Төп бит » 2017 » Сентябрь » 1 » Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Белем көне белән котлады
07:50
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Белем көне белән котлады

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Белем көне белән котлады  “Бүген барыбыз өчен дә яңа уку елы башлана. Бу ел яңа белем, уңышлар һәм якты тәэсирләр алып килсен”, - диелә министр котлавында.

Татарстан мәгариф министры Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәк салды
Татарстанда, Корбан бәйрәменә бәйле рәвештә, Белем көне күчерелмәячәк
Арчада да татар телен югалта башладык - Энгель Фәттахов
Сертификация узмыйча, укытучылар белем бирә алмаячак - министр
Татарстанда сәләтле балалар өчен махсуслашкан мәктәпләрнең директорлары җыелышы узды

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”) . ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Белем көне уңаеннан татарстанлыларга  котлау юллады.

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән Белем бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына иң изге теләкләрне юллыйм!

Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының, 2016 ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.

Олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне били, өстәвенә, җиңүчеләр һәм призерлар саны сизелерлек артты. 2017 елда аларның саны 140 кешегә җитте.

Көллият һәм техникум студентлары ВорлдСкиллз һөнәри осталык чемпионатында Мәскәүдән соң икенче урынга лаек булды. ДжуниорСкиллз юниорлар зачетында да безнең команда – Мәскәүдән соң икенче урында. 2018 елда Татарстан Республикасы беренче тапкыр PISA Халыкара белем бирү сыйфатын чагыштырма тикшерүендә катнашачак. Шулай ук, чит телләр өйрәнү буенча “юл картасы” эшләнде.

Кадерле белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр – белем-тәрбия бирү процессын оештыручылар һәм белем сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрүчеләр, балаларыбызның һәрьяклап үсешен, сәламәтлеген кайгыртучылар! Сезгә яңа һөнәри уңышлар һәм иминлек телим! Укучыларыгыз Сезне ешрак сөендерсен һәм күңелле гаҗәпләндерсен.

Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары! 1 сентябрь ул – олы тормыш юлына аяк басу көне. Бу юл кызыклы һәм мавыктыргыч булсын. Сез – иң сәләтле, акыллы, эшчән укучылар, һәм, әлбәттә, барлык теләкләрегезгә ирешерсез.

Кадерле дуслар! Бүген барыбыз өчен дә яңа уку елы башлана. Бу ел яңа белем, уңышлар һәм якты тәэсирләр алып килсен. Хәерле юл сезгә!

ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”) .

Просмотров: 1466 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map