Төп бит » 2014 » Май » 10 » ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, 95 ветеран өчен 24 йорт төзелеше дәвам итә
22:16
ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, 95 ветеран өчен 24 йорт төзелеше дәвам итә

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 9 нчы майга республикада 909,3 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 37,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 
Ике атнада 70 мең кв.м торак тапшырылган. Ел башыннан 909,3 кв.м торак сафка бастырылган. 9 нчы майга социаль ипотека программасы буенча 1 мең 318 фатирлы 74,9 мең кв.м мәйданлы 30 йорт тапшырылган.

2014 нче елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында 52 мең 913 кв.м мәйданлы 52 торак йорт төзү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды программасы буенча 41 мең 492 кв.м мәйданлы 11 торак йорт төзелә.
Тузган торактан күчерү программасы буенча 2014 нче елга Фондның лимиты - 894 млн. 184 сум. 
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 9 нчы майга 5 торак йорт сафка бастырылган, аларга 75 ветеран күчерелгән. 2014 нче ел башыннан республикада 145 ветеран өчен 24 торак йорт тапшырылган һәм 95 ветеран өчен 24 йорт төзелә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.

Просмотров: 1441 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map