12:39 Энгель Фәттахов: Соңгы вакытта милли мәгариф мәсьәләләренә игътибар арта" | |
10.08.2017 Соңгы вакытта милли мәгариф мәсьәләләренә игътибар артканнан-арта, президент тарафыннан да шундый бурыч куела. Бу хакта бүген Мөслимдә "Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. Министр милли мәгариф мәсьәләсенең Бөтендөнья татар конгрессы съездында да күтәрелгәнен билгеләп үтте. "Туган тел мәсьәләсе хәзерге вакытта кискен рәвештә куела, чөнки әкренләп глобальләшү чорында туган телләр юкка чыгу алдында, ләкин татар теле белән алай булырга тиеш түгел. Безнең максат - миллилекне, туган телебезне саклау. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар бар көченә телне, татар мәктәпләрен сакларга тырышканда, без үзеебездән торганын эшләмәсәк, дөрес булмас иде", - дип сәламләде Энгель Фәттахов утырышта катнашучыларны. Ул быелгы август конференциясенең темасы да милли мәгариф аша тәрбия мәсьәләләрен алып баруга кагылышлы булуын билгеләп үтте. Министр әйтүенчә, бүген төп мәсьәлә булып укытучыларның әзерлеге, методик эшчәнлек, уку әсбаплары тора. "Мәктәптән тыш эш, төрле чаралар белән дә милләтебезне саклау буенча эш алып барырга тиешбез", - диде ул. Энгель Фәттахов Мөслимдә соңгы елларда җитди үзгәрешләр, уңай динамика сизелүен билгеләп узды. "Белем бирү сыйфаты ягыннан Мөслимне әле бер ел буенча гына бәяләп булмый. Без ышанабыз: мәгариф өлкәсендә дә нәтиҗәләре булачак Мөслимнең", - диде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул милли мәгарифне үстерү буенча рейтинг критерийларын билгеләп узды. Мөслим, Актаныш, Балтач, Саба, Теләче, Арча, Мамадыш, Сарман, Кайбыч, Апас районнары - алдынгылар сафында булса, Азнакай, Түбән Кама, Алексеевск, Баулы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Менделеевск, Югары Ослан - "кара" исемлектә. Туган телендә белем алучы татар балалары өлеше ягыннан Әтнәгә тиңнәр юк - анда бу күрсәткеч 100 процент дәрәҗәсендә. Мөслим, Актаныш, Сарман, Кайбыч, Яңа Чишмә, Арча, Тукай, Теләче, Кукмарада бу күрсәткеч 66 проценттан югары. Әгерҗе, Баулы, Тәтеш, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Югары Ослан бу мәсьәләдә калыша. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина татар теле һәм әдәбиятын туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту концепциясен тәкъдим итте. Билгеле булганча, 7 августта Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланып китте. Конференциянең беренче көне инклюзив мәгариф мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
| |
|