Сөембикә-ханбикә Казанга кайта

http://tatar-duslyk.ru/tat/wp-content/uploads/2012/06/97570b1315a96c3f4a203c16a45c2b14_L-300x167.jpg“Казан ярминкә”сендәге үзгәреш, яңа төзелеш халыкта кызыксыну уятырга өлгерде дә инде. Биредә тарихи фильмнарда гына күрергә күнеккән тарихи корылма барлыкка килә башлады.

Бу – 23 июнь көнне ачылачак “Бибарс Сарай” туристлык үзәгенең проекты. Биредә урта гасыр Казан ханлыгындагы шәһәр мохиты торгызылачак икән. Туристлык үзәгенең генераль директорыФәридә Бибарсова күптәнге хыялын тормышка ашыруына чиксез куана. Абруйлы тарихчылар белән фикер алышканнан соң, төпле cценарий язу эшенә аларны да җәлеп иткәннәр.
Хан чатыры янында театральләштерелгән тамашада җитмешләп артист катнашачак. Тарихи образларны башкаручылар өчен махсус киемнәр тегелә. Сөембикә-патшабикә, Мөхәммәдъяр һәм ханнар образлары фәкать татар телендә генә аралашачак. Проектның җитәкчесе Фәридә ханым башкалабызга туристлар күпләп агыла, ә алар татар теле сөйләмен кайда булса да ишетергә тиештер бит инде, дип саный. Шуңа күрә тәкъдим ителәчәк тамашабыз туган телдә барачак, ди ул. Ә кунакларга либретто-тамаша эчтәлеге рус, инглиз, татар телләрендә таратыла.
Борынгы көйләргә, шигърияткә бай булган тамашада халык уен коралларына да зур игътибар бирелә. Саз, сорнай, курай, кубыз, дәф, кылкубыз, думбра авазларын берюлы бары тик “Бибарс Сарай”да гына ишетә алачакбыз икән.
Моннан тыш борынгы шәһәрчектә урта гасырларны хәтерләткән сәүдә нокталары да оештырылачак. Максат – килгән кунакларны милли һөнәрчелек белән таныштыру. Биредә татар һөнәрчеләренең барлык юнәлешләре белән дә танышырга мөмкин булачак: тегү, чигү, күн, зәркән, агач, талчыбык эшләнмәләр һәр милләт вәкиленә кызыклы булыр, дип ышана оештыручылар. Теләгәннәр хәттә үзләренең осталыкларын да сынап карый алачак. Шулай ук милли ризыклардан да авыз итү мөмкинлеге булачак.
Татарның бренды булган Сабантуй бәйрәме дә “Бибарс Сарай” шәһәрчегенең махсус мәйданында оештырыла. Халык күңелен Хуҗа Насретдин һәм аның атаклы кәҗәсе күрәчәк икән.

- “Бибарс Сарай” шәһәрчегенә билет алучыларга “Алтын Байса” билгесе биреләчәк. Билге чигүле күннән эшләнгән магнитчыктан гыйбарәт. Тарихи шәһәрчеккә килүчеләргә аерым кагыйдәләр дә каралган – телефоннан сөйләшү, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела. Шәһәрчек эчендә фәкать махсус тәңкәләр генә гамәлдә булачагын да истән чыгармасыннар иде, – ди Фәридә Бибарсова.

Мөршидә КЫЯМОВА.

“Интертат”. Чыганак: http://tatar-duslyk.ru/tat/soembike-xanbike-kazanga-kajta/

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ