Төп бит » 2014 » Август » 20 » ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова: Хәзер Болгар комплексы Россия белән Татарстанныкы гына түгел, ул бөтендөньякы
13:33
ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова: Хәзер Болгар комплексы Россия белән Татарстанныкы гына түгел, ул бөтендөньякы

Болгар тарихи-архитектура комплексы - ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова һәм башка рәсми затлары катнашты.

Тантана «Гасырлар җиле» хореографик күренеше белән башланып китте.

Аннары сәламләү сүзе белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, искә төшергәнчә, Россия үзенең ЮНЕСКОга керүенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Безнең Россия белән тарихи-мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендәге багланышларыбыз тыгыз, дип белдерде Ирина Бокова, шуңа бәйле рәвештә Татарстан белән хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия.

Ирина Бокова Россия Федерациясе Хөкүмәтен һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеген, шулай ук республика халкын бу мөһим вакыйга - ЮНЕСКО сертификатын алу белән котлады. Объектны ЮНЕСКО исемлегенә кертү - безнең юлыбызның башы гына әле, дип белдерде Ирина Бокова, бу - Болгар комплексының киләчәккә тарихи сәфәре башлану. Аның сүзләренчә, тарихи-мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыру өчен башкарасы эшләр бик күп.

Ирина Бокова шулай ук хәбәр иткәнчә, бөтен сертификатларны да ул үзе шәхсән тапшырмый, әмма бу юлысы ул Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка үзем киләм дип вәгъдә биргән булган. Мин Минтимер Шәймиевнең Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен күп көч түккәнен беләм, дип белдерде ЮНЕСКО генераль директоры. Бу - безнең уртак уңышыбыз, диде ул, хәзер Болгар комплексы Россия белән Татарстанныкы гына түгел, ул бөтендөньякы.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сертификат тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Болгар Евразиянең иң төньяк территориясендә ирекле исламны кабул итү урыны, мөселманнарның рухи үзәге икәнен искәртте. ЮНЕСКО исемлегенә кертү Болгарның гаять зур бөтендөнья кыйммәтенә ия булуын раслый. Бу безнең өчен көтелеп алынган җиңү, дип әйтте ул, без аңа озак еллар ирештек.

“Яңарыш" фонды булдырылып, Болгар белән Свияжскны торгызуның комплекслы программасын кабул иткәннән соң, Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү максатында эш алып бару мөмкинлеге барлыкка килде. Бу җиңү, беренче чиратта, - Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев казанышы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Без бөтенебез дә Болгарны масштаблы торгызу эшенең шаһитлары булдык, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, ул кыска вакытта, ЮНЕСКОның бөтен таләпләрен һәм стандартларын истә тотып, торгызылды.

Бүген Болгарда бик әйбәт туристик инфраструктура булдырылган, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләгәнчә, Болгар тыюлыгына бүген туристларны йөртү өчен 7 яңа электрокар һәм 5 автобус ачкычы тапшырылган.

Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү - Татарстан, Россия һәм чит ил белгечләренең тырышлыгы нәтиҗәсе ул, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Безнең илдә лаеклы объектлар күп, тик без исбатлап, бу эштә катнашкан бик күр белгечләр ярдәменә казана алдык, дип билгеләде ул. Ул бу катлаулы эштә бөтен катнашучыларга да рәхмәт белдерде.

ЮНЕСКОны борынгы Болгарның мәдәни мирасын саклау өчен, бөтен кагыйдәләрне дә төгәл үтиячәгебездә ышандырасыбыз килә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук мәдәни мирас объекты булган Казан Кремле безнең республиканың төп фикерен чагылдыра, дип билгеләде Татарстан Президенты. «Казан Кремле территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборының урнашуы - толерантлык һәм Татарстан халкының үзара ихтирамы билгесе ул, - дип әйтте ул. - Шуңа күрә борынгы Болгарны бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү белән православиеле Свияжск утрау-шәһәрчеге буенча да шундый ук эш алып барылачак». Бу бик җитди эш, һәм без бик тырышачакбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Болгар белән Свияжскны торгызу республиканың бөтен халык бурычына әйләнде, дип әйтте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул искәрткәнчә, “Яңарыш” фонды беренче чиратта кечесе һәм олысы - бөтен халыкның акчалата ярдәме аркасында эшли алды. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, мәдәни-тарихи объектларны торгызуда республиканың гына түгел, ә аннан читтә эшләүче бизнесның эре һәм кече компанияләре дә катнашты. Хәйриячеләр исемнәре республиканың истәлекле Китабында мәңгеләштерелгәннәр, дип ассызыклады ул. «Бу тантаналы истәлекле көндә, кадерле хәйриячеләр, сезгә тагын бер кат эчкерсез эшегез өчен рәхмәт белдерергә һәм сезгә алга таба уңышлар теләргә рөхсәт итегез», - дип әйтте ТР Дәүләт Киңәшчесе. Ул шулай ук Болгарны ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү хәбәре республика өчен генә түгел, ә Россиядә һәм аннан читтә яшәүче мөселман ватандашларыбыз өчен дә бик шатлыклы булуын искәртте. «Без халкыбыз тарихы турында хакыйкатьне истә тотарга, горурланырга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез, - дип әйтте алга таба Минтимер Шәймиев. - Моны без акылыбыз, тырышлыгыбыз һәм алга таба туган республикабызының үсеше аша ирешергә итешбез».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Просмотров: 1454 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map