Хәния Фәрхи: «Күрәсе килгән кешем – әни, иң яраткан ризыгым – әни пешергән бәлеш, барасы килгән җирем – туган авылым Салаюа»

28.07.2017 18:36 | ҖәмгыятьПринтерга

Хәния Фәрхи: «Күрәсе килгән кешем – әни, иң яраткан ризыгым – әни пешергән бәлеш, барасы килгән җирем – туган авылым Салаюа»

«Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Онытылыр димә»... Хәния Фәрхи дигән исемне ишетүгә, үзеңнән-үзе шул җырларны көйли башлыйсың. Хәзер инде алар хәтер буларак яңгырар. Кичә, 57 яшендә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ якты дөньядан китеп барды... Әнисе янына Башкортстанның Тәтешле районына кайткан җиреннән, кинәт йөрәк өянәге тоткан. Җырчыны Казанның Татар зиратында җирләячәкләр.

Әле апрель аенда гына «Шәһри Казан»га биргән соңгы әңгәмәсендә Хәния ханым: «Үкенечем –Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе аңарда туктап кала», –дип үкенечен белдергән иде. Аннан, 31 май көнне, оныгы – Алия кызының өченче баласы – улы тугач, сөенече белән уртаклашты. «Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар бит», –дигән иде ул. Тормыштан гел матурлык эзләргә тырышкан, гел елмаеп торган, тамашачыны бик хөрмәт иткән, искиткеч чибәр һәм талантлы җырчыбызның хәзер әнә шулай әйткән сүзләрен генә барларга калды. Урыны җәннәттә булсын!

Хәния Фәрхи белән «5»ле интервью

– Габделхәй әфәнде хакында без белмәгән 5 фактны әйтсәгез иде...
– Беренче. Тыштан бик усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче. Бик көнчел. Өченче. Акча ярата. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару – аның өстендә. Дүртенче. Юмарт һәм ярәмчел. Бишенче. Яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе берөзлексез җырлау ул – батырлык. сәхнәдә Габделхәйсез озак була алмас идем. Һөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте.

– Сезне популяр иткән, хит булып саналган 5 җырыгыз...
– «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Кайтам әле Әлдермешкә», «Утыр әле, әни, яннарыма».

– Сез яраткан 5 ризык...
– Әни пешергән бәлеш, сөтле чәй, балык, ит, диңгез ризыклары.

– Сез хәзер күрәсе килгән 5 кеше...
– Әлбәттә, әни! Исән булмаганнарны да атарга ярыймы? Әтием. Алиямне, Алсуымны, оныкларымны күрәсем килә!

– Сез ихтирам иткән 5 артист...
– Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Салават, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров.

– Сез барасы килгән 5 урын...
– Хәзер үк туган авылым Салаюага кайтыр идем. Лос-Анджелеска барасым килә. Мәскәү белән Санкт-Петербургны яратам. Озак-озак гастрольләрдә йөрсәм, Казаныма кайтасым килә.

– Сумкагыздагы иң мөһим 5 әйбер...
– Телефон, көзге, тональный крем, иннек һәм сөрмә сөртә торган каләм.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА. (декабрь, 2016)



– Дөньяда «үлемсезлек» дигән төшенчә бар. Шуңа дару һәм чара эзлиләр…
– Ул даруны күптән уйлап таптым инде. Бердәнбер дару һәм чара – балалар. Миңа мең ел яшәрлек дару бирәм дисәләр дә, ризалашмас идем. Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән. Урталыктан да артык яшәгән гомер инде әллә ни искитәрлек булмый (урталык итеп Хәния апа 80 яшьне саный), ә тормышның матурлыгы – балаларыңны, оныкларыңны күрү ул.

(«Безнең гәҗит», 2009)

http://www.shahrikazan.com/

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ