Коръән шул заманның Аллаһы Тәгалә яратмаган, күп гөнаһлар кылучы мәҗүси гарәпләргә иңгән. Алар ерткычлар кебек яшәгәннәр. Коръән аларны цивилизация дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Коръән Европадан башлап Һинд ярымутравына кадәр территориядә яшәгән кешеләрне фәнгә, тормышка өйрәтте, барлыкның серләренә төшендерде. Коръән – кешенең әхлагын югары күтәрүче китап, ул күңел авыруларын дәвалый, Гарәпстан ярымутравында бер исерекне дә калдырмый, кечкенә кызларны тере килеш күмеп кую йоласын юкка чыгара. Коръән – нинди олуг сүз! Коръән – бөек китап, ул кыямәт көненә кадәр саклана. Галимнәр Коръәннең “укыды” дигән фигыльдән алынганлыгын әйтәләр. Шуңа күрә, Коръән “уку” дигән сүз. Коръән – ул Аллаһ сүзе. Коръән – күп халыклар тарафыннан күп укылган һәм укылачак китап. Коръән кебек башка бернинди китап та алай ук еш укылмый. Хәзер җирдә 1 млрд.тан артык мөселман яши, димәк Коръән көненә 5 млрд. тапкыр укыла дигән сүз. 1500 ел эчендә көненә миллионлаган, миллиардлаган тапкыр укыла торган башка китапны күрсәтегез. Әлбәттә, юк. Шуңа күрә, Коръән үзенең мәгънәсенә туры килә. Битләрдә бастырылган Коръән мөсхәф дип атала. Шәригатьтә Коръән нәрсәне аңлата икән? Моны карап китик әле.

Беркайчан да үзгәртелмәгән бердәнбер китап ул Коръән. Коръәндәге хәрбер хәрефне укыган саен 10 савап языла. Ул хәдисләрдән һәм тәфсирләрдән аерылып тора. Теге китапларның хәрефләре өчен савап язылмый. Икенчедән, Коръән Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) иңгән. Шуңа күрә, Коръән сүзләре башка сүзләрдән аерылып тора. Пәйгамбәргә кадәр Аллаһ Гайсәгә, Мусага, Давытка китап иңдергән. Коръәннең без хәтта андый китаплардан да аермаларын табабыз. Коръән – ул Аллаһ сүзе, ә мәхлүк сүзе түгел. Шайтан да вәсвәсә кыла, чөнки ул күңелгә төрле фикерләр һәм сүзләр кертә. Коръән шайтан, кешеләр, хәтта фәрештәлрәнең сүзеннән дә аерылып тора. Коръән сүзе Коръәндә бик күп тапкырлар тәфсир кылына. Аллаһ Коръәнне башка исемнәр белән дә атый: әл-Китап (төгәлләнгән язма) – “Бакара сүрәсенең 1-2 аятләрендә килә, әл-Фуркан (яктылыкны караңгылыктан, яхшыны яманнан аеручы) – “Фуркан” сүрәсенең 1 аятендә килә, әз-Зикер (искә төшерү) – “Хиҗер” сүрәсенең 9 аятендә әйтелә, әт-Тәнзил (иңдерелгән) – “Шүгарәү” сүрәсенең 192 аятендә әйтелә һ.б. Ни өчен Аллаһ Коръәнне шундый исемнәр белән атый? Шунысы да кызык, Аллаһның да бер генә исеме түгел. Коръәндә Аллаһның 99 исеме бирелгән. Пәйгамбәрнең дә бер генә исеме түгел. Бер хәдистә 5 исем, ә икенчесендә 99 дип килә. Ни өчен? Чөнки Коръән ахыры кайчан билгеле булмаган чорда иңгән, шуңа күрә, ул күпкырлы һәм универсаль, шуның өчен, аның исеме дә күп. Ул һәрбер халыкка иңгән һәм берничә чорны үз эченә ала. Ул иң акуталь һәм хаклыкның чыганагы булып кала. Аның сыйфатлары да бар: нур – Аллаһ “Хатыннар” сүрәсенең 174 аятендә әйтә: “Аллаһт ан сезгә борхан (дәлил) килде һәм нур иңдерелде”. Нур караңгылыкны юкка чыгара. Караңгылык вакытында кеше күләгәсеннән дә курка, ул аны куркыныч дип уйлый, яктылык килгәч, күләгә икәнгеле билгеле була. Кешенең күзләре чынбарлыкны күрә башлый. Әгәр кеше Коръәннән ерак яшәсә, бернәрсә дә аңламый, гамәлләрен Коръән кушканча үзгәртми, шул ялганы белән гомер кичерә. Әгәр дә бех караңгылыкта җен яки ерткыч хайванны күрсәк, яктырткач, бу песи яки тычкан булып чыга. Аллаһ та Коръән белән аңлата. Коръәннең тагын бер сыйфаты бар – әл-Худа (юл күрсәтүче). “Бакара” сүрәсенең 1-2 аятьләрендә болай диелә: “Бу Аллаһтан куркучы мөэминнәргә хак юлны күрсәтә”. Коръән Аллаһтан куркучыларга юл күрсәтә. алар гөнаһлардан тыелырга өйрәнделәр. Аларда тирән гыйлем бар, яхшы белән яманны аера башладылар. Шуңа күрә, Коръән аларга юл күрсәтә. Коръәннең башка сыйфатлары да бар: шифа, рәхмәт, гыйззә.

Безгә Коръән ничек итеп килеп эләкте соң? Пәйгамбәргә ничек иреште? Моның хакында бәхәсләр күп. Кемдер Коръәнне кеше язды ди. Үзенең кануннарын уйлап табар өчен, Коръән кеше тарафыннан язылды, Мөхәммәд аны үз язды, диләр, бу ялган, әстәгъфируллаһ. Әгәр дә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышына карасак, ул укый-яза белмәде. Бу – Аллаһның бер хикмәте. Кем укый-яза белми, шул белемсез диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә : “Без – гыйлемсез халык”, - дигән, ул аны үзе яшәгән чор хакында әйткән. Онытмагыз: укый-яза белү – гыйлемгә бер юл, ләкин Алаһның рәхмәте киң. Әгәр Ул колына бәрәкәт бирергә теләсә, бәндә укый-яза белмәсә дә, бирә. Хәтта шундый укый-яза белмәүче кешелрә бар, хәтта галимнәр дә аннан белем алганнар. Хәтта урманда, авылда, болында яшәүче дә зур шәһәрдә яшәүчедән белемлерәк булырга мөмкин. Тегеләре бу хәлгә гаҗәпкә каырга мөмкиннәр. Пәйгамбәр бик хикмәтле кеше була. Хикмәт аша Аллаһ аңа гыйлем биргән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәгарәдә утырырга яраткан. Рамазан аенда хаклык турында уйлап утыра иде, Аллаһ бит эзләнүче кешегә бирә. Пәйгамбәр хакны нык белергә теләгән кеше була. Ялкауларга Аллаһ андый чынбарлыкны ачмый. Аңа көчле тырышлык аша гына ирешеп була. Мәгарәдә 1 ел утыра, ике ел утыра, өченче елны аңа пәйгамбәрелек килә. Аллаһ аңа хаклыкны һәм хикмәтне иңдерә. Өстән бер тавыш ишетелә: “Укы”. Өскә таба карый. Анда беркайчан да күрмәгән бер затны күрә. Ул Җәбраил фәрештә була. Аның зурлыгы җир белән күк арасы, 600 канаты бар. Бер канаты горизонтны каплый. Пәйгамбәребез укый белмим дип җавап бирә. Аннары Җәбраил фәрештә тагын: “Укы”, - дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) яңадан: “Мин укый белмим”, - дип әйтә. Аннары җәбраил фәрештә болай ди: “Укы, синең Раббыңның исеме белән укы. Ул сине юктан бар кылды”.

Пәйгамбәрнең күңеленә бу сүзләр үтеп керәләр. Ул аларны ятлап алды. Беренче аятьләр әнә шулай иңә башладылар. Болар “Галәк” сүрәсенең беренче биш аятен иде. Аннары Мөхәммәд кешеләрне дингә чакыручы пәйгамбәр була. Ул вакытта аңа 40 яшь була. Коръәннең иңүен вәхи дип атыйлар. Элегрәк, урта гасырлардан кешеләр вәхи ничек була икән ул дип бәхәсләшәләр иде. Ышанмаучы бәндәләргә бу хикмәтне аңлату авыр иде. Хәзер безнең күз алдыбызда вәхинең мөмкинлеге билгеле була башлады. Аллаһның бер хикмәте – телевизорлар барлыкка килү. Бу рәсем меңнәрчә километрдан килә. Тышка чыксагыз, сез аны күрмисез, ә дулкыннар аша меңнәрчә километрдан килә. Күп кешеләргә кәрәзле телефоннар бар. Хәтта ерак җирләрдән дә хәбәрләр ишетергә була. Бу бит хикмәт. Бу Аллаһтан пәйгамбәргә килгән вәхигә кечкенә мисал булып тормыймы? Вәхи телевизор белән телефонга караганда да зуррак нәрсә. Фән әле алга таба да үсеш алыр. Бу бит пространство белән вакытка мохтаҗ булмаган Зат белән пространство белән вакытка мохтаҗ булган зат арасындагы бәйләнеш. Бу вәзи дип атала. Фән дә Аллаһның рәхмәте белән алга бара, ә кеше башы белән генә түгел. Боларда Аллаһ хаклыкны күрсәтә.

Вәхи гарәп телендә ябык мәгълүматны тиз генә башкаручы дигәнне аңлата. Гарәп телендә һәрбер сүзнең дә аңлатмасы бар. Шулай ук, шәригатьтә кулланыла торган аңлатмасы да бар. Хәзер телдә кулланыла торган аңлатмасын карыйк. Мәсәлән, кешенең чиста күңелендә мәгълүмат салынган. Ләкин Аллаһ аны вәхи дип атый. Илһам да гарәп телендә вәхи дип тәрҗемә ителә. Аллаһ “Касас” сүрәсенең 7 аятендә болай ди: “Без Мусаның әнисен вәхи иттек: баланы имезергә кирәк дип. Мусаның әнисе пәйгамбәр түгел, ләкин монда вәхи дигән сүз бар. Әгәр кеше изге булса, Аллаһтан илһам килә. Аллаһы Тәгалә “Нәхл” сүрәсенең 68 аятендә болай дип әйтә: “Аллаһ бал кортларына таулы мәгарәне йорт итеп алсыннар өчен вәхи иңдерде”. Монда да вәхи дигән сүз бар. Ләкин бу хайваннарга бирелгән илһам. Хәтта хәрәкәтләр белән күрсәтсәләр дә, бу вәхи дип атала. Мәсәлән, Зәкәрия пәйгамбәрнең тарихына күз салыйк. “Мәрьям” сүрәсенең 11 аятендә Аллаһ әйтә: “Зәкәрия михрабтан халкына чыга да Аллаһка зикер кылырга кирәклеген күрсәтә”. Хәтта шайтан вәсвәсәсе дә вәхи булырга мөмкин. Аллаһ “Әнгам” сүрәсенең 121 аятендә әйтә: “шайтаннар бәхәс чыксын өчен үзләренең иптәшләренә вәхи кылалар”. Монда да вәхи дигән сүз бар. Аллаһның фәрештәләргә әйткән сүзе дә вәхи була. “Әнфәл” сүрәсенең 12 аятендә әйтә: “Аллаһ фәрештәләргә Мин сезнең белән дип вәхи кылды”.

Ләкин шәригатьтә вәхи дип пәйгамбәрләргә килгән мәгълүматка әйтәләр. Әгәр Аллаһ рисалә (вәхи) иңдерсә, бу шәригать күзлегеннән караганда вәхи була. Башка нәрсәләр бу очракта кабул ителмиләр.

Вәхинең ничә төре бар? Әлбәттә, ул арадашчыларсыз гына күңелдә барлыкка килә. Пәрдә аша вәхи булырга мөмкин. Кайвакытта пәйгамбәр тавышын иештә, ә аның үзен күрми. Яки вәхине пәйгамбәр алып килә. Пәйгамбәргә вәхи килгәндә, ничә төрле итеп килде? Башта вәхи төш булып килде. Ул вакытта әле Коръән иңдерелмәде, бары тик Аллаһ Мөхәммәдне пәйгамбәр булырга әзерләде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Яхшы төш пәйгамбәрлекнең җитмештән бер өлеше”, - дип. Аннары фәрештә килеп, вәхи әйтә. Пәйгамбәребез фәрештәне миграҗда күрә. Фәрештә кеше кыяфәтендә дә килә. Пәйгамбәребез әйтә: “Бу иң җиңеле”. Кайвакытта аны хәтта сәхабәләр дә кеше сурәтендә күрәләр. Кайвакытта тавыш кына ишетелә иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны иң авыры дип атады. Тагын бер төр: пәйгамбәребез Аллаһ белән 7нче күктә сөйләшкән. Анда биш вакыт намаз укырга кирәклеге хакында әйтелгән. Аллаһ “Сыер” сүрәсенең 185 аятендә һәм “Кадыйр” сүрәсендә вәхи хакында әйтә. Тагын бер китап бар – ләүмүл мәүхүз. Анда Аллаһ барысын да язып куйган. Коръән анда бер бүлекне тәшкил иә. Аллаһ аны шуннан алган һәм Кадер кичәсендә дөнья күгенә иңдергән. Бу урыннан Аллаһның әмере буенча Җәбраил фәрештә 23 ел буе кешеләргә иңдергән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Коръән иңдерелгәнче, бәйтүл гыйззә дигән урында булган. Зур сүрәләр дә, кечкенәләре дә аерым иңгәннәр. Аллаһ әйтә: “Без Коръәнне җыйдык. Ни өчен Коръән башка китаплар кебек бер үк вакытта иңмәгән.

Моның сәбәпләре бар:

Беренчедән, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күңелен акрынлап тәрбияләргә кирәк иде. Әлбәттә, мәҗүсиләр Коръән иңү бер кимчелек дигәннәр иде. Алар әйттеләр: “Коръән бер үк вакытта иңсен иде”. Ләкин Аллаһ әйтә: “Калебең акрынлап ныгысын өчен, Без сиңа Коръәнне акрынлап иңдерәбез”. Шулай ук, гарәп халкын тәрбияләр өчен. Чөнки ул вакытта алар иң адашкан халык иделәр. Әгәр дә 114 сүрә берюлы иңсә, фән аны күтәрер алыр идеме? Юк, әлбәттә. Хәтта бүгенге көндә дә Коръәнне аңлау бик авыр. Шуңа күрә, ул мөселманнарның күңелләрен 23 ел эчендә тәрбияләп, аны иң алдынгы цивилизацияләр рәтенә кертте. Акрын иңгәч, аны өйрәнү дә җиңел булган.

Әйткәнебезчә, “Галәк” сүрәсе иң беренче иңгән. Аллаһ әйтә: “Укы, кешене укмашкан каннан яраткан Раббыңның исеме белән укы. Укы, синең Раббың бик юмарт. Ул каләм өйрәтте. Кешене белмәгән нәрсәләргә өйрәтте”.

Карагыз: нинди тирән мәгънә. Укытучыларның, укучыларның иң беренче эше – гыйлем алу. Аллаһ каләм өйрәттем ди. Гыйлемне язып бару – белемнең нигезе. Бу сүрә иңгәннән соң, пәйгамбәргә алты ай буе бернәрсә дә иңмичә торды. 6 айдан соң пәйгамбәр Җәбраил фәрештәне күрә дә, кием эченә кереп кача. Аннары Аллаһ шуның хакында сүрә иңдерә. Анда Ул кешеләрне изгелеккә чакырырга һәм явызлыктан тыелырга чакырырга куша. Хәзер икенче сүрә итеп иңгән бу сүрәнең башын карап китик: “Әй, качучы, тор да кешеләрне дингә чакыр, Аллаһка шөкер кыл, киемеңне чистарт, чистарын, яманлыктан ерак бул, аннан саклан, изгелекне керем алыр өчен генә кылма”. Беркайчан да пәйгамбәребез үзенә байлык килсен өчен дингә чакырмаган. Хәзер безгә карыйк, ничек итеп дингә чакырабыз. Нинди зәгыйфь кешеләр без! Сүзебезне ишетсеннәр өчен яки матди крем алыр өчен дингә чакырабыз. Пәйгамбәрнең һәм сәхабәләрнең дәгъватлары яхшы, мул тормышта яәр өчен булмаган. “Аллаһ юлында сабыр бул”. Аннары “Фатиха” сүрәсе иңә, аннары “Әл-мүзәммил”нең беренче өлеше иңә. Пәйгамбәргә иңгән иң соңгы аять – “Сыер” сүрәсенең 281нче аяте. Аллаһ әйтә: “Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз, анда ул хәерле яки хәерсез җәза ала, бер кеше дә юкка гына җәза кылынмас”. Коръән 23 ел буе иңә: 13 ел – Мәккәдә, 10 ел – Мәдинәдә. Коръәндә 114 сүрә бар, шуларның 93е – Мәккәдә, 21е – Мәдинәдә иңгән. Мәккә белән Мәдинәдә иңгән сүрәләр арасында аермалар бар. Әгәр аларда сәҗдә аятьләре булса, димәк, алар Мәккәдә иңгәннәр дигән сүз. “Әй, кешеләр”, - дип мөрәҗәгать ителгән сүрәләр дә Мәккәдә иңгәннәр. Пәйгамбәрләрнең борынга тарихлары Мәккәдә иңгән. Бер Аллаһка табынырга чакыру аятьләре дә Мәккәдә иңгәннәр.

Мәдинәдә түбәндәге эчтәлекле аятьләр иңгән: үзеңнең бурычыңны үтәргә кирәк, шәригать хөкемнәре, гыйбадәт, башка дин кешеләре белән әңгәмәләр һәм бәхәсләр, икейөзлеләр хакындагы аятьләр.

Әлбәттә, алар Коръәндә бергә язылалар. Хәтта кайбер сүрәләрдә дә кайбер аятьләр Мәккәдә. Ә кайберләре Мәиднәдә иңгәннәр. Хикмәт нәрсәдә соң? Әгәр дә Мәккә аятьләре кешеләрне дин нигезләренә өйрәтсәләр, Мәдинә аятьләре ислам кануннарын тормышка ашырырга өйрәткән. Коръән укучы болай дип аңлар: дин гыйбадәт кенә түгел, ә гамәлләр дә. Дин дини йолалар белән тормыш-көнкүреш эшләрен үтәү. Мөселман үз-үзе белән генә яшәми, ә җәмгыятьне дә матурларга тели. Монда ул иманын куәтләргә тиеш. Пәйгамбәргә аятьләр иңгәндә, гарәпләрнең хәтере яхшы булса да, Мөхәммәд (с.г.в.) барыбер язып барырга кушты. Пәйгамбәр янында 42 кеше язып барган. Аларның иң мәшһүрләре: Зәйд ибн Сабит, Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Зөбәйр ибн Гаввам, Габдулла ибн Сагд.

Пәйгамбәр үлгәннән соң, Әбү Бәкер дә бер китап итеп чыгарырга кушкан. Зәйд ибн Сабит мөхәррир булган. Ул хафиз булса да, ике кеше бу иңгән дип әйтмәсә, язмаган. Пәйгамбәр 7 диалектта аңлаткан. Госман хәлиф булганда, Коръән бер генә диалекта язылган.

Коръән – кешене кеше, халыкны халык иткән китап.

Чыганак: http://www.tatar-islam.com/publ/omga_v_gazl_re/ramil_junys/15-1-0-7705

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ