗрибәсен алга сөрү кирәк. Президент фикеренчә, һөнәри әзерлек нәтиҗәләре буенча яхшы динамика күзәтелә, әмма статистиканы алсак, бездәге һәм халыкара дәрәҗәләрне чагыштырганда, без әле күпкә калышабыз. «Без ресурс үзәкләренә халыкара стандартлар кертергә тиеш. Бу модага дан җырлау түгел, бу һөнәри осталык, көндәшлеккә сәләтлелек. Ресурс үзәге мөһим бу бурычны хәл итәргә тиеш. Без Ворлдскиллста кемнедер гаҗәпләндерү өчен катнашмыйбыз, без һөнәри әзерлекне дөнья дәрәҗәсенә җиткерергә тиешбез. Бу безнең икътисад өчен кирәк. Бу юнәлештә эшләүне дәвам иттерүне сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

9. Ата-аналарны гомуми укыту чаралары узачак

2017 елда республика дәрәҗәсендә ата-аналар комитетлары арасында бәйге үткәрелгән. Казан, Лаеш, Саба, Азнакай, Тукай районнарында оештыру һәм идарә мөмкинлекләре зур булуы күренгән. Мәсәлән, Столбище мәктәбендә әтиләр активлыгы нәтиҗәсендә даими рәвештә гражданлык-патриотик юнәлешле чаралар уза. Азнакайда гимназиясендә әти-әниләр укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керә. Сентябрьдән график нигезендә, ата-аналарның педагогик белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан, иҗтимагый совет белән берлектә, ата-аналар өчен гомуми укыту башлана, шулай ук вебинарлар режимында актуаль темалар буенча республика ата-ана җыелышлары старт ала. Муниципаль дәрәҗәдә шундый эш оештырылырга тиешлеген әйтте министр.
10. Психологлар барлык мәктәпләрдә булырга тиеш
Энгель Фәттахов барлык мәктәпләрнең штат расписаниесендә психологлар булырга тиешлеген таләп итте. 2015 елдан башлап, психологлар саны 415 тән 490 га җиткерелсә дә, республика мәктәпләренең чирек өлешендә диярлек психологлар әлегә юк.

Мәгариф тармагының консолидацияле бюджеты чирек өлешкә артып, 80 млрд сум тәшкил иткән. Бу елга бюджетны формалаштыру барышында өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең, урта һөнәри белем бирү оешмалары мастерларының эш хакын арттыру исәпкә алынган. Моннан тыш, 2018 елда балалар бакчаларын норматив финанслауны 1,5 млрд сумга, мәктәпләрнекен 800 млн сумга арттыру турында карар бар. Узган елдан башлап, укытучыларның компьютерларын яңартуга керешкәннәр. Быел укытучыларга 17,5 мең яңа ноутбук өләшенәчәк. Тагын 11 меңен яңартасы кала. Быел 6 мәктәп кулланышка кертелә. Шулай ук, 7 балалар бакчасы ишекләрен ача. Район һәм шәһәр мәгариф идарәләренә 14 микроавтобус һәм 45 җиңел машина тапшырылды.

Интертат.

Просмотров: 49 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map