Төп бит » 2017 » Сентябрь » 1 » Казанның яңа гимназиясендә Р.Миңнеханов белән 1 сыйныф укучысы беренче кыңгырау чыңлатты
16:41
Казанның яңа гимназиясендә Р.Миңнеханов белән 1 сыйныф укучысы беренче кыңгырау чыңлатты

1 сентябрь 2017, 15:03 , Фото: Рамиль Гали

Казанның яңа гимназиясендә Р.Миңнеханов белән 1 сыйныф укучысы беренче кыңгырау чыңлатты   Президент һәм башка кунаклар укучыларның, әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашты.

Казанда бүген ике яңа мәктәп ишекләрен ачты. Шуларның берсендә – Казанның Совет районы Җиңү проспектында урнашканында кунакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

"Сезне бүгенге тантана белән котлыйм. Шушы матур бинада белем алырга насыйп булсын! Бәхетле булыгыз! Уңышлар сезгә! Бүген мөһим вакыйга, иртән Чаллыда да шундый ук мәктәп ачылды. Безнең балалар көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, шартлар, мөмкинлекләр тудыру – безнең бурыч. Яңа уку елы башы белән ихластан котлыйбыз. Уңышлар, мәктәбегезнең иң алдынгы булуын телибез. Бүген ике бәйрәм – Корбан бәйрәме һәм Белем көне! Бәйрәм белән!" – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов һәм, кирәк-яраклар алу өчен, гимназия директоры Илдар Сәяховка сертификат бүләк итте.

Укучылар һәм ата-аналарның яңа мәктәп ачылышы уңаеннан сөенечен Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да уртаклашты. "Кадерле казанлылар! Чын күңелдән сезне Белем көне белән котлыйбыз! Шундый кояшлы көнне балаларыбызның бәхетле һәм сәламәт булып үсүләрен, белем алуларын, шушы искиткеч яхшы мәктәптә үзләренең сәләтләрен күрсәтүен телибез", – дип белдерде мэр.

Гимназиянең тагын бер абруйлы кунагы Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары булды. Людмила Огородова яңа мәктәп ачылышы һәрвакыт зур бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, беренче сыйныф укучылары өчен икеләтә шатлык. Алар белем юлына гына аяк басып калмый, биредә өстәмә белем алу мөмкинлекләреннән дә файдаланачак. "Биредә сез укытучыларыгыз белән кулга- кул тотышып, тәрбия, патриотлык һәм гражданлык юлын үтәчәксез. Безнең барыбыз өчен дә бу мөһим", – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. Людмила Огородова мөселманнарны Корбан бәйрәме белән дә котлады.

Алга таба федераль кунак Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева исеменнән сәламләү хатын укыды. "...Белем көнендә без барыбыз да зур уртак юл башлыйбыз – белем һәм ачышлар юлы. Һәркемнең үз юлы булачак. Мавыктыргыч белем бирү дөньясына чумып, космосны, океан киңлекләрен яулаучылар, бөек галимнәр, инженер, гуманитарийларның яңа буыны тууына ышанам. Мәгариф һәм фән министрлыгы системасы моңа ирешү өчен барысын да эшләячәк", – диелә Ольга Васильева сәламләвендә.

"Ак таш" төзелеш компаниясе генераль директоры Газинур Әхмәтов гимназия директоры Илдар Сәяховка символик ачкыч тапшырды. Директор, үз чиратында, балалар исеменнән Рөстәм Миңнехановка, Илсур Метшинга, мәктәпне төзегән "Акташ" фирмасы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Яңа гимназия укучыларына беренче кыңгырау чыңлавын да ишетергә насыйп булды. Рөстәм Миңнеханов 1 нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып, кыңгырауны шалтыраткач, гимназия эченә узды.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп китапханәсен, спорт залын, 560 кеше сыйдырышлы актлар залын, физика кабинетын, бассейннарны, уен бүлмәсен, башлангыч сыйныф кабинетын карады. Спорт залында Президентны нәни нәфис гимнастика осталары каршы алса, бассейнда ул синхрон йөзүчеләрнең чыгышын карады. Ашханәдә исә, республика башлыгына меню һәм туклану өчен түләү картасы белән түләү тәртибе күрсәтелде.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин "Татар-информ" агентлыгына бу гимназиягә ихтыяҗ зур булуын билгеләп узды. "Мәктәпнең кадрлар белән дә, җайланмалар белән дә җиһазланышы югары. Кадрларның кайсы ике, кайсы өч телне белә. Монда берничә профиль булачак. Хәзер 5 нче сыйныфтан ук юнәлешләргә бүлеп укытачакбыз. Ауропа, көнчыгыш телләрен укытуга, математика, мәгълүмати технологияләр тирәнтен өйрәтүгә басым ясалачак. Актлар залы да бик зур, уңайлы, биредә концертлар, иҗади очрашулар, фесиивальләр дә үткәреп була. Бу гимназия мәктәп тормышы белән генә яшәргә тиеш түгел, бу микрорайон өчен ул мәдәни, тәрбияви үзәк тә булырга тиеш", – дип белдерде ул. 

Илсур Һадиуллин 1 мең баладан 38 сыйныф формалаштырылганын әйтте. Гимназиядә барлык укучылар беренче сменада гына укыячак. Әлегә башкаланың 58 мәктәбендә ике сменада укыту алып барыла, 16 мең укучы (Казанда барлык укучыларның 14 проценты) ике сменага бүленеп укырга мәҗбүр. "Хәзерге вакытта "Салават күпере", "Светлая долина" микрорайоннарында мәктәпләр төзелә. Хәзер болардан тыш тагын бер мәктәп төзелеше турында сүз бара", – дип Илсур Һадиуллин аның "Соловьиная роща" микрорайонында төзелергә мөмкинлеген билгеләп узды.

180 нче гимназия 1224 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы – 25801,70 квадрат метр. Ул федераль һәм республика бюджетлары хисабына төзелгән. 

Быел Казан мәктәпләрендә 120 меңнән артык бала укыячак, шуларның 14,9 меңе – беренче сыйныф укучылары.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина).

 

Просмотров: 1578 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map