Төп бит » 2014 » Май » 7 » Иртәгә Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы мәйданда ветераннар каршы алыначак
22:09
Иртәгә Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы мәйданда ветераннар каршы алыначак

Иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы узачак. ТР Яшләр эшләре һәм спорт министрлыгы очрашу алдыннан традицион төстә иртәнге сәгать 9 да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры каршындагы мәйданда ветераннарны каршы алуны оештыра, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.

Чара кысаларында республиканың яшьләр оешмалары активистлары “Ветеран автографы” (яшьләр республика районнарыннан килгән ветераннарны каршы алып, каһарманнардан авторафлар алалар), “Без... тынычлык өчен тавыш бирәбез! (театр янында урамда узып баручыларга тынычлык өчен тавыш биреп, гомуми стенада кулының эзен калдырырга тәкъдим итәләр), “Яшь буынга хат” (тантаналы митингта катнашучыларга һәм узып баручыларга баннерда ветераннарга теләкләр калдыру тәкъдим ителә), “Георгий тасмасы” кебек төрле социаль-патриотик акцияләр оештыра. Моннан тыш, җыелган барлык халык өчен республика иҗат коллективлары концерты оештырыла.

Акция уздыру кысаларында иҗтимагый оешмалар, иҗат коллективларыннан, югары һәм урта белем бирү учреждениеләреннән, кадет сыйныфларыннан 1000 нән артык вәкилнең катнашуы көтелә.

("Татар-информ")

Просмотров: 1431 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map