БУ САЙТЫМ БӘЙГЕДӘ КАТНАША

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

 

Мин татармын, татар булып туып,

Татар булып яшим дөньяда.

Татар булып калам, тирə ягым

Һич татарсыз төсле булса да.

Мин татармын, мин татардан туган,

Димəк ки мин татар баласы.

Татар баласына, татар булып,

Уйлыйм, кирəктер дип каласы.

Йөрəгемнең соңгы тибешендə,

Халкым белəн һаман атлармын!

Халкым татар, халкым белəн бергə

Мин дə əле һаман татармын!

(Кызганыч, авторын белмим)

(Датасын махсус 31.12.19 куйдым, иң беренче булып торсын өчен)

Караулар: 823 | Өстәде: остаз | Дата: 31.12.2019

“Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дип әйтү – ул безне алдау түгел, үзегезне алдау”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Министр татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашучыларның татар телендә генә сөйләүләрен сорады

Караулар: 137 | Өстәде: остаз | Дата: 10.07.2018

Пленар утырышта Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин да катнашты.
- Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен саклый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаиләләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш. Безгә эшләү өчен шартлар бар, бары тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, - диде ул үз чыгышында.

Караулар: 110 | Өстәде: остаз | Дата: 09.07.2018

Бу атнада кукмара шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 7нче Бөтенроссия съездының күчмә утырышы булды. Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән әлеге чарада татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре директорлары, мәгариф идарәсе башлыкларының укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар, укытучылар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.Бу дәрәҗәле съезда миңа да катнашу бәхете елмайды!!!

Караулар: 108 | Өстәде: остаз | Дата: 09.07.2018

Караулар: 131 | Өстәде: остаз | Дата: 21.10.2017

 

24 сентябрь көнне галим һәм җәмәгать эшлеклесе, 1990-95 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, милли хәрәкәт активисты Азат Зыятдинов вафат булды. Азатлык архивында Азат әфәнденең үзе башкаруында шигыре сакалана. Бүген аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

https://www.azatliq.org/a/28754525.html?ltflags=mailer

Караулар: 205 | Өстәде: остаз | Дата: 25.09.2017

Караулар: 161 | Өстәде: остаз | Дата: 23.09.2017

Караулар: 85 | Өстәде: остаз | Дата: 23.09.2017

  2016 елның декабрь ае. Авылыбызныж иң өлкән кешесе -100 яшен тутырган Вилдан бабай президентыбыз Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать итеп, яңа клуб кирәклеген әйткән иде
  2016 елның декабрь ае. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы бу гозергә уңай җавап бирде. Клуб (мәдәният йорты) төзелә башлады. 

... Алга таба укырга »

Караулар: 227 | Өстәде: остаз | Дата: 20.09.2017

Караулар: 236 | Өстәде: остаз | Дата: 15.09.2017

1 2 3 ... 7 8 »

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ