postheadericon Конспект: «Казан Кремле буенча сәяхәт»

04.05.2014 | Автор:    6-7 яшьлек балалар өчен

Максат: туган якка, туган илгә карата, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынуларын арттыру; әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белүләрен үстерү; шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыру.

Җиһазлау: Казан шәһәре, Казан Кремле, Спас манарасы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете төшерелгән күрсәтмә рәсемнәр.

Эшчәнлек барышы.

Һәр бала автобуста кебек бер-бер артлы урындыкларга тезелеп утыра. Алда руль тоткан йөртүче һәм тәрбияче-экскурсовод утыра.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән Казан Кремленә сәяхәткә чыгарбыз. Ә аңарчы үзебезнең шәһәребез турында сөйләшеп алыйк. Без яшәгән шәһәрнен исеме ничек?

Балалар: Казан.

Тәрбияче. Әйе, Казан. Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез? Нишләп Казан дип атала сон ул?

(Балалар үзләренең белгәннәрен сөйлиләр, бер бала Казан турында шигырь сөйли.)

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребез бик борыңгы шәһәр. Казан шәһәре барлыкка килү, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!

Казан сүзе аш пешерүсавытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан 1000 еллар элек безнең бабаларыбызның бабалары Болгар илендә яшәгәннәр. Бу ил бик бай булган. Бу Болгар иленә күрше булып яшәүчеләр кызыкканнар һәм көннәрдән бер көнне яу белән килгәннәр. Шәһәрне талаганнар, кешеләрне, Болгар ханын да үтергәннәр. Ханның Таңсылу исемле акыллы хатыны булган. Ул балаларны, кайбер яраланган кешеләрне качырып кала алган. Дошманнар киткәч, алар көймәләргә утырып Идел елгасы буенча йөзеп киткәннәр. Идел елгасына тагын бер елга килеп кушыла торган урында болар ярга чыкканнар. Таңсылу ханбикә казан белән елгадан су алырга уйлаганда, казаны суга төшеп киткән. Аларга бу җир бик ошаган һәм алар монда төпләнеп калырга уйлаганнар. Шәһәр төзеп, аны Казан диеп атаганнар, Иделгә килеп кушылган елганы Казансу дип атаганнар. Менә шулай итеп Казан ханлыгы барлыкка килгән.

(Балаларга борынгы Казан рәсеме күрсәтелә.) Балалар, бу – легенда. Бәлки алай да булмагандыр. Ә сезгә ошадымы?

(Балалар җавабы.)

Тәрбияче: Арыгансыздыр, хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Утырып иңде арыдык

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп.

 Башларны чайкап карыйк.

 Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Тәрбияче: Казан – Татарстан җөмһүриятенең башкаласы. Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрдә 100дән артык милләт вәкиле, 1,2 миллион кеше яши. Балалар, ничек уйлыйсыз, безнең Казан үзгәрәме, ничек үзгәрә?

(Балалар җавабы.)

Тәрбияче: Әйе, Казаныбыз ел саен үзгәреп, матураеп кына тора. Зур биналар, күперләр, юллар төзиләр, яңа мәчетләр ачыла, Универсиада алдыннан бик күп спорт корылмалары төзеделәр. Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә) Кремль турында нәрсәләр беләсез?

(Балалар белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче: Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Безнең Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Безнең Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Һәм күп еллар буе безнең бабаларыбызны дошманнардан саклап килгән дә. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен?

(Балалар җавабы.)

Тәрбияче: Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. (Яңа һәм иске Спас манарасы рәсеме күрсәтелә) Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган. Күтәртмә күпер ни өчен кирәк булган?

Балалар: Дошманнар кермәсен өчен.

Тәрбияче: Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? ( Сөембикә манарасы күрсәтелә)

Балалар: Сөембикә манарасы.

Тәрбияче: Дөрес.

(Бер бала Л. Шагыйрҗанның«Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли)

Кремльнең эчендә

Биек, биек, биеккә

 Ашкан бер манара бар,

 Исеме – Сөембикә.

 Балкып тора алтын ай

 Шул манара очында

 Карыйсы килә кереп

 Ни бар икән эчендә?

 Бик борынгы манара

 Исеме – Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

 Кем икән ул, кем икән?..

 Хәзер үк әйтим микән,

 Хәзер үк сөйлим микән?

Патшабикә-ханбикә

 Булган ул Сөембикә.

Тәрбияче: Балалар, Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез?

(Балалар белгәннәрен сөйлиләр)

Тәрбияче: Сөембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйле бер легенда тыңлагыз.

«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм Казанга илчеләрен җибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан Явыз Иван зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм жиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өске катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә шулай итеп манарадан ташлана». 

Тәрбияче: Арыгансыздыр, хәзер, әйдәгез, әзрәк уйнап алыйк.

(Балалар «Әнисә» көенә түгәрәктә җырлап йөриләр.)

Казан диләр, Казан диләр, (түгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Зәңгәр Идел бар анда (куллар белән дулкын ясыйлар)!

Казан диләр, Казан диләр, (түгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Җиде катлы манара (соңгы юлдагы сүзләрнең иҗекләренә туры китереп, бармакларын бөгәләр).

Төрле-төрле халыклар (әйлән-бәйлән)

Яши безнең Казанда.

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Дус яшибез Казанда (парлашып әйләнәләр)!

Тәрбияче балаларга Кол Шәриф мәчете рәсемен күрсәтә.

Тәрбияче: Бу нинди корылма?

Балалар: Кол Шәриф мәчете.

(Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр)

Тәрбияче: Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Дүрт гасыр элек Казан ханлыгы башкаласың күп манаралы, дастаннарга кергән Кол Шәриф мәчете бизәп торган. Тикшеренүләр буенча сигез манаралы һәм ике яруслы мәчет дөньяның кыйтгаларына таба юнәлдерелгән була. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. 1552 елда Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән мәчет өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып, мәчет баскычларында үтерелә. Явыз Иван Казан каласын яулап алганда мәчет тар-мар ителә.

1996 елда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен торгызу турында Указ чыгара. 1996 елның 21 февралендә мәчет бинасы төзелә торган урынга беренче нигез ташы салына. 2005 елның 24 июнендә, Казанның меңъеллыгына, тантаналы рәвештә ачыла. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.

Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бугенге сәяхәтебез ошадымы?

(Балалар белән сәяхәт турында әңгәмә-йомгаклау).

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы  “224 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең татар теле тәрбиячесе

ГАТИКОВА ЛӘЙСӘН ИЛСУР КЫЗЫ

Чыганак: http://sabyem.ru/?p=10253

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ