Дәрес авторы:  Татарстан Республикасы  Кама- Тамагы  муниципаль  районы  Олы Салтык гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы  Гайфуллина Дамирә Гыйлфан кызы.

   

Балалар, безнең бүгенге дәресебез гади генә дәрес түгел... Хәйрия дәресе.

Сез, “Хәйрия” сүзен ничек аңлыйсыз? Бу эшкә үзегездән өлеш кертергә өлгердегезме әле?

( Фикерләр тыңлана)

Бүгенге әңгәмәбез Хәйрия эшен моннан берничә дистә еллар элек үк башлаган олы йөрәкле кеше-Әсхәт Галимҗанов турында булыр. Бу исемне, балалар ,сез ишетеп яки газета-журналлардан укып беләсезме? (Фикерләр тыңлана)

Аның игелекле эшләре турында сәгатьләр,хәтта көннәр буена да сөйләп булыр иде. Төрле балалар йортларына, төрле фондларга барлыгы 68 машина

бүләк итүче игелекле җан ул!

Хәер, әйдәгез,балалар, бөтенесен дә эзлекле рәвештә сөйләшик.

Әсхәт Галимҗанов 1936 елда Апас районы Болын Балыкчы авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 5 яшь була.

Тормыш авыр, ашарга-эчәргә юк диярлек, үләннәр белән тукланалар.

Бервакыт кечкенә Әсхәт күрше авылга ашарга сорарга, дөресрәге теләнергә китә.Ләкин,тамагы ач баланың хәле буламыни, хәле китеп ,ул юлда егыла. Күзен ачып җибәрсә, үзенә таба иелгән таныш булмаган йөзне күрә.

Бу абзый аңа бер кисәк ипи тоттыра. Әсгать абый йөрәгенә уелып калган бу вакыйганы искә төшереп : “ Ул абзыйның йөзен хәтердә калдырмасам да, ул биргән ипине бернинди тәмле-томлыга да алыштырмыйм, ул миңа ипи генә түгел, ә тормыш бүләк итте.Мин хәзер шушы бурычымны гына үтим”,- дип сөйли торган була. Үсә-үсә Әсхәт үз-үзенә: “ Эшли башлагач, бер генә бала да ач булмаслык итеп акча эшләр идем ,”- дип сүз бирә.

Аңа 8 генә класс укырга туры килә. 4 ел Армия сафларында хезмәт иткәч,

Болын Балыкчы егете Казанга килеп,милициягә эшкә урнаша. Ләкин,ул анда озак эшләми. Шулай берничә эшкә урнашып карый ,тик берсенә дә күңеле ятып бетми. Химкомбинатта каравылчы булып эшли башлый. Акча аз, тормышны алып барырга кирәк, тормыш иптәше Роза –инвалид, ике кечкенә бала-улы һәм кызы бар. Җитмәсә, сәламәтлеге буенча врачлар аңа химкомбинатта эшләмәскә кушалар.

Шул вакытта ул күңеленнән үзенең сәләтләрен барлый. Тик күңелсезе шул: белем юк, профессия юк. Бердәнбер нәрсә- ул хайваннар ярата. Һәм аның башына “ Мин хайваннар яратам икән, алар да миңа булышсыннар”-дигән уй килә. Озак та үтми ул этләр сатып ала,аларны өйрәтә башлый.

Аның өйрәткән этләрен милиционерлар чират торып алып китәләр.

Шушы үзе өйрәткән этләре ярдәмендә ул базарга эшкә дә урнашып кала.

Аңа карбызларны каравылларга кушаләр.Көннәр салкынайта башлагач, карбыз сатучылар аннан карбызларны күчерергә үтенәләр. Әсхәт транспорт юк дип тормый, үзе ясаган кечкенә арбага этен җигеп,карбызларны тиешле урынга күчереп бетерә.Ул чорда базар территориясенә машиналар керергә ярамый торган була. Ул мондый “базар транспортының” эше уңачак ,-дип уйлап, ат алырга дигән карарга килә.

Аңа “Орлик” исемле ат бирәләр. Әсхәт ташландык бер җиргә ат өчен сарай эшләп куя. Аты белән кибеткә товар ташый башлый ,ә эштән соң базардагы ризык калдыкларын, эчергән,бозылган җиләк-җимешләрне чүплеккә чыгара башлый. Бервакыт аның башына “Нигә бу ризыкларны чүплеккә ташлыйм соң әле, дуңгызлар ашар иде бит”,- дигән уй килә.

Ат сарае белән янәшә тагын сарай эшли дә, дуңгызлар сатып ала. Чүплектәге икмәк,азык-төлек калдыкларын җыеп кайтып кайната, хайваннары бик тиз үсә башлый.

Итне урнаштыру максатыннан, базарда сатып карый. “Бөтен базар миннән көлә иде, юньләп сата белми идем,яртысын арзан бәягә сатсам,яртысын бушлай биреп җибәрә идем”,- дип көлеп искә ала ул.

Аңа симертер өчен үгезләр алырга,итне комбинатка тапшырырга киңәш итәләр.Ул шулай эшли дә, килешү буенча колхозлардан алган үгезләр саны бер елны 73 кә,ә дуңгызлар 64 башка җитә.Хайваннарны симертеп, ит комбинатына тапшыра башлый. Бу эштә аңа бертуган энесе Тәлгать һәм улы Радик булыша. Әсхәт абыйның бер ел эчендә тапшырган терлекләр саны хәтта колхозныкыннан күбрәк була. Аның бер сәер гадәте була: акчаларын ул эмальле табакта  саклый . Бервакыт эштән кайткач, табактагы акчаларны күреп, “ Бу акчаларны тик яткырганчы ,балалар йортына бирергә кирәк,”-дигән карарга килә. Шуннан бирле ул хайваннардан алынган табыш-акчаны ятим,инвалид балалар йортларына күчерә башлый.

-Хатыгыз каршы түгел идеме соң ?,- дип сорагач,

-Юк, без бөтен эшне килешеп эшлибез, хатынымның әнисе дә бу эшебезне хуплады,чөнки ул балалар йортының нәрсә икәнен белә, үзе дә балалар йортында үскән,- дип җавап бирә Әсхәт Галимҗанов.

Менә шуннан бирле ул Хәйрия эшендә. Казанның бер балалар йортына гына да 40 мең акча күчерә. Әйтеп үткәнемчә, 71 машина бүләк итә.

Аның изгелеге турында бөтен ил була! Ул балаларны яклауга үз-үзен аямыйча тырышлык күрсәткән кешеләргә бирелә торган Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты. Аңа бу медаль 1990 елда бирелә,ә медаль үзе 1987 елда булдырыла. Беренчеләрдән булып Альберт Б. Сэбинга (АКШ) балалар полиомиелитына каршы дару уйлап тапканы өчен бирелә. Мондый бүләк ияләре дөньяда да 15 кенә.

Күпләр аны аңлый алмый . Ничек инде чит кешеләр өчен шулай тир түгәргә.Кеше акчаны үзе тотарга тиеш! Ә ул бар тапкан акчасын кешеләргә өләшә.Юләрләр дип санаучылар да бар бу гаиләне.

“Сезгә моннан файда бармы соң?”,- дип сораучыларга ул: “Миңа булмаса,балаларга файдасы күп “,- дип җавап бирә. Әле менә күптән түгел генә Саба,Питрәч, Тәтеш районындагы балалар йортларына төсле телевизорлар бүләк иткән.

Әсхәт абыйга бүгенгесе көндә 70 яшьтән артык. Ул инде хайваннар тотмый.

Төп булышчылары булган улы Радик белән энесе Тәлгать бу дөньядан иртәрәк китеп барганнар, киңәшчесе- Роза да юк.

Аның хәзер төп булышчылары- кызы белән кияве. Базар янындагы ташландык бер җирне чистартып, йөк машиналлары өчен туктау урыны

эшләгәннәр, яшелчәләрне аралау эшендә эшлиләр.

Киявеннән :“Сезнең тараткан акчаларыгыз кызганыч түгелме, әллә нинди “Мерседес” машиналарын алыр идегез”,-дип сорагач, ул “Безгә “Уазик”та да рәхәт, бәхет акчада гына түгел бит! “ ,-дип җавпны кыска тота.

2006 нчы елның 3 нче ноябрендә Әсхәт Галимҗанов президентыбыз тарафыннан “ Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.

Әсхәт абыйның яшәү урыны-ике катлы, инде искереп беткән агач йорт.

Суны ишек алдыннан ташый. Мохтаҗларга карата изгелеге белән илгә танылган бу кеше инде күптән яңа йортлардан әллә ничә бүлмәле фатир сатып ала алган булыр иде. Тик аны яңа фатир да,матди байлык та кызыксындырмый. Артык тыйнак шартларда яшәп ята заманның бөек альтруисты. (Альтруист - латин сүзе, башкалар турында эчкерсез кайгыртучы дигәнне аңлата.)

Ә менә үзенең туган авылы Болын Балыкчыда ике яңа йорт ,берсе -балалар яслесе, икенчесе -картлар йортын төзеткән.

Гүзәл җанлы,эчкерсез шәхес, Хәйрия елын инде күптән башлап җибәргән һәм шушы изге эшне даими рәвештә башкарып килүче Әсхәт Галимҗановны

зур хәрефләр белән чын КЕШЕ дип атый алабыз. Аның кебек олы җанлы кешеләрнең үзләре исән чакта кадерләрен генә белергә кирәк.

Әсхәт абыйның да күңеле яраланган вакытлары була икән шул.

Шулай бервакыт бөерләре авыртып , больницага эләгә, ашыгыч операция кирәк була. Операция бүлмәсенә алып барырга җыенганда шәфкать туташы аннан : «Бабай ,синең акчаң бармы соң? “,-дип сорый. Әсхәт абый башта аңламый тора, “Ни өчен?”,- ди. “Операция өчен түләргә “,-дип җавап бирә.Бу вакытта янәшшә басып торучы баш врач бу сүзләрне ишетмәмешкә салыша. Ә бит 1-2 ай элек кенә Әсхәт абый шушы баш врачка микроавтобусның ачкычын тапшырган була.Үпкәләүдән аның кан басымы төшә. “Тән ярасы  

төзәлсә дә, җан ярасы кала” дигән дөрес сүз бар бит. Әсхәт абый кебек олы җанлы кешеләрнең беркайчан да җаннары яраланмасын иде. Алар -зур хөрмәткә лаек!

Улы вафат булгач, Әсхәт абый Чистай балалар йортын тәмамлаучы ике егет:Альберт белән Рөстәмне тәрбиягә ала, аларга зур тормышка аяк басарга ярдәм итә.

Тирә -ягыбыздагы ятим балалар, караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, авыр хәлләргә очраган кешеләргә ярдәм итү- Әсхәт абыйның тормыш девизы инде ул. Еш кына ул кулына гармунын ала һәм чәчләренә ак төшкән башын кыңгыр салып ,моңлы итеп,бөтен күңелен биреп уйнап җибәрә.

Өй эченә таралган татар моңнары тәэсирендә озак һәм тыныч кына яшәсен иде әле татарның алтын йөрәкле кешесе. Гомере булып, сәламәтлеге булса, бик күпләргә ярдәм кулы сузар әле ул.

2008 нче елның августында Казанның 100 еллыгы паркында Әсхәт Галимҗановка һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачыласын белгәч, Әсхәт абый башта ризасызлык белдерә. Шул акчаны ятим балаларга бүлеп бирсәк әйбәт булыр иде,ди. Тик Президентыбыз Минтимер Шәрипович башка фикердә була. “Безгә барыбызга да үрнәк алырлык кеше бар. Ул -Әсхәт Галимҗанов. Аның исемен мәңгеләштерү кирәк”,ди .

Менә шундый кеше инде ул Әсхәт абый Галимҗанов

Укучылар, минем сезгә сорау бирәсем һәм фикерләрегезне ишетәсем килә

Шушы сөйләгәннәрдән соң сездә Галимҗанов турында нинди тәэсирләр калды? Сез, Әсхәт Галимҗановның оныгы булсагыз, аның бу гамәлләрен хуплар идегезме?

(Фикерләр тыңлана)

Ә хәзер шундый эш: Әсхәт Галимҗанов турында, аңа булган рәхмәт сүзләрегезне, теләкләрегезне шигырь юлларына салып карагыз әле.

1 укучы:

Рәхмәт сезгә, Әсхәт абый,

Киң күңелле.олы җанлы сез.

Ятимнәрне сөендереп,

Бик күпләргә ярдәм итәсез.

2 укучы:

“Хәйрия” сүзе Сезнең өчен

Иң беренче- олы төшенчә.

Авырмыйча, сау- сәламәт булып,

Яшәгез, Сез, яшә йөзгәчә

2 укучы:

Бер минут та эшсез торалмыйча,

Сез һаман да әле хезмәттә.

Кешеләрнең ихтирамын тоеп,

Озак яшәгез Сез хөрмәттә .

4 укучы :

Кулыгызга гармун алып,

Моңлы итеп көйләр сузасыз.

Мохтаҗларга ярдәм итеп,

Тормыш юлын матур узасыз.

Ә хәзер ,укучылар , сезгә киләсе тәрбия сәгатенә эш бирәсем килә.

“Әсхәт абыйның тормышы – матур Күпләр өчен үрнәк булырлык...” дигән темага кечкенә генә инша язып килегез әле.

                                                                           

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ