Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.

Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган, Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр, мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде, бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...

Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора.

«Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе - тиешле урынында әйтелгән сүз.

Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.

Мәкаль турында мәкальләр

  • Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
  • Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
  • Аталар сүзе — акылның үзе.
  • Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
  • Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә язып ал.
  • Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге.
  • Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләрнекен янчыкка сал.
  • Олының сүзен оекка кыстыр.
  • Картлар сүзен кар басмас.
  • Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.
  • Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.
  • Мәкаль сакалдан олырак.
  • Мәкальсез сүз — тозсыз аш.
  • Мыектан олы сакал бар, сүз төбендә мәкаль бар.
  • Сүзнең тозы мәкаль.
  • Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.
  • Тоз ашның тәмен китерсә, мәкаль сүз ямен китерер.
  • Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә.

Чыганаклар

Wikibooks-logo.png

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

Wiki letter w.svg

Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:

 

Төркемнәр

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ