Төп бит » 2014 » Май » 10 » Рөстәм Миннеханов: Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү
21:50
Рөстәм Миннеханов: Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү

«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч – адреслы ярдәм», – дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше оешкан төстә һәм системалы характерда алып барылырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген ветераннарның социаль хәлен яхшырту өчен күп эшләр башкарыла, шул исәптән торак шартларын, медицина хезмәт күрсәтүләрен һәм дарулар белән тәэмин итүне яхшырту өлешендә.

«2014 елның апрелендә Россия Федерациясе бюджетыннан 248 ветеранның торак шартларын яхшырту өчен 284 млн. сум күләмендә чираттагы транш алынды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына барлык кирәкле эшләрнең сыйфатлы башкарылуын тәэмин итәргә кушам».

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 328 ветеран субсидияләр белән тәэмин ителмәгән, моның өчен 375 млн. сум кирәк, һәм бу мәсьәләне хәл итү – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының өстенлекле бурычы.

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча “Кадерле ветераныбыз” дигән социаль акция старт алды, аның максаты – ветераннар өчен Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау стационар учреждениеләрендә булу һәм дәвалану чорында уңайлы шартлар тудыру. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына ветераннарның сыйфатлы медицина ярдәме алулары өчен махсуслаштырылган палаталарда барысын да булдырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы елларда гына 14 мең ветеран һәм тыл хезмәтчәне вафат булган.

Бүгенге оештыру комитетының көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яшьләрне патриотик тәрбияләү, дип искә төшерде Татарстан Республикасы Президенты. Аның сүзләренчә, республикада бу юнәлештә аерым эш алып барыла. Патриотик тәрбия буенча координацион совет төзелде, «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр тәрбияләүнең республика үзәге, яшьләрнең ирекле оешмалары һәм эзләү отрядлары, «Ватан» берләшмәсе шактый эш алып бара. Моннан тыш, яшьләрнең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулары, “Батырлык дәресләре”, оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыклары кебек традицион һәм мөһим рәвешләр камилләштерелә.

«Җәелдереп җи,әрелгән зур эшкә карамастан, яшьләр һәм ветеран оешмалары арасында багланышларны көчәйтергә кирәк. Буыннан-буынга күчү, олы буыннан яшьләргә тәҗрибәне күчерү мәсьәләсенә күбрәк игътибар итәргә кирәк», – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты эзләү эшен оештыруда да уңай якка күчеш бар икәнлеген билгеләде. Узган елда 500 гаскәри табылып күмелгән. Бу хәйрия эшен яшьләр, студентлар башкаруы бик тә куанычлы, дип әйтте ул.

«Бакчасарайдан фйронтка чакырылып, һәлак булып калган Кырым татарлырының исемлеген аныклау, туганнарын билгеләү һәм аларга орден һәм медальләрен тапшыру эзләүчеләргә яңа юшәлеш булырга тиеш», – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Юбилей чараларына әзерләнүнең мөһим өлеше – һәлак булган гаскәриләрнең, Ватанны саклаучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә гаскәриләр күмелгән урыннарны паспортлаштыру һәм билгеләү эше алып барыла.  Республикада 67 мәңгелек утлы мемориал бар, 44 хәрби мемориал, 1,5 меңнән артык һәйкәл һәм обелисклар, 28 зират территорияләрендә туганнар каберләре бар. «Әлеге мемориаль төзекләмәләрне тиешле рәвештә тоту зарури, – дип белдерде ул. – Бу эшкә үсеп килүче буынны тартырга, яшьләр волонтер командалары булдырырга кирәк».

Эшләнеп бетмәгән әйберләр дә бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Хәрби хезмәткә алу мәсьәләләренең уңышлы хәл ителүенә карамастан, 182 кеше хезмәттән качып йөри.

Сугыш ветераннарына каршы җинаятьләр кылу да борчый, Казанда һәм Бөгелмәдә шундый очраклар булган, дип искәртте ТР Президенты.

«Федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар, – дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Яшьләрнең башлангыч белем алу, бигрәк тә дәүләтне саклау һәм хәрби бурыч мәсьәләләрендә, борчу уята, шулай ук ватанпәрвәрлекне тәрбияләү эффективлыгы күрсәткечәләре юк. Бу һәм башка мөһим мәсьәләләр юбилей чараларын әзерләүдә төгәллек кирәк».

Шуннан төп мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Соңыннан Чаллы мэры Васил Шәехразиев кадетларны укыту, ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында сөйләде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Просмотров: 1458 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map