Төп бит » 2014 » Сентябрь » 9 » Израильдә татар моңы яңгырады
14:30
Израильдә татар моңы яңгырады

Шушы көннәрдә Израильдә «Татар симфоник музыкасы җәүһәрләре» дигән зур концерт булып узды. Татарстан композиторлары әсәрләрен дирижер Бинямин Йосыпов җитәкчелегендәге Иерусалимның симфоник оркестры башкарды.

Әлеге чараны оештыру идеясен Татарстан республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм Израиль дирижеры Бинямин Йосыпов тәкъдим иткән булган. Ниһаять, әлеге хыял чынга ашкан.

Зөлфия Рәүпованың «Алтын сарай», Шамил Тимербулатовның «Әстерхан биюе» кебек музыкаль әсәрләре беркемне дә битараф калдырмаган. Ә концерт азагында яңгыраган Бинямин Йосыповның «Чынгыз Хан» симфоник поэмасы күпләрнең йөрәкләрен тизрәк тибәргә мәҗбүр итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Әлеге концерт Израильнең музыкаль һәм мәдәни тормышында үзенчәлекле, кабатланмас вакыйгага әверелгән. Тамашачылар да: «Без үзебез өчен бөтенләй яңа дөнья, татар моңы дөньясын ачтык. Шулкадәр күңелләрне йомшартырлык музыка күптән тыңлаган юк иде инде», дип соклануларын белдергән, хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

Интертат.ру

Просмотров: 1533 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map