Төп бит » 2017 » Сентябрь » 1 » Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазын Галиев мәчетендә укыды
10:10
Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазын Галиев мәчетендә укыды

Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазын Галиев мәчетендә укыды   Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Шуның алдыннан ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.


Гадәттәгечә хөтбә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин корбан чалуның тирән мәгънәсе турында сөйләде, аерым алганда, моның тышкы ягына гына игътибар итмичә, рухи ягын да исәпкә алырга өндәде. Бу йоланың төп асылы корбан хайванын чалудан гына түгел, ә Аллаһка инанудан һәм Аллаһка буйсынудан гыйбарәт, диде ул. Ел саен корбан чалу – Аллаһ кушканнарны үтәү өчен үзеңнең барлык мөлкәтеңне корбан итәргә әзер булудан гыйбарәт. 


Быел Корбан гаете Россиядә Белем көненә туры килде. Шул уңайдан Камил хәзрәт Сәмигуллин кеше тормышында белем алуның мөһимлегенә тукталды. Ул искәрткәнчә, мөселман галимнәре бөтендөнья фәне үсешенә зур өлеш керткәннәр. Тарихта Татарстан мөселман галимнәре дә үз эзләрен калдырган.

Хөтбәдән соң мәчеттә мөселманнар гает намазы укыды.

1 сентябрь 2017, 10:03 , Фото: prav.tatarstan.ru

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ").

Просмотров: 1495 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map