ххТатарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов турында истәлекләр китабы әзерләнә.
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, озак еллар К.Тинчурин исемендәге театрның алыштыргысыз актеры Наил Шәйхетдиновкә багышланган хатирәләр китабы тиздән дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агетлыгы хәбәрчесенә Наил Шәйхетдиновның хатыны, К.Тинчурин театры хезмәткәре Миңлегөл Шәйхетдинова хәбәр итте.
“Узган ел Наилгә 75 яшь тулырга тиеш иде. Юбилеенә китапны өлгертә алмадык, рәхимсез әҗәл алып китте бит, – ди Миңлегөл Шәйхетдинова. – Юбилеен да, китапны да күрми калды. Менә быел җиң сызганып туганнарның, дусларының хатирәләрен
...
Алга таба укырга »