Төп бит » 2017 » Июль » 14 » Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
15:17
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?

????????????????????????????????????Соңгы арада халык белән очрашканда безгә иң еш бирелә торган сораулар, күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык  һәм ачык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез, төпле нигезебез юк иде. Ә теләсә-кайсы кеше өчен, хәтта тулаем бер халык өчен дә киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән дә авыррак рухи халәт була алмый торгандыр. Узган гасырның туксанынчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп, беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә безнең  күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ышаныч, өмет бар иде. Шушы ышаныч безне кыюрак һәм батыррак булырга, үз сүзебезне курыкмыйча әйтергә, хәлиткеч законнар һәм карарлар кабул итәргә дәртләндереп торды. Шушы ышанычка таянып без Россия  белән ике арада Шартнамә кабул итүгә ирештек. Шушы шартнамә нигезендә Татарстан Республикасының сәяси һәм икътисади вәкаләтләре һәм хокуклары ачыклангач, безнең күз алдыбыз яктырып киткәндәй булды, республикабызның соңгы елларда ирешкән уңышларында әлеге тарихи документның да өлеше булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Чөнки зур гамәлләр кылу өчен беләгең көчле булу гына җитми, ә теләгең көчле булу, максатың ачык булу да кирәк.

Россия Конституциясендә безнең илебез федератив дәүләт дип расланган һәм аның субъектлары федератив яисә башка шартнамәләр-договорлар нигезендә әлеге дәүләткә керә ала, диеп акка кара белән язылган. Шулай булгач, Татарстанның Россия белән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзүе һич кенә дә гайре табигый хәл түгел, киресенчә,  Конституция тарафыннан расланган ихтыяҗ булырга тиеш. Димәк, ике арада Шартнамә төземәү кемнәрдер тарафыннан Россия Конституциясен санга сукмау булып чыга түгелме соң? Әгәр Россия Федерациясен зур бер гаилә итеп күз алдына китерсәк, Конституциядә каралганча, Татарстан Республикасы бу гаиләнең рәсми акт  – Шартнамә белән расланган тулы хокуклы әгъзасы булырга тиеш. Әгәр әлеге ике арадагы  “язылышу турындагы документ – свидетельство о браке” ролен үтәгән Шартнамә булмаса, Татарстан үзен вакытлы квартирант-өйдәш ролендә генә итеп тоячак, соңгы елларда модага кергән никахсыз “гражданский брак-сожительство” халәтенә дучар ителәчәк. Ә мондый законсыз-документсыз гаиләләрнең язмышы күп очракта ни белән тәмамланганын барыбыз да яхшы беләбез.

Ике арада төзелгән мондый Шартнамәнең Татарстанга гына түгел, тулаем Россиягә дә нәкъ шулай ук  кирәклеген аек акыллы һәркем аңлый торгандыр. Чынлыкта исә ул дәүләтебезнең умыртка сөяген тәшкил иткән, өй хуҗасы-ил хуҗасы булган федераль хакимияткә күбрәк кирәгерәктер дә әле.  Чөнки һәммә гаилә әгъзасының – федерация субъектының мәнфәгатьләрен, уй-теләкләрен исәпкә алган, һәркемне кайгырткан илдә генә тынычлык һәм муллык булуын, ниһаять,  алар да аңларга тиештер бит.

Дөрес, сирәк-мирәк булса да, арабызда “ул Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?”- дип әйтүчеләр дә очрый. Әмма аларга җавап эзләп ерак йөрисе юк. Моның өчен договорлы Татарстаныбызның соңгы елларда илебездәге иң алдынгы республикага әйләнә баруын, аны инде Россиядә генә түгел, дөнья масштабында да таный башлауларын әйтү дә җитә. “Бу уңышларның  нигезендә нефть чыганаклары ята”, дип лаф оручы “кара көндәшләргә” дә җавабыбыз әзер… Нефть тә җир астыннан үзеннән үзе чыкмый, нефтехимия гигантлары да үзләреннән үзләре барлыкка килми, вертолетлар, машиналар да безгә күктән төшми, игеннәр дә үзеннән үзе гөрләп үсми. Болар һәммәсе дә – шулай ук Татарстанда үткәрелә торган халыкара спорт бәйгеләре, икътисади форумнар, фәнни-мәдәни ачышлар да – халкыбызның тырыш хезмәт җимешләре. Ә кеше тырышып эшләсен өчен аның күңеленә ышаныч хисе салырга, аңа ихтирамлы булырга, аның белән тигез дәрәҗәдә торып сөйләшергә, аралашырга, аңлашып яшәргә кирәк.

Мин боларны кемгә һәм ни өчен сөйлим соң әле?.. Билгеле,  Сезгә-депутатларга гына түгел. Заманында Декларация һәм Конституция кабул иткән, Референдум үткәргән һәм Президентыбыздан ант кабул иткән Дәүләт Советының – халык сайлаган парламентыбызның – тоткан юлы һәрвакыт ачык, максатлары билгеле булды. Бөек Тукай әйтмешли, безнең хөр мәмләкәт – хөр Русиядә яшисебез килә. Россия дип аталган олы гаиләдә һәр халыкның, һәр өлкәнең, һәр республиканың рухи һәм матди ихтыяҗларын исәпкә алганда, аның җан авазын, теләк-ниятләрен  ишеткәндә, аның таләпләре һәм  тәкъдимнәре белән исәпләшкәндә генә без үзебезне шундый дәүләттә яшибез, дип әйтә алачакбыз.

Чыгышымны Габдулла Тукайның моннан 104 ел элек, вафатына берничә ай кала, бүгенге хәлебезне алдан күреп, безгә васыять итеп язып  калдырган шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:

 

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Бергә шаярыштык, вакытлар алмашып.

 

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туган бер җепкә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!

 

Разил Вәлиев,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр

комитеты рәисе

Материал http://tatar-congress.org/yanalyklar/shul-halyknynmy-hokukka-hakky-yuk/ алынды

Просмотров: 1958 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map