Коръән – дөнья әдәбиятының борынгы ядкаре

Коръән – дөнья әдәбиятының борынгы ядкаре

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2012 ел Коръән елы дип игълан ителде. Изге китапның татар халкы белән бәйле бай тарихы күпләрне кызыксындыра. Коръәннең нинди генә басмалары, нинди генә кулъязмалары юк. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт, Г. Исхакый исемендәге бүләкләр иясе, режиссер, педагог, тәрҗемәче Рабит Батулла – Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсен эшләп, күпләргә аны уку мөмкинлеге тудырган язучы. Якташыбыз белән әңгәмәбез Изге китап – Коръән турында.

– Рабит ага, нәрсә ул Коръән?

– Ул адәм балаларын туры юлга өндәргә, фани дөньяда кылган гөнаһлары өчен бәндәләрне Аллаһының җәзасы белән куркыту, алдан кисәтеп кую максаты белән Аллаһ тарафыннан Пәйгамбәргә иңдерелгән изге китап. Коръән ул – маҗаралы, могҗизалы, гыйбрәтле хикәятләр тупланмасы, дөрес яшәү кагыйдәләре китабы, ана кануны, кешелекнең төп законы. Коръән ул –  гадел яшәү рәвеше, гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче. Бу изге китапның әһәмияте чиксез зур. Ул – дөнья әдәбиятының борынгы һәм кадерле истәлеге.

– Коръәнне тәфсирләргә Сезне нәрсә этәрде?

– Без, Октябрь революциясеннән соң килгән буын, изге китаптан әкрен генә ераклаша бардык. Мәчетләрнең манараларын кисеп, аларны җимереп, алардан клуб, авыл Советлары ясап, Коръәнсез калдык. Аны татарча тәрҗемә итү, аның яңа тәфсирләрен бастырып чыгару гамәле онытылды. Элекке тәрҗемәләр никтер күренми. Мөселман илләрендә һәм башка диндәге дәүләтләрдә дә Коръәннең тәрҗемәләре ел саен, хәтта елга берничә тапкыр чыгып килә. Дөрес, Шәех Ногмани тәфсиренең Нурулла хәзрәт эшләгән нөсхәсе берничә тапкыр чыгып, халыкка тапшырылды. Әмма халкыбызның яхшы аңлаешлы яңа тәфсирләргә мохтаҗлыгы зур. Төркиядә миңа берничә мәртәбә булырга туры килде һәм анда байтак кына дин галимнәре, дин әһелләре белән очраштым. Измирда  “Тугыз Әйлүл” университетының илаһитят факультетында дин профессорларына, студентларга дәресләр уздырдым. Профессорлар миңа китапларын бүләк итте. Шул китапларны укып, мин дини әдәбият белән кызыксына башладым. Галим Мостафа Әнәр, дин галиме Абдрахман Кая, профессор Надир Дәүләт биргән китаплар күңел күземне ачты. Һәм мин татарча, төрекчә, урысча тәфсирләрне укып, Коръән аятьләренең татарча мәгънәләрен, аңлатмаларын әзерли башладым.

– Рабит ага, Сезгә күпме тәфсир укырга туры килде?

– Игнатий Крачковский, Валентина Порохова, Шәех Ногмани чыгарган тәфсирләрнең ярдәме чиксез булды. Алда – унлап Коръән  китабы, тик аларның барысы – Коръәннең төрекчәгә тәрҗемәләре, тәфсирләре. Төрек теле белән ана телебез бер тамырдан булганлыктан, тәфсирләрнең татарчага мәгънәләрен әзерләдем. Татарчаны, гарәпчәне камил белгән галимнәр Коръәннең татарчасын әзерләгәнче күп вакыт узар, дидем дә урта белемле татар кешесе аңларлык  “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары” исемле китап бастыру эшенә тотындым.

Дингә ихласлык әбием Мәгъсүмәдән. Гарәп хәрефләрен әбиемнән өйрәндем, аның белән гарәпчә хат алыштым. Коръән тәфсирен чыгаруда элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев (мәрхүм) зур булышлык итте, аның рухы шат ятсын.

– Коръәнне тәрҗемә итү – катлаулы эш, аның теле катлаулы. Өстәвенә, сөйләм теле грамматик кагыйдәләргә бик үк буйсынмый...

– Бик борынгы гарәп сөйләм телен бүгенге ана телебез грамматикасы кысаларына сыйдыру җиңел эш түгел, билгеле... Тәрҗемә нөсхәләрендә ялгышларның  да булуы ихтимал, чөнки Коръән – тирән эчтәлекле һәм безнең өчен серле китап. Без академик  Мирза Мәхмүтов белән бәхәсле урыннарны төзәтеп, оригиналдагы мәгънәне төгәлрәк бирергә тырыштык.

– Хәдисләрне шәрехләр идегезме?

– Бу – катлаулы эш. Ризаетдин Фәхретдиннең “Җәвамигуль – кәлим шәрхе” китабы бар. Әгәр Диния нәзарәтенең  моңа ихтыяҗы булса, нигә эшләмәскә...


Р. Кашапова

Чыганак: Зәй офыклары

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ