16:36 Ольга Васильева: Татарстанда яшәп тә татар телен белмәү бигүк дөрес түгел | |
31 август 2017, 13:58 РФ мәгариф һәм фән министры Россия төбәкләрендә туган телләрне өйрәнүгә карата үз фикерен белдерде.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева гомумроссия ата-аналар җыелышында белдергәнчә, Татарстанда туган яки яшәүче теләсә кайсы кеше җирле телне көнкүреш дәрәҗәсендә белергә тиеш. Бу хакта Regnum агентлыгы яза. «Россия – күп милләтле, күп конфессияле ил. Минемчә, Башкортстан яки Татарстанда тугансың һәм шунда яшисең икән, телне белмәү бигүк дөрес түгел», - дип белдерде Васильева. Васильева билгеләп үткәнчә, РФ Конституция суды республика мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укыту турындагы мәсьәләне тикшергән инде. Суд, имтиханнарны тапшырганда һәм югары уку йортына кергәндә каршылык тудырмаса, туган телне өйрәнү кеше хокукларын бозмый дигән нәтиҗәгә килгән. | |
|