Габдел-Латыйф (Казан ханы) Габдел-Латыйф (иске тат. عبداللطیف‎) — Казан ханлыгы ханы (14971502),  Ибраһим хан һәм Нурсолтанның улы.
Гали Әкрам хан Гали Әкрам хан – Казан ханлыгының 1553-1556 еллардагы ханы. 1553 елда   Мәмич-Бирде тарафыннан Чалым каласына чакырыла һәм юк ителгән Казан ханлыгының соңгы ханына әйләнә. 1552 – 1556 елгы Казан сугышында катнаша. Сөембикә ханбикәнең энесе.
Ибраһим (Казан ханы)

Ибраһим хан (ابراهیم, tat. lat. İbrahim1479 елда үлә, Казан) — 14671479 елларда Казан ханы, Хәлил ханның энесе һәм Мәхмүд ханның улы. Хәлилнең үлеменнән соң Казан тәхетенә утыра һәм аның хатыны Нур-Солтанга өйләнә.

Илһам хан Илһам хан - 1479-84, 1485-87 елларда Казан ханы1482 елда Мәскәү дәүләте белән солых төзи. 1485 елда Мөхәммәт-Әмин хан тарафыннан куыла. Хакимиятне нугай гаскәре ярдәмендә кире кайтарса да, Иван Өченче гаскәрләре аны тәхеттән төшерә. Урыс дәүләтендә. сөргендә, Вологда шәһәрендә үлә.
Мамык хан Мамык хан (?-1498/1499), Себер ханзадәсеКазан ханы (1495-1496). Себер ханы Ибакның энесе. Абыйсы үтерелгәннән соң (1495), Төмәннән куыла. Үзенә тугърылыклы Төмән олысы сугышчылары һәм Нугай гаскәре белән Казанга килә, башында карачыбәк Колмөхәммәд торган аксөякдәр төркеме ярдәмендә ханлык тәхетен яулап ала (1495). Җирле бәк-түрәләрнең иреген кысрыклавы аркасында ул Казан тәхетеннән төшерелә. 1498 елда бертуганы Агалак белән берләшеп яңадан Казанга яу белән килә, ләкин җиңелә. Эчке чуалышларда һәлак була.
Мәхмүт хан Мәхмүт хан яки Мәхмүд хан (тат. ﻣﻪﺣﻣوﺖ ﺣﺎن, tat. lat. Mäxmüt xan, ) – 1445-1465 елларда Казан ханы, Олуг Мөхәммәт ханның улы. Казан ханлыгының чәчәк аткан чорында идарә иткән хан.
Мөхәммәт-Әмин Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин)– 1487149515021518  елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле, шагыйре булып санала.
Олуг-Мөхәммәт Олуг-Мөхәммәт хан яки Олыг Мөхәммәт (tat. lat. Oluğ-Möxämmätاولوغ محمدOluğ Mөxәmmәt1405-1445) — Урта гасырларның билгеле дәүләт эшлеклесе, Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан (14381445) ханы. Ичкиле Хәсәннең улы. Башка Мөхәммәттән аермалы буларак Олуг кушаматы ала. Казан ханлыгының нигез салучысы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә.
Сафа-Гәрәй

Сафа-Гәрәй (صفا گرای) — Казан ханлыгы ханы (152415311536154615461549), татар халкының милли каһарманы. Казан тәхетенә 1524 елда  килә.  Мәскәүгә каршы берничә һөҗүм оештыра. Ике тапкыр тәхеттән куыла, ләкин кире кайта ала. Сөембикәгә өйләнә. 1549 елда билгесез сәбәпләр аркасында вафат була. Күп хыянәтләргә карамастан Сафа-Гәрәй чигенмәгән һәм Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклаган.

Сәхиб-Гәрәй

Сәхиб-Гәрәй (صاحب كراىкырымтат. Sahib Geray, Сахиб Герай, صاحب كراى) — Казан ханлыгы ханы (15211524), Кырым ханлыгы ханы (15321551), бердәм татар халкының каһарманы. Казан-Кырым хәрби берлегенең оештыручысы.  Миңле I Гәрәйулы. Бакчасарайга нигез салучы. Кырымда туып үскән. 1521 елдан 1524 елга кадәр Казан тәхетендә утыра. 150 меңле рус гаскәре Казанга килгәндә, тәхеттә улын Сафа-Гәрәйне калдырып, Кырымга китә. 1532—1551 елларда Кырым ханлыгы белән идарә итә.

Сөембикә ханбикә

Сөембикә — улы Үтәмеш-Гәрәй бәлигъ булмаган вакытта Казан ханлыгы  патшабикәсе (1549-1551). Юсыф бәк кызы, ҖангалиСафа-Гәрәй,  Шаһгали  ханнары хатыны. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе. Туу һәм үлү даталары билгесез. 1551 елда ул казанлылар тарафыннан акча белән бергә  Мәскәүгә  озатыла. Бер ярым елдан соң үзе теләмәгән килеш Шаһгалига кияүгә чыга.

Хәлил (Казан ханы)

Хәлил хан (خلیل, tat. lat. Xälil, ; 1467 елда үлә, Казан) — 1465-1467 елларда Казан ханы, Мәхмүт ханның улы һәм варисы. Хатыны Нур-Солтан. Балалары булмаган. Хәлил хан әтисенең сәясәтен дәвам иттергән, Казан һәм башка шәһәрләре төзелеше дәвам итә. Хәлил хан 1467 елда үлгәннән соң, аның энесе Ибраһим хан итеп игълан ителгән. Хәлил хан Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән.

Шаһгали Шаһгали (شاه علی) — Касыйм ханлыгы ханы (1516—19, 1537—46, 1546—51, 1552—66), Казан ханлыгы ханы (1519 елның апреле — 1521 елның мае, 1546 елның июне — июле, 1551 елның августы — 1552 елның марты),  Шәехаулияр  һәм  Шаһ Солтанның улы. Татар телендә аның исеме символик образга әйләнде — Шаһгали дип, гадәттә, сатлыкҗаннарны атыйлар
Ядегәр-Мөхәммәт хан

Ядкәр-Мөхәммәт хан — Казан ханлыгының соңгы рәсми ханы. Әстерхан ханлыгы   шаһзадәсе булган. 1542-1550 елларда Мәскәү дәүләтенә хезмәт иткән.  1550 елда Ногай Урдасына китә. 1552 елда Кол-Шәриф һәм Чапкын Отучев  тарафыннан Казанга ханлык белән идарә итәргә чакырыла. 1552 елда Казанны саклаганда русларга әсирлеккә төшә. 1553 елда Симеон Касаевич исеме белән чукындырыла. 1565 елда вафат була.

Җангали

Җангали хан — Касыйм һәм Казан ханлыкларының ханы. Шәехаулияр солтан улы, Шаһгали кардәше. 1519 елда, Шаһгали Казанга киткәч, Василий III тарафыннан Касыйм ханлыгы идарәчесе булып билгеләнә. 1532 елда Мәскәү яклы Казан аксөякләре соравы белән Казанга идарә итәргә алына, ләкин чынбарлыкта аның идарәчелеге вакытында Булат Ширин  һәм  Гәүһәршат  дәүләтне җитәкли. 1533 елда Сөембикәгә өйләнә. Василий III вафат булганнан соң тәхеттән куып чыгарыла. Иске Казанга сөргенгә җибәрелә.

Үтәмеш-Гәрәй

Үтәмеш-Гәрәй — Казан ханлыгы ханы, Сафа-Гәрәй һәм Сөембикәнең улы. Әтисе вафат булганнан соң, аңа ике ел булуга карамастан, хан дип игълан ителә. Чынбарлыкта ханлык белән әнисе идарә итә. Мәскәү тарафлы Казан аксөякләре тарафыннан тәхеттән бәреп төшерелә һәм Сөймбикә белән бергә Иван IVгә әсир булып җибәрелә. 1553 елның гыйнварында Александр Сафагиреевич исеме астында чукындырыла. 1566 елда вафат була.

Чыганак:  ВикипедиЯ

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ