Хәди́с (гарәп. الحديث‎) — Мөхәммәд галәйхиссәләмнең хуплавы (тәкрир), карары, гамәле һәм сүзләре (кауль). Хәдисләр бергәләп Сөннәтне тәшкил итәләр, һәм улсөнниләр өчен зур абруйга ия. Хәдисләр сәхабәләрдән тапшырылганнар. Хәдисләр шәригатьнең бер нигезен тәшкил итәләр. “Хәдис” сүзе гарәпчәдән “яңа”, “сүз”, “яңалык” дип тәрҗемә ителәләр.

Хәдис ике төп нигез өлешеннән тора:сәнәд һәм мәтен.

  1. Иснәд (гарәп. اٍسْنادٌ‎) – Мөхәммәд галәйхиссәләм сүзләрен (гамәлен, хуплавын) бер-бер артлы тапшыручылар чылбыры. Иснәд Пәйгамбәрдән (саләллаһу галәйһиссәләм) яки Сәхәбәдән яки Табигыйннан һәм хәдисләр җыентыгын төзүче галимгә хәтле төзелә. Иснәднең безгә якынрак булган өлеше – башы, ә Мөхәммәд галәйхиссәләмгә якынрак өлеше – ахыры дип атала. Иснәдтә телгә алыучы кешене равий дип атыйлар. Иснәд – хәдисне тапшыручы бөтен равийларның исемлеге. Бер равийның икенче равийга хәдис тапшыруы риваять дип, ә хәдис үзе мәрвий дип атала.
  2. Мәтен (гарәп. مَتْنٌ‎) – Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) әйткән сүз (эшләгән гамәл). Мәтен хәдиснең төп өлеше булып тора. Ә иснәд мәтеннең Пәйгамбәргә (саләллаһу галәйһи үәссәләм) яки Сәхабәгә кагылганлыгын раслый. Мәтен иснәдтән соң килә.

Хәдисләрнең беренче җыентыгы – Муватта – Имам Мәлик, һиҗри ел буенча 93—179 елларда Мәдинәдә туган һәм яшәгән зур галим, тарафыннан җыела. Бу китап Мәлик Муваттасы исемен ала. Галим анда төгәл иснәдне бирә һәм хәдисләрне темалар буенча бүлә. Бу китап хәдисләрне генә түгел, ә ислам хокукы буенча мәгълуматны да тапшырганга, анда Имам Мәликнең теге яки бу сорау буенча фикерләрен дә очратырга мөмкин.

Муватта төзелгәннән соң, вакыт үтү белән, хәдисләр буенча иң ышанчылы хезмәтләр булып саналучы тагын алты җыенык барлыкка килә: Имам Бохари (һиҗри 194—256 еллар) Сәхихе; Имам Мөслим (һ. 202-261 ел.); Әбу Давыт (һ. 202—275) Сөнәне; Әт-Тирмизи (һ. 279 елда үлә) Сөнәне; Ән-Нәсайи (һ. 215-303) Сөнәне; Ибн Мәҗи (һ. 209-273) Сөнәне.

Имам Әл-Бохари үзенең хезмәтен 97 китапка бүлә. Аларның беренче өчесе Вәхи иңә башлауга, шулай ук Иман һәм Гыйлемгә, аннан соңгы 30 китап тәһарәт (госел), намаз, зәкят, хаҗ кылу һәм ураза тотуга багышланган. Алардан соң кәсәбәчелек, ятимнәрне карау, хезмәткә кагылучы мәсьәләләр, һәм шулай ук юридик сорауларга багышланган 32 китап килә. Алардан соң Аллаһ Юлында Сугышка һәм буйсынган кешеләр турында өч китап тора. Аннан соң, Яратылу башлануга багышланган китап, Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи һәссәләм) һәм башка Пәйгамбәрләргә (галәйһимәссәләм) багышланган китап, никахка, талакка һәм гаиләне материаль яктан тәэмин итү сорауларына багышланган өч китап килә. Аннан соңгы 95 китапка хәтле төрле сораулар (мәсәлән, ашау-эчү, кием, әдәб, медицина, яакырулар, ант һәм аны бозу, кан үче, эзәрлекләү, төш юрау, Кыямәт Көне алдыннан булачак вакыйгалар) карала. Туксан алтынчы китап Коръән һәм Сөннәткә тугъры булуның мөһимлеген искәртә. Соңгы, чагыштырмача зур күләмле, туксан җиденче китап, Аллаһының берлегенә багышланган.

Имам Мөслим хезмәте сорауларның шул ук өлкәсен диярлек колачлый. Дүрт Сөнән Аллаһыга гыйбадәт кылу гамәлләре, ислам кануннары, шәхси үзара мөнәсәбәт һәм Ахырзаман билгеләренә кагылган сорауларны үз эченә ала. Имам Әт-Тирмизи җыентыгында Коръәнгә кайбер комментарияләр, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи үәссәләм), аның гаиләсе һәм сәхабәләре турындагы китаплар бар. Кайвакыт Имам Әт-Тирмизи хезмәтен Сәхих дип саныйлар.

Эчтәлек

Мутаватир хәдисләр

Күп кешеләр тарафыннан тапшырылган хәдисләр. Бу аларның ялган булу мөмкинлеген юкка чыгара.

Мутаватир хәдисләрнең шартлары

1 — тапшыручыларның минималь саны уннан да азрак булырга тиеш түгел, ләкин шул ук вакытта алар төрле милләткә, мәзхәбкә һ.б. карарга тиеш.

2 — Фальсификация максаты белән үзара килешкәнлекләренә шик булмаска тиеш.

Мутаваттир хәдисләр канәгатьләндерергә тиеш булган башка шартлар да бар.

Кодси Хәдис

Иснәде Аллаһка хәтле җиткән, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи үәссәләм) тарафыннан тапшырылган хәдис.

Кодси Хәдиснең Коръәннән аермасы

1 — Коръән мәгънәсе ягыннан да, формасы ягыннан да Аллаһыдан, ә кодси хәдис – мәгънәсе буенча Аллаһыдан, ә формасы буенча Мөхәммәдтән (саләллаһу галәйһи үәссәләм).

2 — Коръән уку Аллаһыга гыйбадәт булып санала, ә кодси хәдисләрне уку – юк.

Кодси Хәдиснең Изге Коръәннән аермалыгының башка, олы һәм кече, билгеләре дә бар.

Хәдис җыентыклары

Сөнни җыентыклар

  • Имам Бохари «әл-Җәмигъ әс-Сәхих»е
  • Имам Мөслим «әл-Җәмигъ әс-Сәхих»е
  • Имам Әбу Давыт «Китаб әс-Сөнән»е
  • Имам Әт-Тирмизи «әл-Җәмигъ әл-Кәбир»е
  • Имам ән-Нәсәгъый «Китаб әс-Сөнән әл-Кубра»сы
  • имам Ибн Мәҗи «Китаб ас-Сөнән»е
  • Имам әл-Бәйхаки «әс-Сөнән әл-Кубра»сы
  • имам Әхмәд «өл-Мөснәд»е

Шигый җыентыклар

  • «әл-Кафи», Кулайни
  • «Тәхзиб әл-әхкәм», шәех Туси
  • «әл-Истибсар», шәех Туси
  • «Мән лә йәхдурух әл-фәких», шәех Садук
  • «әл-Гамәли», шәех Муфид
  • «Бихар әл-Әнвәр», Галләм Мәҗлиси
  • «Васаил аш-Шигъа», Хурр Амели
  • «әл-Мустадрак», Мухәдис Нури

Ибадит җыентыклары

  • «Муснад», Раби бин Хәбиб

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ