Пленар утырышта Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин да катнашты.
- Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен саклый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаиләләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш. Безгә эшләү өчен шартлар бар, бары тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, - диде ул үз чыгышында.