Төп бит » 2016 » Август » 31 » “Татар кызы” конкурсы киләсе елдан күчмә булачак
23:53
“Татар кызы” конкурсы киләсе елдан күчмә булачак

“Татар кызы-2016” җиңүчесе Чиләбедән “Лада Priora”да кайтып китәчәк(31 август, 2016 ел) Киләсе елга “Татар кызы” матурлык һәм сәләтлелек халыкара бәйгесе Башкортстанда узачак. Моңа кадәр 6 тапкыр рәттән Чиләбе өлкәсендә генә уздырылган конкурс быелдан төрле төбәкләр буйлап күчеп йөриячәк.Бу хакта кичә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.

Быелгы конкурс финалында Башкортстан данын 18 яшьлек Эдельвейс Ихсанова яклый.

“Мин республикада финалга үтәрмен дип уйламаган да идем. Лекциядә утырганда миңа районнан шалтыраттылар да, бәйгегә барасыңмы дип сорадылар. Мин, билгеле инде, ризалаштым”, — диде Эдельвейс Ихсанова.

Беренче тур Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узган, икенчесе Уфада. Өченче турга 25 кыздан 12 сен сайлап алганнар.

“Миңа артык авыр булмады, чөнки мин бәләкәйдән сәхнәдә. Җырлыйм да, биим дә, бар җиргә дә өлгерергә тырышам, кеше белән эшләргә яратам”, — диде конкурста катнашучы.

Бәйгенең ярымфинал өлеше Казанда уздырылган.

“Биредә дә кыенлыклар тумады. Анда безнең аш-суга осталыгыбызны сынап карадыдар. Кечкенәдән әнием пешерергә өйрәткәнлектән, миңа кыен булмады”, — диде Эдельвейс Ихсанова.

Ул бәйгедә ни өчен катнашуын да аңлатты.

“Минем татар телен үстерәсем, аны таратасым килә. Безнең татар кызларына карап, үрнәк алсыннар иде, яшьләр телне онытмасын, кешеләр татарча аралашсын иде. Үзем аша телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә. Киләсе елда Башкортстан бу бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрер дип уйлыйм”, — ди конкурсант.

Татар-информ

Просмотров: 1551 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map