Казан (рус. Казань) – Татарстан Республикасының башкаласы, Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт. Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.

Казан шәһәренең халык саны – 1,143 млн кеше, шәһәр мәйданы – 425,3 км².
Милли состав. Казан – күпмилләтле шәһәр. Монда татарлар, руслар, чуашлар һ. б. милләтләр яши. Башкалада татарлар һәм урысларның саны якынча берүк (татарлар 47,6%, урыслар 48,6% ). Өченче урында Республикадагы кебек үк чуашлар, 4-5 урыннарда украиннар һәм әзериләр тора.

Казанда төрле дин вәкилләре яши. Мөселманнар һәм православ христианнар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук католиклар (кара: Казан католик гыйбадәтханәсе), яһүдиләр (кара: Казан синагогасы), лютераннар (кара: Казан кирхасы), староверлар (кара: Покрау чиркәве) һ. б. дин вәкилләре бар.

Шәһәр исеме

Казан исеме барлыкка килүе хакында бик күп версияләр һәм риваятьләр бар:

  • "Казан" сүзеннән (котёл). Риваять буенча, хан үз хезмәтчесен су алырга җибәргән. Хезмәтче су алганда алтын казанны елгага төшергән. Шуннан соң елганы да, шәһәрне дә Казан дип йөртә башлаганнар.
  • Кайсыбер кешеләр елга исеме "каз" сүзеннән чыккан диләр. Аларның фикеренчә, борынгы заманларда елга янында казлар яшәгәннәр. Шуннан елгага Казан суы исеме бирелгән, соңыннан шәһәргә дә исем күчкән.
  • Башкорт филологы Җ. Киекбаев сүзләренчә, Казан исеме "каен" сүзеннән килә. Мәсәлән, Башкортстанда Казанлы исемле авыл бар. Киекбаев фикеренчә, бу исем элек Каенлы булган (авыл каеннар урманы эчендә тора).
  • Хәсән хан исеменнән.

Тарих

Рәсми версия буенча, Казанга бер меңнән ел элек нигез салынган. Шундый датировкага сәбәпче булып Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә табылган җирле балчыктан ясалган чүлмәкләр (Болгар каласыннан һәм башка шәһәрләрдән шушы чүлмәкләр китерелә алмаганнар, чөнки андагы балчык туры килми) һәм чех кенәзе изге Вацлав дәверендәге  (фаразан 929—930 еллар) чех тәңкәләре булганнар.

Казан Идел Буе Болгарының төньягында чик буе кальгасе буларак нигезләнгән. Шәһәрнең үсешенә сәүдә юллары киселешендә уңайлы җәгърафик урнашуы булышлык иткән. XIII—XIV  гасырларда шәһәр үсеш кичерә һәм Алтын Урда составында мөһим сәүдә-сәяси үзәге булып җитә.

Казан күренеше, 1767 ел

1438 елда болгар кальгасен Олугъ Мөхәммәт тарафыннан алына, шәһәр Казан ханлыгының башкаласы булып киткән. Ул вакытта шәһәрдә балчыктан ясалган әйберләр, күн әйберләре, корал җитештерү үсеш алган. Мәскәү кенәзлеге белән сугышлар нәтиҗәсендә башта Мәскәү Казанга ясак түләргә мәҗбүр була, әмма соңрак урыслар өстенлек алалар һәм сугышлар чиратлашуы 1552 елда, Казанның яулап алуы белән тәмам була. Шәһәр халкының күпчелеге кырып-бетереп үтерелә, ә исән калган татарларга урыслар шәһәрдә яшәргә түгел, хәтта шәһәр эченә керергә дә тыялар. Шәһәр ташландык хәлгә килгән һәм бушап калган. Аларны Болак аръягындагы Кораеш бистәсе янына куып чыгарылар. Күпләр яңа җирдә йорт сала алмаган, шәһәрдә калган иске йортларын дә сүтеп күчерә алмаганнар, шуңа исән калганнарның күбесе тәмам бөлгенлеккә төшеп авылларга тарлырга мәҗбүр булган. Ахыргы исәптә, 1557 елда Казанның 30-40 мең кешесеннән бары тик 6 мең генә калган;[9] 1556 елда төзелгән яңа ак ташлы кирмәненә 7 мең урысны күчеп утыртканнар.[10]

XVII гасырда шәһәр яңа икътсади үсеш кичерә, һөнәрче бистәләренә нигез салына, беренче мануфактуралар барлыкка киләләр. 1646 ел җанисәп китабы буенча, Казанда 5432 ир-ат һәм 1652 йорт булган. Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губернасы башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә. 1718 елда Казанда адмираллык нигезләнә. 1722 елда Бөек Петр Казанга үзе дә килгән һәм Казанда үз 50-еллыгын бәйрәм иткән.[11]

1766 елда Екатерина II фәрманы буенча шәһәр белән шәһәр думасы җитәкчелек итә башлаган. 1768 елда мигъмар Василий Кафтырев тарафыннан шәһәрнең беренче генераль планы төзелә. Шул ук вакытта Яңа Татар бистәсе барлыкка килгән. 1774 елның җәен, Емельян Пугачёв күтәрелеше вакытында Казан камалыш хәлендә калган. 20 мең санлы баш күтәрүчеләрнең гаскәре 11 июль көнне шәһрәгә якын килде һәм икенче көнне штурмны башлаган. Пугачёвчылар Кирмәннән башка бөтен шәһәрне басып алганнар, шәһәрдә янгын кабынып китте, Пугачёв гаскәрне шәһәрдә чыгарды һәм өч көннән соң Арча кырында җиңелгән булды.

XVIII гасыр азагында Казанда якынча 22 мең кеше, шәһәр яны бистәләре белән бу сан 40 меңгә кадәр җиткән, шулардан нибары якынча 10% өлеше — татарлар.[12]Шәһәр Идел буеның мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әверелде:  1758 елда Казанда Русиядә беренче провинциаль гимназия, 1771 — беренче мәдәрәсәләр, 1791 елда даими театр барлыкка килгәннәр. 1804 елда, Русиядә өченче булып, Казанда университет ачылган, ул Казанның эре фәнни үзәге статусын тагы да ныгытты.

Административ бүленү

Next.svg Төп мәкалә: Казан районнары

Схема районов Казани.jpg

Район исеме Халык саны
(мең кеше)
Мәйдан
(һектар)
Мәгълүмат
1 Авиатөзелеш районы 110,1 3 891  
2 Вахитов районы 83,3 2 582  
6 Идел буе районы 218,8 11 577  
3 Киров районы 107,2 10 879  
4 Мәскәү районы 130,5 3 881  
7 Совет районы 266,1 7 687  
5 Яңа Савин районы 204,2 2 066  

2010 елда түбәндәге районнарының администрацияләре берләштерелгән:[13]

  • Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (Яңа Савин районы администрациясе нигезендә)
  • Идел буе һәм Вахитов (Идел буе районы администрациясе нигезендә)
  • Мәскәү һәм Киров (Мәскәү районы администрациясе нигезендә)

Мэр

Шәһәрнең башлыгы – мэр, ул шәһәр думасы депутлары тарафыннан үз әгъзалары саныннан сайланыла. 2005 елның 17 ноябреннән бу вазыйфаны Илсур Метшинбашкара.

Үз сессияләрен шәһәр думасы шәһәр рәтүше бинасына үткәрә. Шәһәр думасы Казанның норма чыгару органы булып тора, сайлаулар 5 елга бер тапкыр уздырылалар.[14]Шәһәр думасы рәисе — мэр, аннан башка Дума Президумына ике мэр урынбасары, яшь буенча иң олы депутат һәм җиде комиссияләрнең башлыклары керәләр.

Икътисад

Казан — Русиянең иң зур сәнәгый, финанс, сәүдә һәм туристик үзәкләрненнән берсе. Тулаем шәһәр продукты күләме 2013 елда 486 млрд сумны, төяп җибәрелгән тауарлар күләме 254 миллиард сум, ваклап сату тауар әйләнеше 410 миллиард сум тәшкил иткән.[15]

Шәһәрнең сәнәгый нигезен машиналар төзү, химия вә нефтехимия, биңел вә азык-төлек сәнәгатьләре тәшкил итәләр. Казанның иң эре ширкәтләре — «Казаноргсинтез»химия комлексы (полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентларны чыгара), Русиядә иң иске Казан дары заводы һәм Русиядә сирәк очрый торган өч авиацион сәнәгате ширкәтләренең кластеры — очкыларны җитештерә торган С. П. Горбунов исемле КАҖБ (Ту-160 исемле дөньяда иң зур, авыр һәм куәтле стратегик бомбга тотучының җитештерүчесе), боралакларны җитештерә торган Казан боралак заводы һәм йөрткечләрне җитештерә торганКМҖБ.

  • Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча алман партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ») һәм оптика җиһазлары ("КОМЗ") предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда "Нәфис" шактый уңышка иреште.
  • Сәнәгать ширкәтләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү күләме буенча "Казаноргсинтез" , "КВЗ" , "КМПО", "Пивоваренное объединение "Красный восток"-Солодовпиво" , "Нәфис-косметикс", ФГУП "С.П.Горбунов исемендәге КАПО", ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.
  • Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып ШвейцарияКипр РеспубликасыГерманияАКШСловения илләре санала.

Сатудан килгән акча буенча Русиядә беренче 500ендә торган 6 ширкәтнең штаб фатиры Казанда урнашкан. Шәһәр эшкуарлык үзкләренең гомуми мәйданы 330 мең м²-ны тәшкил итә, шул исәптә 127 мең² м «A» һәм «B» сыйныфларга карый.[16] Үз банкларының берләштерелгән капиталы күләме буенча Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урында тора.[17]

Җәмәгать транспорты

Казанның беренче җәмәгать транспорты төре булып 1854 елда омнибус барлыкка килгән. 1875 елларда атлы трамвай, ягъни «конка» ачылган. «Конка»га алмашка 1899 елда трамвай хәрәкәте ачыла. 1926 елда шәһәрдә автобус хәрәкәте, ә 1948 елда — троллейбус хәрәкәте ачыла.

1979 елдан соң, ягъни Казан халкы миллион кеше чиген узгач, шәһәр метрополитен төзелешенә дәгъва итү мөмкинлеген алды. Төзелеш эшләре 1996 елда башланган. Русиядә җиденче булып, Казан метрополитены тантаналы рәвештә 2005 елның 27 августында ачылган.

Казан метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Хәзер ун станциядә тора: АвиатөзелешТөньяк вокзалЯшьлек,«Кәҗә бистәсе»«Кремль»«Тукай мәйданы»«Сукно бистәсе»«Әмәт»«Горки»«Җиңү проспекты»2013 елның 9 маенда «Яшьлек»«Төньяк вокзалы» һәм «Авиатөзелеш»метро станцияләре ачылды.
Мәгариф

Мәктәпкәчә баскыч мәгарифне 282 балалар бакчасы тәшкил итә. Күбесенчә алар муниципалитет балансында торалар. Урта белемне Казанда 178 мәктәп бирә, шулар арасында 36 гимназия һәм 9 лицей. Өстәмә мәгариф үзенә 49 музыкаль, 10 рәсем ясау һәм 43 спорт мәктәпләрен кертә.

Югары уку йортлары

2009 елдагы хәле буенча, Казанда 44 югары уку йорты эшли, шул исәптә чит шәһәрдәге ЮУЙларның 19 филиал һәм вәкиллек; аларда 140 мең студент белем ала. Бервакытта федераль һәм ике милли тикшеренү универстетына Русиядә Казан гына ия. Шәһәрнед иң эре ЮУЙлар:

'Казан дәүләт университеты' — 1804 елның 17 ноябрендә нигезләнгән. Шәкертләр арасында С. Т. АксаковМ. А. БалакиревП. И. Мельников-ПечерскийЛев ТолстойВ. И. Ульянов-ЛенинВ. Хлебников кебек кешеләр булганнар.

Хәзерге вакытта университет үзенә 14 факультетны, А. М. Бутлеров исемендәге Химик институтны, көнчыгыш телләр институтын, тел институтын һәм шулай ук 2 филиалын (Яр Чаллы һәм Яшел Үзән) кертә. КДУда 40 белгечелек һәм 7 юнәлеш буенча ел саен 16 000 студент һәм 615 аспирант укый. Педагоглар саны 1137 кеше, шуларның арасында 208 профессор һәм фән докторлары, 585 доцент һәм фән кандидатлары.

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[18] 1932 елның 5 мартында Авыр сәнәгате халык комиссарлыгы караы белән Казан университетының аэродинамика факультеты нигезендә оештырылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университетына үзгәртеп корылган. Университетның фәнни потенциалны 9 факультет, 58 кафедра, 57 лаборатория, 10 фәнни-техник үзәк, 3 университет ФТИ-ны кертә. Университетта якынча 15 мең укучы өйрәнә.

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — шулай ук милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[19] Ул 1897 елда Казан берләшкән сәнәгый укуханәсе буларк ачылган. 1919 елда Казан политехника университетына үзгәртеп корылган. 1930 елда КПУ химия факультеты нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

Шәһәрдә туган шәхесләр

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ