Төп бит » 2017 » Август » 14 » Яшел Үзәннең Бәчек авылында Г.Тукайның апасы торган нигездә Коръән уку бәйгесе узды
00:11
Яшел Үзәннең Бәчек авылында Г.Тукайның апасы торган нигездә Коръән уку бәйгесе узды

Яшел Үзәннең Бәчек авылында Г.Тукайның апасы торган нигездә Коръән уку бәйгесе узды   Бәйге "Авыл көне"ндә оештырылды. (Казан, 14 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Яшел Үзән районы Бәчек авылында авыл көне узды. Бәйрәм кысаларында Коръән уку бәйгесе һәм гармунчылар ярышы оештырылган иде. Шунысын искәртү кирәк - Коръән уку бәйгесе Габдулла Тукайның апасы Саҗидә торган нигездә булды.

Бу чара икенче тапкыр уздырыла. Бәйрәмнең оештыручысы, авыл имамы Хәйдәр Сибгатуллин сүзләренчә, быел бәйрәмгә килүчеләр саны былтыргыдан ике тапкырга күбрәк булган.

“Авыл бәйрәме зур әһәмияткә ия, дип саныйбыз. Авылларны бетеп бара диләр, әмма аларны саклап калу өчен аңа халыкны кайтарырга кирәк. Бәйрәмгә халык аеруча җыена: урамнарны чистарта, рухи күтәрелеш ала. Бу көнне авылга күптән кайтмаган кешеләр дә кайта”, - диде ул.

“Бәйрәм киләчәктә дә булсын дип әйтәбез, чөнки авыл бетмәсен дисәк, авылга яшь буынны да кайтарырга кирәк. Алар гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсеннәр. Өлкәннәр бу бәйрәмгә бик сөенеп килә. Былтыр әбиләр генә күп булса, быел бабайлар да шактый килде”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Хәйдәр Сибгатуллин.

Авылның мөхтәрәм кешесе, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Әминә Әхмәтова бәйрәмнең авылны бер бөтен итеп тотуда зур роль уйнавын искәртте. “Бәйрәм искиткеч булды, бөтен халык ошатты. Барлык кеше дә Хәйдәргә һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтте. Бу бәйрәм беренче чиратта авылны берләштерә, аны төрле төркемнәргә бүлүдән саклый”, - диде ветеран укытучы.

Авыл көненең бизәге булып Коръән уку бәйгесе торды. Монда авылның яшь егетләре һәм кызлары Коръән аятләрен укыды. Коръән укучы балаларга оештыручылар әзерләгән бүләктән тыш, “Яшел Үзән” газетасына ярты еллык язылу да бирелде.

“Олы кешеләр дә балаларны тыңлагач, динебезнең дәвамчылары бар икән дип шатландылр. Коръәнне балалар үзебезнең авылда өйрәнә. Алар белән үзем шөгыльләнәм”, - диде Хәйдәр Сибгатуллин.

Бәйрәмдә шулай ук гармунчылар ярышы булды, анда районның төрле авылларыннан килгән 6 гармунчы көч сынашты.

Бәйрәмгә килгән кунаклар тәм-томнардан һәм казанда пешкән пылаудан авыз итә алды.

Авыл көне ике өлешкә бүленде. Беренчесендә ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар элеккеге моңлы җырларны тынлап, самавырда кайнаган чәйне татып яшьлек елларын искә төшерсәләр, икенче өлештә яшьләр заманча көйгә биеп күңел ачтылар. Бәйрәм азагында салют атылды.

Бәчек авылы Габдулла Тукай белән дә бәйле. Бу авылда шагыйрьнең апасы Бибисаҗидә яшәгән һәм, шушында вафат булып, Бәчек зиратында күмелгән. (Бибисаҗидә (1877–1956) Арча районы Өчиле авылы мулласы Зиннәтулланың беренче хатыны Латифадан туган төпчек кыз. Латифа үлгәннән соң Зиннәтулла хатынга өйләнә һәм кызлары Бибимәмдүдә - Габдулла Тукайның әнисе туа). Бибисаҗидәнең кызы Өммеханияне Бәчеккә укытучы итеп китерәләр, ул үзе белән әнисен һәм сеңлесе Әкълимәне алып килә. Чара Бибисаҗидә ханым яшәгән йорт нигезе янында узды. “Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.” – дип яза Саҗидә апасы турында Габдулла Тукай.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/14/146334/

Просмотров: 1467 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map