Дин

Казан ханлыгының төп дине булып Ислам саналган. Мөселманнар белән Мөселманнар сәид җитәкчелек иткән. Иң данлыклы сәидләрнең берсе – Кол-Шәриф, ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан. Үзенең шәкертләре белән бергә 1552 елда, Казан ханлыгын яклап һәлак булган.

Казан ханлыгында муллалар, хафизлар, имамнар, дәрвишләр булган.

Икътисад

Ханлыкта авыл хуҗалыгы зур үсеш алган булган. Аның халкы бодай, тары, карабодай үстергән. Урманлы якларда аучылык, сулыкларда балыкчылык таралган була. Урманнарда умартачылык зур уңышка ирешкән булган. Шулай ук осталар тире эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Ханлык халкының икенче төп эше булып сәүдә торган. Идел буе борынгы заманнардан ук сәүдә белән шөгыльләнгән һәм илнең географик урыны да моңа ярдәм иткән. Дәүләт Русия, Фарсы иле, Төркестан белән зур сәүдә эшләре алып барган. Шәһәр халкы балчыктан, агачтан төрле әйберләр ясап, аларны Үзәк Азия һәм башка ил халыкларына саткан.

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ