Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районы  Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “Өчиле төп гомуми белем мәктәбе”, Зиятова Дилбәр Хәлиловна, Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Кереш өлеш 
“Кoръән”не Аллаһы Тәгалә кешелеккә VII гасырда иңдерә. “Кoръән”нең кабатланмас сәнгать стиле һәм анда чагылган Бөек акыл , тирән мораль - әхлак хөкемнәре, иҗтимагый-сәяси-дини кануннар, уникаль фәнни феноменнар, бүгенге көндә дә безнең акыл ирешмәслек яшерен белемнәр һәм колоссаль текстта нинди дә булса фикер каршылыклары булмау – болар барысы да бу изге китапның Аллаһы Тәгалә сүзләре икәнен раслый. “Кoръән”дә яшеренгән фәнни феноменнар турында әле XX-XI гасырда гына фән-техника үсешенең прогрессы нәтиҗәсендә, галимнәр зур ачышлар ясый башлагач кына, билгеле булды. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына VII гасырда ук “Кoръән”дә җиткергән кайбер белемнәрнең сере галимнәр ясаган ачышлар саен аңлашыла бара. Әле “Кoръән”нең ачыласы серләре күпмедер... 
“Кoръән”дәге фәнни феноменнарының кайберләрен сезнең хөкемгә тәкъдим итәбез. 

Галәмнең барлыкка килүе 
Әле ХХ гасырда да без яшәгән Галәм статик структуралы, дигән фикер яшәгән. Ягъни, Галәмнең башы һәм ахыры юк, имеш, ул һәрвакыт булган һәм булачак. Бу фикер фән дөньясында бик озак, астрономия фәненең бөтен нигезләрен җимереп яңа теория барлыкка килгәнче яшәгән. Бу теориянең исеме – “Биг Бэнг” – “Зур шартлау” теориясе. Бу теория буенча Галәм бер моментта юктан бар булган, колоссаль зурлыктагы шартлаудан барлыкка килгән. “Зур шартлау”ның иң беренче мизгелендә Галәмнең бөтен материаль субстанциясе бер ноктада тупланган булган. Ягъни, әле барлыкка килмәгән Җир планетасы һәм башка күк җисемнәре колосаль күләмдәге тыгызлыкка ия булган инә очыннан да кечкенә бер нокта эчендә була. Бер мизгелдә бу нокта шартлый һәм бик зур тизлек белән төрле якларга чәчелә. 
Шулай итеп, Галәм моннан 
-15 миллиард ел элек; 
- нуль вакытта; 
-зур тыгызлыкка һәм температурага ия булган нокта шартлаудан барлыкка килгән. 
“Зур шартлау”га кадәр, пространствода материя дип аталырлык бер генә субстанция дә булмаган. “Зур шартлау”га кадәрге мохит – “ юклык” (“ небытие”) дип атала. Бу мохитта матдә дә, энергия дә, вакыт та булмаган. ”Зур шартлау” вакытында Галәм һәм Галәмнең асылын тәшкил итүче матдә, энергия һәм вакыт бер мизгелдә һәм зур тизлек белән барлыкка килгән. 
Фән дөньясында ХХ гасырда гына билгеле булган бу хакыйкать моннан XIV гасыр элек “Коръән”дә кешелеккә җиткерелгән булган. 
Ул күкләрне вә Җирне юктан бар итте. (“Коръән”, 6:101) 

Галәмнең киңәюе 
Изге китапта Галәмнең бертуктаусыз киңәюе турында да әйтелә. Бу ачышны кешеләр 1929 нчы елда гына ясыйлар әле. 
Америка астрономы Эдвин Хабл бик көчле телескоптан гаҗәеп күренешне күзәткән һәм йолдызлар һәм галактикаларның бер-берсеннән бертуктаусыз ерагаюын күргән. Бу ачыш бөтен фән дөньясында зур борылыш ясый. Әгәр күк җисемнәре бертуктаусыз бер- берсеннән ерагаялар икән, бу Галәм дә бертуктаусыз киңәя, дигәнне аңлата. 
Димәк, “Зур шартлау”дан соң хәзергә кадәр Галәм бертуктаусыз киңәйгән һәм киңәюен дәвам итә. Галәмнең киңәюен галимнәр кабаручы шар белән чагыштыралар. Шарга нокталар куеп чыгып, аны кабарта башласаң, нокталар бер-берсеннән ерагая. Бу күк җисемнәренең дә бер-берсеннән ерагаюын, ягъни, Галәмнең киңәюен күрсәтә. Мәсәлән, безнең Җир планетасы һәм ул урнашкан Кояш системасы ел саен үзе урнашкан урыннан 500 млн км. еракка китә. 
Галәмнең киңәюе турында “Коръән”дә VII гасырда ук әйтелгән булган. 
Һәм без күкне куәтебез белән төзедек, һәм хакыйкатьтә без киңәйтүчебез. ( “Коръән”, 51:47) 

Күк җисемнәренең орбиталары 
Галәм Галактикалардан тора. Галәмдә 200 млрд тирәсе Галактика бар. Без “Киек каз юлы” Галактикасында яшибез. 
Галактика йолдызлардан һәм йолдыз системаларыннан тора; һәр Галактикада 200 миллиардлап йолдыз бар. Без Кояш йолдыз системасында. 
Йолдыз системалары составында планеталар була. Без Җир планетасында яшибез. 
Планеталарның иярченнәре була. Мәсәлән, Юпитерның 67 иярчене бар. Җирнең иярчене бер, ул – Ай. 
Күк җисемнәренең барысы да инде миллион еллар буе төгәл орбита буенча хәрәкәт итә. Күк җисемнәренең “юллары” булу турында “Коръән”дә әйтелә: 
“Төрле юллар белән (тугымнары буйлап ) хәрәкәт итүче җисемнәре булган Күк исеме белән әйтәмен ...”. (“Коръән”, 51:7) 
Алар тәртип белән, башка күк җисемнәре белән, үзләренең йөрешләрен яраклаштырып хәрәкәт итәләр. Йолдызлар, планеталар һәм аларның иярченнәре үз күчәрләрендә һәм үзләре составына кергән күк җисеме белән бергә әйләнәләр. Алар, әйтерсең лә, гармония һәм тәртип белән генә эшләүче колоссаль завод механизмнары. Галәмдәге миллиардлаган күк җисемнәре бер-берсе белән бәрелешми, һәм аларның хәрәкәт итү юллары үзара кисешми. Күк җисемнәренең хәрәкәт итү орбиталары бервакытта да үзгәрми. Аларның 1 миллиметрга гына читкә тайпылуы космик тәртипнең бозылуына һәм бөтен системаның һәлакәтенә китерәчәк. Мәсәлән, Җир Кояшка чәч калынлыгы кадәр генә якынайса, без янып, ә ерагайса, туңып үләр идек. 
Әлеге фактлар ХХ гасырда гына астрономия фәненең прогрессы һәм күк сферасын күзәтү чараларының камилләшүе нәтиҗәсендә генә билгеле булды. 
“Коръән”дә мондый юллар бар: 
“Аллаһ төнне, көнне, Кояшны, Айны ясады. Аларның һәрберсе үз әйләнәсе тирәсендә Күк йөзе буйлап йөзеп –очып йөрергә тәртип ителде”. (“Коръән”, 21:33). 
Кояш юлы турында хәзер менә нәрсәләр билгеле : астрономнар исәпләп чыгарган буенча, Кояш Солер Атакс дип аталган орбита буенча Вега йолдызлыгына таба 720 мең км /сәгатькә тигез булган колоссаль тизлек белән хәрәкәт итә! 
“Корьән”дә бу турыда болай диелгән: 
“Кояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы, үзенең юлында йөреп торадыр. Кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәр нәрсәне белүче Аллаһ әмере иләдер”. ("Коръән”, 36:38). 

Тимердә яшеренгән сер 
“Коръән”дә бер химик элемент аеруча телгә алына. Бу – тимер. 
“... һәм без тимерне дә иңдердек. Анда кешеләргә зур начарлык та, файда да бар”. (“Коръән”, 57:25). 
Аятьтә әйтелгән “иңдердек” сүзен “ күктән төшердек”, дип аңларга була. Бу аятьтә гаҗәеп фәнни феномен яшеренгән. Хәзерге заман геология һәм астрономия ачышлары да Җирдәге тимер рудасының космостан төшерелүен исбатлый. 
Җиргә төшерелгән тимер ерак Галәмдә урнашкан гигант йолдызларда барлыкка килгән. Һәм ул Җиргә генә түгел, ә Җир урнашкан Кояш системасына да космостан төшерелгән. Чөнки Кояшның температурасы тимер барлыкка килү өчен яраклы түгел. Химик элемент буларак тимер, бик югары темпертурада, әллә ничә 100 миллион градуста, Кояштан әллә ничә тапкыр зуррак йолдыз төшендә генә була ала. Бу гигант йолдызларның эчендә тимер массасы критик массага әйләнгәч, йолдыз үзендә бу йөкне тотып тора алмый, һәм тимер массасы йолдызны тутырып, шартлау барлыкка китерә. 
Мондый шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм тимердән торган метеоритлар космик пространствода чәчеләләр һәм, Җирнең тарту көченә эләгеп, аның өстенә килеп төшәләр. Димәк, тимер Җирнең үзендә барлыкка килмәгән, бәлки аңа космостан төшерелгән. 
Барыбызга да аңлашылганча, “Коръән” җиргә иңдерелгән VII гасырда мондый фәнни ачышларны ясап булмаган, бу мәгълүматны барлык нәрсәне дә белүче Аллаһы Тәгалә генә “Корьән” аша кешеләргә җиткергән. 

Яңгыр күләме 
Метеорологлар исәпләгәнчә, Җирдән секунд саен 16 млн тонна су парга әйләнә. Елга аның күләме 505 трлн тоннага җитә. Иң гаҗәпләндергәне шул: ел саен Җир өстенә явучы яңгырның да күләме шул кадәр икән. Ягъни, ел саен 505 трлн тонна су парга әйләнә һәм 505 трлн тонна ява. Димәк, табигатьтә бертуктаусыз тигез күләмдә, төгәл билгеләнгән пропорцияләрдә су әйләнеше бара. 
Яуган һәм парга әйләнгән суның гаҗәеп тигезлеге турында галимнәр әле соңгы елларда гына белделәр. Ә “Коръән”дә бу турыда 14 гасыр элек кешелеккә хәбәр ителгән булган. 
“Кирәгенчә генә Күктән яңгыр яудырган -Аллаһтыр.” ("Коръән”, 43:11) 

Таулар функциясе 
Җир планетасы, Галәмдәге башка космик җисемнәр кебек, бик зур тизлек белән хәрәкәт итә. Бу вакытта мантия өстендә ятучы җир кабыгы хәрәкәтләнеп, тереклекккә зыян килмәсен өчен, таулар ныклык саклаучы ролен үтиләр. Бу турыда “Коръән”дә дә әйтелә: 
“Дәхи Без Җир өстендә басып торган тауларны кыйлдык, аның белән Җир селкенмәсен өчен...” (“Коръән”, 21:31). 
ХХ гасыр башына кадәр геологлар тауларны җирдән өскә таба гына калкып тора, дип уйлаганннар. ХХ гасырда тауларның бик мөһим үзенчәлеге ачылган. Таулар өскә генә калкып тормыйлар, ә аларның җиргә шактый тирән кергән “тамырлары” да була икән. Тауның аскы өлеше өскә калкып торган өлешеннән 10-15 тапкыр озынрак була. Мәсәлән, дөньяда иң биек тау - Эверест. Эверестның жирдән өскә таба чыккан өлеше якынча 9 км булса, тауның “тамырлары” тирәнгә 125 км кереп тора! 
Белгәнебезчә, җир кабыгы тоташ түгел. Ул аерым плиталардан тора. Тауның “тамырлары” җир кабыгын тәшкил итүче плиталар бәрелешкәндә барлыкка килә. Мондый плиталар бәрелешкәндә, ныграк плита икенчесе астында кала, ә өскә чыккан плита, әкренләп җыерчыклар ясап, калкулыклар һәм таулар барлыкка китерә. Астагы плита җир астына таба батуын дәвам итә һәм тау “тамырлары” булган тирән тармаклар ясауга китерә. Шулай итеп, җирнең өске өлешендә тау массивлары ясалганда, җир астында да аска караган массивлар барлыкка килә. 
Тауларның мондый үзлекләренә карап, аларны җир плиталарын нык тотып торучы кадакларга ошатып була, әйтерсеңлә бу кадаклар такталар җир плиталарын нык итеп беркеткән. 
“Дәхи селкенмәсен өчен, тауларны Җиргә кадак кылмадыммы?” (“Коръән”, 78:7). 

Атмосфера катламнары һәм аларның функцияләре 
Атмосфераның 7 катламнан торуын галимнәр соңгы вакытта гына исбатладылар. Бу турыда “Корьән”дә 14 гасыр элек үк җиткерелгән: 
Моннан соң Ул күккә кереште, ул исә төтен иде... һәм ул ике көндә алардан җиде кат күк төзеп тәмамлады, һәр күккә үзенең әмерен вәхи итте. (“Коръән, 41:11-12) 
“Коръән”дә Бөек Барлыкка китерүченең атмосфераның Һәр катламына ниндидер функция беркетүе турында да әйтелә. Чыннан да, атмосфера катламнары Җирдәге тормыш өчен әһәмиятле функцияләр башкаралар. 
Атмосфераның иң аскы катлавында - без тереклек итә торган тропосферада - тормыш өчен бик кирәк булган су әйләнеше бара, ягъни, Җирдән күтәрелгән су парлары болытларга әйләнә һәм кире җир өстенә яңгыр булып ява. 
Стропосфера катламындагы озон космостан килүче зарарлы ультра-шәмәхә нурларны, радиацияне тоткарлый һәм тереклекне алардан саклый. 
Ионосфера Җирдән килүче барлык радио һәм теле дулкыннарның, мобиль телефон сигналларының атмосферадан чыгып китүен тоткарлый. Ул, спутник шикелле, аларны җир өслегенең төрле өлешләренә тарата һәм шулай итеп бик еракларга трансляцияләнүен тәэмин итә. 
Магнитосфера катлавы Кояштан һәм башка йолдызлардан килүче радиоактив матдәләрне кире кайтара, Җиргә уздырмый. Магнитосфера Җирне метеоритлардан да саклый. Дөрес, метеоритлар Җиргә еш төшәләр, ләкин Җиргә якынлашкан метеоритлар, атмосфераның өске катлавында янып, үзләренең күп массаларын югалталар, бик кечкенә размерлы булып калалар. Шулай итеп, Җиргә янаучы куркыныч булмыйча кала. 
Атмосфераның саклау функцияләре моның белән генә бетми әле. Ул Җирне космостан килүче -270 С салкыннан саклый. 
Атмосфераның Җирне саклау функциясе турында “Коръән”дә болай диелә : 
Без күкне түшәдек мәхкәм сакланмыш түбә итеп... (“Коръән”, 21:32). 

Балчыктан барлыкка китерү 
Кеше тәне – гаҗәеп проект. Аны өйрәнүче галимнәр иң яңа техногик приборлар кулланып, искитәрлек ачышлар ясыйлар: шуларның берсе - кеше организмы тукымасының төзелеше. Анда 26 элемент бар. Шуларның алтысы иң күп күләмдә: углерод, водород, кислород, азот, фосфор, күкерт. 
Танылган рус галиме В. Вернадский 20 нче гасыр башында балчыкның составын өйрәнгәндә, аның бик кызыклы сыйфатларын ача. Балчык составында кеше организмында булган барлык макро - һәм микроэлементлар бар икән бит. Ә иң мөһиме, алар балчыкта никадәр пропорцияләрдә булсалар, кеше организмында да шуның кадәр . 
Күптән түгел Америка галимнәре сенсацион ачыш ясадылар һәм Вернадскийның сүзләрен тагы да югарырак дәрәҗәдә исбатладылар. Алар балчыкта, биологик тормышның, кеше һәм тере организмнарның күзәнәк мембраналарыннан торган, бөтен база элементлары булуын расладылар. 
Заман фәне исбатлаган фактлар тагын бер кат “Коръән”дә 14 гасыр элек язылганны раслый : 
Без кешене балчыкның сайланмасыннан яралттык...(“Коръән”, 23:12). 

Кушылмаучы диңгезләр 
1962 нче елда Аден култыгы һәм Кызыл диңгез сулары очрашучы Баб-эль- Мандеб бугазында Һинд океаны һәм Кызыл диңгез суларының үзара катнашмавы билгеле була. Атлантик океан һәм Урта диңгез сулары кушылган җирдә дә шундый тикшеренүләр үткәрәләр. Гибралтар бугазында, инде меңнәрчә еллар буе очрашучы ике су массалары үзара катнашырга, аларның тозлылык һәм тыгызлыклары бертөрле булырга тиеш кебек, Ләкин алар, кушылган урыннарының иң якын җирләрендә дә үз сыйфатларын саклыйлар, әйтерсең лә, ниндидер пәрдә аларның катнашуына комачаулый. Ике диңгез суларының кушылуына комачаулаучы физик көч “өслек тартылышы көче” дип атала, һәм ул диңгез суларының төрле тыгызлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Океанологларның ХХ гасырның соңгы чирегендә уздырган тикшеренүләре нәтиҗәсендә билгеле булган фәнни фактлар “Коръән”дә VII гасырда ук чагылыш тапкан . 
“Аллаһ берсе - татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды. Аларның арасында Аллаһның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас” (“Коръән” 55:19 - 20). 
Йомгаклау өлеше 
Узган гасырда алда әйтелгән гаҗәеп фәнни факт белән, безгә океан су асты дөньясы турында бик күп фильмнар һәм белемнәр бүләк иткән француз галиме, океанограф Жак Ив Кусто Гибралтар бугазын өйрәнгәндә очраша. Бу күренеш аны бик нык гаҗәпләндерә. Ләкин галимне тагын да ныграк гаҗәпләндергән вакыйга соңрак була. Кусто үзенең ачышы турында Ислам динен тотучы француз галиме Морис Бюкель белән уртаклаша. Бюкель аңа бу турыда 14 гасыр элек үк “Коръән”дә язылуы турында әйтә. 
Әлеге вакыйга Жак Ив Кустоның тормышында зур борылыш ясый. Чыннан да “Коръән”нән бу турыда табып укыгач, галим зур тетрәнү кичерә һәм Ислам динен кабул итә. 
Югарыда телгә алганнар, “Коръән”нең бүгенге көндә билгеле булган күп фәнни феноменнарының берничәсе генә. “Коръән” кешеләргә фәннең барлык өлкәләренә караган белемнәр алып килгән. Язмамны француз галиме Морис Бюкельнең сүзләре белән тәмамлыйм: 
“Заманави фән күзлегеннән караганда, “Коръән”нең объектив анализы фән белән аның арасында гармония барлыгын танырга мәҗбүр итә. VII гасырдагы фән дәрәҗәсен күзалласак, бүгенге фән ирешкән уңышлардан ул фәннең никадәр ерак торуын күрәсең. Ә “Коръән”дә ул казанышлар бар һәм бу әле - “Коръән” дигән могҗизаның бер сыйфаты гына.” 
Кулланылган әдәбият. 
Коръән китабы (Коръән-Кәрим аятьләренең мәгънәләренә татарча сүзгә-сүз аңлатмалар һәм гарәпчә яңгырашын хәзерге татар хәрефләренә нигезләнеп бирүче Фәрит хәзрәт Хәйдәр Сәлман). – Казан: “Раннур”, 2003. 
Коръән тәфсире. – Казан:Татар.кит.нәшр.,1996 
Коръән аятьләренең татарча мәгнәләре (Төрле галимнәрнең тәрҗемәләре һәм шәрехләреннән файдаланып матбугатка әзерләүче Мөхлисулла углы Рабит Батулла). – Казан: “Идел-Пресс”, 2011 
Божесттвенные чудеса. – Махачкала: Ихлас,2009. 
httr://www.harunyahya.ru

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ