Kazan Kekin Building 08-2016.jpg
Шәһәр Казан
Координатлар 55°47′38″ т. к. 49°07′43″ кч. о.HGЯO
Лаихә авторы Генрих Руш
Төзелеш 19031905 еллар
Кекин йорты Commons-logo.svg Викиҗыентыкта
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610053006

Кекин йорты — Казанның истәлекле урыннарының берсе. Горький һәм Галактионов урамнары арасында урнашкан. 1903—1905 елларда сәүдәгәр-миллионер Леонид Кекин заказы буенча сәләтле мигъмар Генрих Руш тарафыннан төзелгән.

Бинаның мигъмари стиле эклектик. Бу модерн стильлы модерн, мавритан үрнәкләре дә бар.

Октәбер инкыйлабына кадәр Кекин йорты табышлы йорт булып торган, ягъни фатирлар яллауга тапшырылганнар. Шуның өстенә, 1910—1914 елларда биредә шәхси һимназия, Педагогик җәмгыятенең һимназиясе, хәзерләү укуханәсе, Казан элемтә юллары округы идарәсе, китапханә, типография, китаплар кибете, һ.б. оешмалар ураншканнар.

Октәбер инкыйлабыннан соң Кекин йорты миллиләштерелгән, әмма кулланыш сыйфаты кискен үзгәрмәде — түбән катларда төрле вакытларда Казан хәрби комиссариаты, су транспортының район идарәсе (рупвод), Горький тимер юлының ватандашлар корылмалары дистанциясе, ашханә, һ.б. совет оешмалары урнашкан; югары катларда исә торак булганнар.

ХХ гасырның азагында бина искереп беткән, 1998 елдан ул җылытылмаган, идән асты да еш кына су белән тулган. Соңгы яшәүчеләр искергән торакны бетерү программасы буенча 2001 елда күчереп урнаштырылганнар.

2005 елда бина капиталь рәвештә яңадан торгызылган.

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ