Төп бит » 2019 » Сентябрь » 25 » Миңнеханов туган телләр һәм дәүләт телләрен өйрәнүгә шартлар булдырырга чыкырды
19:05
Миңнеханов туган телләр һәм дәүләт телләрен өйрәнүгә шартлар булдырырга чыкырды

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында туган телләр һәм дәүләт телләрен өйрәнүгә шартлар булдыру кирәклеге турында белдерде һәм җанисәп алдыннан аңлату эшләре алып барырга кушты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юлламасында туган телләр һәм республика дәүләт телләре белән килеп туган вазгыятькә бераз гына тукталып китте. Ул "халыкларның туган телләрен һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар тудыру бурычы һаман да әһәмиятен югалтмый" диде. Моны "федераль үзәк белән берлектә башкарырга кирәк" диде. Бу уңайдан ул Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең күп телләр укытыла торган мәгариф комплекслары челтәре төзү турындагы башлангычын "бик мөһим проект" дип атады.

Рөстәм Миңнеханов юлламасында шулай ук 2020 елгы җанисәп темасына да кагылды. "Этник үзбилгеләнү, халыкның милли составы мәсьәләләре 2020 елгы Бөтенрусия халык санын алуда тикшерү өчен мөһим булачак. Оештыручаларга үзләренең миссияләренең аеруча четерекле икәнен исәпкә алырга кирәк" диде Миңнеханов.

Ул "сивил җәмгыять институтлары һәм абруйлы милли-мәдәни берләшмәләр белән берлектә киң аңлату эшләре алып барырга" тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу "бүгенге этник чынбарлыкны объектив һәм дөрес күрсәтергә ярдәм итәчәк".

Рөстәм Миңнеханов 9нчы юлламасын юллый, Казан, 24 сентябрь 2018

Элегрәк Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2020 елда республика узачак җанисәпкә карата борчылу белдергән иде.

"Хәзер җанисәп башланачак. Тишков (Русия этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков - ред.) тәкъдиме белән ире - татар, хатыны - урыс, яки киресенчә, ике тапкыр язып, өч тапкыр раслый башласак. Без гаиләләрне таркатачакбыз", диде Мөхәммәтшин.

Русия Фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков Русиядә халык санын алганда татарларны төркемнәргә бүлү мөмкинлеге турында​ әйткән иде. "Кешеләр бәлкем үзләрен ике халык вәкиле дип атарга мөмкиннәр. Бигрәк тә катнаш никахтан туганнар. Әйтик, урыс-украин кебек", дигән иде ул.

Бөтенрусия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә уза.

Чыганак: https://www.azatliq.org/a/30182836.html?ltflags=mailer

Просмотров: 300 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map