12:48 Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары ачыла | |
Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.
Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында бушлай татар теле курслары ачыла, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Курсларга (алар сентябрь урталарында башланыр дип көтелә) КФУ сайтында теркәлгәннән соң гына язылырга мөмкин. Тыңлаучыларга теркәлгән вакытта күрсәтелгән электрон почта һәм проектның сайты аша хәбәр ителәчәк. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә һәм өч ай дәвам итәчәк. Дүшәмбе һәм чәршәмбе яки сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге – 8.00-10.00, шулай ук кичке 18.00-20.00 сәгатьләрдә шөгыльләнергә мөмкин. Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак. | |
|