2012 елның 10 маенда татар мәчетләрен җимерү турындагы указ кабул ителүгә 270 ел тулды. Халкыбыз тарихында алыштыргысыз зур урын алып торган, ислам диненә каршы юнәлтелгән бу һөҗүмне халкыбыз «достойно» кичерде. Ислам диненә, мәчетләргә каршы һөҗүм дәвам иткәнлеген искә алып, бу вакыйгалар хакында кайбер вакыйгаларны искә төшереп китмәкче булам.

Ул заманда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, ә аның яшәү рәвеше дә була: татар кешесенең гадәти тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салын­ганга күрә, муллаларның мәхәлләләрдә халык алдында абруе зур була, чөнки ул намаз, вәгазь уку белән бергә халык өчен кирәкле башка вазифаларны да үтәгән, казый-судья да, мөгаллим дә, хәтта табиб та булган. Шуның өстенә, рус руханилары ислам динен үзенә табигый көндәше итеп тә карый, чөнки ул чорларда мөселманнарның мәҗүсиләргә рухи яктан тәэсире нәсара диненнән көчлерәк булган дисәк тә ялгышмабыз кебек. Һәрхәлдә, рус руханилары ислам дине Россиядә артык активлашудан бик шикләнгән һәм аны булдырмас өчен вакытында кирәкле чаралар күргән.

"Мөселман муллаларында гаеп табып, аларны кызганмыйча җәзаларга, гади татарлар аларга пәйгамбәрләргә ышанган шикелле ышануны бетерү һәм мөселман санын киметү нисбәтеннән аларны Уфа һәм Казан өязләреннән сөргенгә сөрергә. Мөселман руханиларын мәчет-мәктәпләрдән алып, гарәп-фарсы телләреннән толмач итеп, халыктан аерсаң тагын да яхшырак булыр”, – дип язган ХVIII гасырның утызынчы елларында Оренбург комиссиясенең беренче җитәкчесе И.К. Кириллов.

Чукындыру кантуры, нәкъ менә шушы И.К. Кириллов тәкъдимнәре буенча эш йөртеп, мөселманнарның көчләп чукындыру сәясәтенә каршылыкны юкка чыгару нияте белән, рухи һәм мәдәни үзәк булган мәчетләрне җимерүдән башлый. Миссионерлар фикеренчә, мәчетләрне җимерү мөселман руханиларын юкка чыгаруга тиң булачак. Ислам диненең терәге булган руханилар юкка чыккач, дин дә югала, татар халкы динсез кала, правосла­вие динен чиксез таратырга киң мөмкинлекләр ачыла. Рус тарихчыла­рыннан Н.Фирсов муллаларның татар җәмгыятендә ролен болай итеп күрсәткән: "Бу мәмләкәттә ислам диненең куәте, аның халык арасында таралуы муллаларның тәэсиреннән килеп чыкканлыгы, ә алардагы тәэсир көченең, гыйбадәт урыны гына булып калмыйча, вәгазь һәм тәрбия урыны да бул­ган мәчетләр ярдәме белән саклануы аңлашылганга, мәмләкәттә исламның бу таянычын какшату кирәк иде".

Әлбәттә, миссионерларның бу кабахәт фикере юк җирдә генә тумаган. Явыз Иван, Казанны яулап алгач та, шәһәрдә булган барлык мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәү салырга әмер бирә. Рус елъязмалары бу вәхшилекне болай дип теркәп куйганнар (русча бирәбез): "Божию мило­стию и православного царя Ивана Васильевича великою верою по его жела­нию сердечному прадеде ему господь бог безбожных татар казанских и бесерменскую их веру благочестивый их государь разори, и мизгиты (т. е. ме­чети. – Ф.И.) их розсыпа и попра, и мрачныя их места своим благочестием про­свети и божии церкви воздвигнув и православие устрои и архиепископию и многие священства по церкви учини". Казанның берничә урынына Мөдһеш Иван үз кулы белән тәреләр хач утыртып, биредә чиркәүләр төзергә боера. Башкаланың үзәге Кремльдә Россия патшасы күрсәткән урында төзелгән Благове­щение соборы бүген дә эшли.

Классик тарихчыбыз, оригинал фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, "Өлкәне басып алган­нан һәм тырнакларын батырганнан соң, руслар мәчетләрне, мәктәп һәм мәдрәсәләрне ваттылар, җимерделәр, Изге Коръән һәм башка китапларны яндыр­дылар. Язулы кәгазь һәм дәфтәрләрдән берсе дә калмады. Казан шәһәре алынганнан соң руслар бөтен авылларда йөреп байлыкны басып алды­лар, мәктәп-мәчетләрне яндырдылар, бик күп мөселманнарны чукындырды­лар. Керәшен нугае, мәкрүһ дип йөри торган халыкларның күбесе – шул вакыттагы чукындырылган халыклар... Казан хөкүмәте бетү белән... гыйлем әһелләре Кавказга һәм Төркестанга качты. Кайбер авылларда кечкенә генә һәм күбесе яшерен рәвештә гыйбадәтханәләр ачылды, муллалар барлыкка килде. Абыз ага дип йөртелә торган бу муллалар ир һәм кыз бала­ларны үз өйләренә җыеп иман һәм намаз да өйрәтәләр иде".

XX гасыр башында яшәгән рус тарихчысы Н.А. Спасский язула­рына караганда, хан сараенда җимерелгән дүрт мәчет урынына Благовещение соборы төзелә. Явыз Иван әмере буенча Кремльдә җимерелгән мәчет урынына изге Киприан һәм Иустин чиркәве салына. Кол Шәриф мәчете урынына Спас-Преображен­ское монастыре төзелә башлый. Кремльдә булган биш таш мәчетләрдән берсе генә ватылмый кала. ХVIII гасырда бу мәчетне чиркәүгә әйләндерәләр. Шушы мәчет тарихта Нурали мәчете исемендә билгеле.

Хәзер инде чыганакларга таянып татар мәчетләрен җимерү турында факт­лар китерик. Күп кенә галимнәр мәчетләрне вату 1742 елның 19 ноябрендә сенат чыгарган указ буенча тормышка ашырыла дигән фикердә торалар. Указ Казан, Себер, Әстерхан, Воронеж губерналарында рөхсәтсез төзелгән мәчетләрне җимереп ташларга һәм яңаларын төзмәскә боера. Бу фәрман буенча, мөселманнар яшәгән авылларда бер генә керәшен булса да, мәчетләр җимертелергә тиеш була.

Ә чынбарлыкта татар авылларында мәчетләрне җимерү ярты ел алдан, си­нод тарафыннан шул ук елның 10 маенда кабул ителгән указ нигезендә баш­лана. Мәчетләрнең язмышын Казан епискобы Лука Канашевич үзе генә хәл иткәнлектән, мәчетләрне саклап калу мөмкинлеге бөтенләй диярлек юкка чыга. Бу хакта Казан епискобы үзенең һәрбер приходына махсус указ юллый: "Ни­где вновь мечетей не было и построенные за запретительными указами ме­чети, где еще не разобраны б были, а так же о возобновлении вновь мечетей с со­гласия от него быть уже не следует". Башка епархия җитәкчеләре дә нәкъ Лука атакай шикелле эш итеп, мәчетләрне җимерүне оештыралар.

Шушы указларны алу белән татар авылларында мәчетләрне, мәдрәсәләрне җимерү, рәхимсез вату башлана. Татар авылларына нур биреп торган мәчетләрне, рухи вә мәгърифәт үзәкләрен җимерү шаукымы табигать афәте сыман үтә, әмма моңа табигать түгел, ә исламны күрәлмау сәбәп була. Бик аз вакыт – бары тик 1742–1743 елларда Казанда һәм өяздә 536 мәчетнең – 418 е, Себер губернасындагы Тубылда, Тарада һәм башка өязләрдә 133 мәчетнең – 98 е, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 29 ы ватыла. Мәчетләрне җимерү вакыты – бер ел! Татарча язма җыентыкта бу афәт болай тасвирлана: "Мең дә ети йөз дә кырык өчтә мәсҗидләр бозылды, аз калды. Ат елы ирде, Пётр кызы Елизавет шаһ ирде. Соң кири ясамага улук әмер итте. Алаһының әмере илән".

Биредә китерелгән саннар хакында аерым аңлатма биреп китү зарур дип уй­лыйбыз. Моңа кадәр басылган тарихи хезмәтләрдә 418 җимерелгән мәчетләр саны Казан губернасында җимерелгән итеп тасвирлана. Тик бу фикер дөрес түгел. Без яңа чыганакларга таянып мондый фикергә килдек: күрсәтелгән сан Казан Татар бистәсендә һәм Казан өязендә җимерелгән мәчетләргә генә карый, биредә сүз бөтен губерна турында бармый. Бу хакта Казан епискобы Лука Канашевичның 1743 елның 18 ноябрендә синодка юлла­ган белдермәсе яхшы дәлил булып тора. Бу белдермәдә сүз Казан өязе һәм Казандагы Татар бистәсе турында гына бара: документта беренче мәртәбә җимерелгән мәчетләрнең саны да атала.

Күптән түгел без Мәскәүдәге Россиянең борынгы чыганакларны саклау үзәк архивында (РГАДА) Казан өязендә һәм Казанның Татар бистәсендә җимерелгән татар мәчетләре исемлеген таптык. Бу исемлеккә сүз Казан татар бистәсендә һәм Казан өязендә булган 536 мәчетнең 418 е җимерелеп, 118 е генә калуы турында бара. Казандагы Татар бистәсендә ул вакытта 342 хуҗалык булып, анда 665 ир-ат яшәгән һәм биредә дүрт мәчет булган. Дүрт мәчетнең икесе Казан ханлыгын алганчы ук төзелү турында бистә халкы әйтүгә карама­стан, барлык мәчетләр дә җимерелә.

Ул заманда Казан өязе элекке Казан ханлыгы традициясен дәвам итеп биш юлга бүленгән булуы тарихчыларга яхшы билгеле. Бу документта да Ка­зан өязе шулай итеп күрсәтелгән. Казан өязе Галич юлы буенча – 17, Алат юлы бу­енча 91 мәчетнең барысы да ватыла, Җөри юлындагы 97 мәчетнең 96 сы, Ногай юлында 83 мәчет җимерелә, ә 52 се калдырыла; Арча юлында 127 мәчет җимерелә, 65 е сакланып кала. Ничек итеп Арча һәм Ногай юлына караган авыл­ларда мәчетләрне саклап калырга мөмкин булуын хәзергә аңлап бул­мый. Мәчетләре җимерелгән кайбер авылларны атап китик: Галич юлында Котлыбулат, Кулбаш, Чуаш авыллары; Алат юлында Ябынчы, Олы Сәрдә, Әтнә, Ташкичү, Кенәр, Куныр авыллары; Җөри юлында Арташ, Кече Кирмән, Баландыш, Иске Җөри авыллары; Ногай юлында Әлки, Ибрай, Елхо­вой, Баграҗ, Шахмай, Әлмәт авыллары; Арча юлында Түбән Симет, Сатыш, Янгул, Казиле, Югары Мәтәскә, Кырлай, Сикертән авылларында мәчетләр җимерелә, ә Югары Симет, Мәңгәр, Казанбашта – ике, Түбән Мәтәскәдә, Урта По­шалымда, Югары Корсада мәчетләр ватылмаган. Шунысы игътибарга ла­еклы – 7-8, хәтта 4 йорты гына булган авылларда да мәчетләр эшләп килгән. Казан губирна кәнселәрендә төзелгән шушы документ җимерелгән мәчетләрнең санын дөрес күрсәтә торган иң мөһим дәлил булып тора.

Кызганыч ки, соңрак бу сан ни сәбәптәндер, рәсми документларда бөтен гу­берна саны итеп күрсәтелә башлый. Ә бит биредә татарлар күп яшәгән башка өязләр күрсәтелмәгән. Һәрхәлдә, бу сан Россиядә, Идел-Урал якла­рында миссионерлар тарафыннан кылынган вәхшилекнең чын масштабын күрсәтми. Оста куллы татар-мөселманнар тарафыннан төзелеп, авылларда иман нуры таратып торган мәчетләр Россия империясенең барча төбәкләрендә дә күпләп җимерелә һәм аның саны күрсәтелгән саннарга караганда ким дигәндә 2-3 мәртәбәгә артык булырга тиеш.

Тагын шуны күрсәтеп китү кирәктер дип уйлыйбыз: мәчетләрне җимерү ис­лам динен татар халкы арасында какшатуга китерми; киресенчә, ул правосла­вие миссионерларының кылган эшләренә нәфрәт уята; ә татарлар үзләрен керәшеннәр белән бутамас өчен, башка халыклар белән танышканда үзләрен мөселман дип атый башлыйлар. Алар арасында чукынучылар саны да бик артмый, елына 100-150 тирәсе. Татарлар арасында чукынучылар саны 1748-1749 елларда гына бер меңнән артып китә.

Мәчетләрне төрле төбәкләрдә җимерү хакында берничә мисал китерәбез. Вятка епискобы Варлаам атакай Слободской өязендәге Зур авыл, Ильяс, Починошной, Чепца өязендәге Кыстым авылында булган мәчетләрне ватарга тәкъдим итә. Кызганыч ки, без бу епискобның теләге үтәлгәнме, әллә юкмы икәнлеген ачыклый алмадык. Шулай да бу авыллардагы Аллаһ йортлары җимерелгәндер дип уйлыйбыз, чөнки рус руханиларының мәчетләрне юкка чы­гару теләге вакытында тормышка ашырылган.

1753 елда Касыйм шәһәрендә Дмитрий Симонов исемле бер алпавыт элек татарлар биләмәсе булган урында җир сатып ала. Бу алпавыт җирендә таш мәчет сакланып калган була. Дмитрий Симонов мәчет материалларыннан чиркәү төзү өчен Рязань епискобы Палладийдан рөхсәт ала һәм үзенең кешеләрен мәчетне ватарга җибәрә. (Игътибар итегез: рөхсәтне мөселман мул­ласы түгел, ә православие рухание бирә!) Тик алар тиз арада таш мәчетне ва­тып бетерергә өлгерә алмыйлар. Кылынган вәхшилек турында ишеткән ка­сыйм татарлары морза Абдулла Маметов җитәкчелегендә мәчет тирәсендә жыелалар һәм ачудан мәчетне ватучыларны кыйнап та ташлыйлар, ә берсенең кулын бәйләп Касыйм кәнселәренә алып киләләр. Тик соңыннан барыбер бу мәчетне ватып, аның материалыннан руслар чиркәү төзеп куя­лар.

Нижгар губернасы Курмыш өязендәге Маклаковка авылында булган мәчет 1760 елда юкка чыгарыла. Мәчетне ватканда татар­лар каршылык күрсәтмәсен өчен авылда гаскәриләр командасы "тынычлык" саклап тора.

Төрле төбәкләрдә мәчетләрне җимерү кызган вакытта, 1742 елның сентябрендә үк Казанның Татар бистәсе мөселманнары исеменнән Сәфәр Гомәров исемле изге зат патшабикә Елизавета Петровна исеменә үтенеч юллый. Аның фикеренчә, татар бистәсендә мәчетләрне ватарга нигез юк, чөнки бистәдәге мәчетләрне вату турында указда махсус әйтелми, керәшеннәр Татар бистәсендә яшәми, рус чиркәүләре биредә юк, ә Татар бистәсе руслардан аерым урнашкан. Әлбәттә, бу үтенеч мәчет төзәргә рөхсәт алырга мөмкинчелек бирми. Киресенчә, 1742 елның 19 ноябрендә сенат кабул иткән указ шушы мөрәҗәгатькә җавап була да инде.

Татарлар хакимият органнарына җимерелгән мәчетләрне торгызу өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итеп торалар. Беренчеләрдән булып, сенатка Казан өязе Төбәк авылыннан Бакый Исмәгыйлев, Зөя өязе Олы Шырдан авылыннан Ай­туган Ураскиев, Сембер өязе Мочалы авылыннан Мәхәммәтали Мәхәммәтев, Пенза өязе Түбән Елзан авылыннан Давыт Кудашев мәчетләрне яңадан торгызу мөмкинлеген үтенәләр. 1743 елда, Казан, Зөя, Сембер өязләрендәге ясаклы татарлар миссионерлар җимергән мәчетләрне торгызу кирәклеге турында патшабикәгә шикаять язалар. Сенат: "Хәзергә кадәр мәчетләр сакланып калган булса, аларны ватарга, яңаларын төзергә рөхсәт итмәскә, татар авылларында чукынганнар арасында чукынмаганнар булса, аларны икенче авылларга күчереп утыртырга!" – дигән фәрман чыгара.

Шулай да, бу указда Казандагы Татар бистәсендә, Казан һәм башка губерна­ларда җимерелгән мәчетләр урынына, мәхәллә 200-300 кешедән торса, мәчет салырга рөхсәт бирә. Шул ук вакытта яңа мәчетләр төзүне булдыр­мау өчен хакимият татар абызларыннан һәм йөзбашларыннан махсус имзалар ала. Тик бу сенат фәрманының мәчетләр төзү рөхсәте ул елларда тор­мышка ашырыла алмый, чөнки ул вакытта татарларны дини изү шулкадәр көчле була ки, алар сенат яисә синодка мәчет төзергә рөхсәт бирегез дигән үтенечкә һәрвакыт: "Мәчетләрне җимерергә!" – дигән карарлар чыгып кына тора. Безнеңчә, указның мәчетләрне төзергә мөмкинлек биргән өлеше татарларга бөтенләй җиткерелмәгән булырга тиеш...

Казан һәм Сембер өязләреннән йомышлы морзалар һәм татарлар исеменнән Якуб Биметев 1744 елның 13 апрелендә сенаттан мәчетләр төзергә рөхсәт сорый. Бу сорауга сенат: "Сакланып калган мәчетләрне ва­тарга, яңаларын салмаска, ә мөселманнарны икенче авылларга күчерергә!" – дигән фәрман кабул итә.

Россия империясе составында булган мөселманнар арасыннан ХVIII гасыр буенча туктамыйча баскыннарга каршы баш күтәреп торган башкорт­ларга гына мәчетләр тотарга рөхсәт ителә, биредә булган мәчетләр рәсми җимерелми; шундый өстенлекләр булуга карамастан, 1744 елның 20 февралендә чыккан фәрман буенча Уфа өязендә, башкорт ягында, яңа мәчетләр төзү барыбер тыела.

Ә татар-мөселман халкы, Россия хакимияте рөхсәтен көтеп тормыйча, җимерелгән мәчетләр урынына яңа мәчетләр төзи башлый. Нәкъ шушы елларда, миссионерлар күзенә чалынмасын өчен, манарасыз мәчетләр эшләнә башлый. (Руслар аны рәсми документларда “пятивременные мечети”, ягъни биш вакыт намаз укый торган мәчет дип теркәгәннәр).

Беренчеләрдән булып Казан өязе, Ногай юлы Елтан, Агрызан, Ясаклы Көек, Зур һәм Түбән Шантала авылларында 1744 елда җимерелгән мәчетләр урынына яңалары салынган була. Казан өязе, Ногай юлы Әлки авылы йомышлы татарлары исеменнән Әнишә Барисов, сайланган (выборный) Мәкәй Мәмәев, староста Али Чапкынов 1744 елда авылларында ватылган мәчет уры­нына яңаны төзергә рөхсәт сорыйлар. Мондый хәбәрне алу белән рус миссионерлары бу төбәктә зур тикшерү ясыйлар. Тикшерү татарларның бернәрсәдән дә курыкмыйча еракта булган авылларда гына түгел, ә рус авылла­рыннан якында да рөхсәтсез мәчет төзүләре турында күрсәтә. Бу башбаш­таклыкны күргән миссионерлар тагын "мәчетләрне кичектергесез ва­тарга, яңаларны салырга рөхсәт итмәскә, ә татарларны рус һәм керәшен булма­ган авылларга күчереп утыртырга!" – дигән фәрман кабул итәләр.

Татарлар формаль юридик яктан мәчет төзү өчен рөхсәтне 1743 елда алса­лар да, бу указны тормышка ашыру өчен күп еллар хакимият белән көрәшергә туры килә. Рәсми рәвештә татар авылларында 200 хуҗалык бул­ган очракта мәчет төзергә рөхсәтне сенат 1756 елда, Батырша восстаниесе шаукымы астында гына кабул итәргә мәҗбүр була. Казандагы Татар бистәсендә мәчет төзәргә рөхсәт 1743 елда бирелсә дә, аларга Аллаһ йортын салу өчен 25 елга якын шәһәр түрәләре һәм миссионерлары белән көрәшергә туры килә.

Казанга кунакка килгән Әби патша – Екатерина-Сания генә 1767 елда Та­тар бистәләрендә таш мәчетләр салырга рөхсәт бирә. Бу хакта риваятьләрдә балай теркәлгән: "Әби патша Казанга килгәч, мөселманнарның олуг байлары Әби патша катына кереп гарызнамә биргәннәр, бистәгә таш мәчет салырга рөхсәт сорап. Вә һәм Әби патша, Казан байларының гарызын кабул итеп, таш мәчет салырга рөхсәт биргән вә һәм мәчет урынын тәгаен кылган, вә һәм мөселманнарны бик яраткан; Казанда торган мөддәтендә һәммишә (һәрвакыт, өзлексез) мөселман арасына төшеп: "Рустан җәфа күрмимсез?" – дип сорашып йөргән". (Бу вакытта инде Татар бистәсе уртасына рус чиркәве салып куелган, берничә керәшен гаиләсе мөселманнар арасына күчерелеп утыртылган, 200 бала укый торган керәшен мәктәбе ачылган). Патшабикәнең карары булуга карамастан, татарлар 1773 елда яңадан төзелгән мәчетлерне руслар җимерергә исәпли, чөнки: "Рөхсәт телдән генә әйтелгән иде", – дип яңадан шикаять язарга мәҗбүр булалар.

Чукындыру кантуры миссионерлары мәчетләрне вату, җимерү белән беррәттән Идел буендагы керәшен авылларында чиркәү һәм монастырьлар салу эшен киң җәелдереп җибәрәләр. Керәшен авылларында чиркәүләрне күп итеп төзүне архимандрит Димитрий Сеченов башлый. Башта ул авылларда 30 чиркәү төзүне сорый. Сенат фәрманы чиркәүләр керәшен авылларында гына түгел, ә чукынырга теләмәгән мөселман-татар авылларында да төзү, төзелешкә мөселман татарларны да җәлеп итү кирәклеген күрсәтә.

Лука Канашевич тәкъдиме белән чиркәү, монастырьлар нигезен салганда борынгы татар зиратларындагы каберташлар киң кулланыла. Шулай итеп халкыбызның борынгы гореф-гадәте, теле һәм мәдәнияте ядкярләре вәхшиләрчә юк ителә, чиркәүләргә күп еллар буе нык нигез булып хезмәт итә. Бу хакта бер гыйбрәтле мисалны Мәрҗани хәзрәтләре дә китерә: "Мон­нан җитмеш еллар элек Әтрәчтән биш чакрым көньяктарак урнашкан Җанбакты исемле рус авылы алпавыты шул авылга чиркәү салдырганда, нигезенә таш кирәк булгач, шундагы тигез ташларны кулай табып, мөселманнарның олылап хөрмәт иткән ташларыннан егерме-утызлабын агач чиркәүнең нигезенә куйдырган. Әтрәч авылының яше сиксәннән узып барган мөәзине түбәндәгеләрне сөйләде: "Мин бала чагымда атам белән шул авылга йо­мыш белән барганда ул ташларны төзәтеп куйганнарын карап тордым. Атам елап: "Менә, балам, безнең авылыбыздагы газизләрнең каберләре өстендәге ташларны чиркәү бусагасына куялар, – дип әйтте".

Казан һәм Воронеж губерналарында 1747 елда гына да 88 чиркәү төзелә, ә тагын 22 не төзергә кирәк дип табыла. Күпләп көчләп чукындыру чо­рында керәшен авылларында барысы 241 чиркәү казна исәбенә төзелә. Казан епархиясендә 1740 елда 669 чиркәү булса, 1745 елда алар саны 725 кә җитә. Димәк, биш елда 56 храм төзелә. Ул чорда Казан епархиясенә Арча, Лаеш, Зөя (Свияжск), Козмодемьянск, Чабаксар, Царевококшайск, Тәтеш, Сембер, Оса, Сарапул, Кукарка, Царевочансурск, Малмыж, Алабуга, Уржум, Яранск, Ветлуга, Уфа, Бөре, Самара, Оренбург, Сергиевск, Ставрополь (хәзерге Тольятти), Җаек шәһәрләре һәм өязләре кергән була.

Татар-мөселманнар, мөмкинчелектән файдаланып, җимерелгән мәчетләрне торгызу өчен зур көч һәм тырышлык куйганнар. XVIII гасырның 60-70 нче елларында ук шактый авыллар мәчетләрен төзеп, мәктәп-мәдрәсәләр эшен дә рәткә сала алганнар. Дан­лыклы рус академигы И.Лепехин шул заманда Чирмешән якларындагы та­тар авылларын карагач һәр авылда мәчет һәм мулла булуын, ә авыллар зур бул­ган очракта, аларның саны ике-өчкә җиткәнен дә күрсәтеп үтә. Бу ук хакта шулай ук Пётр Рычков язмалары да сөйли. Ул да һәрбер авылда диярлек мәчет, мәктәп булганлыгын, биредә малайлар гына түгел, кызларның да татар, гарәп теленә, Коръән серләренә өйрәнүе турында сокланып яза.

Фәйзелхак ИСЛАЕВ,

тарих фәннәре докторы,

Татарстанның Мәгарифне үстерү институты профессоры

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Чыганак: http://dumrt.ru/articles/mm-islam/mm-islam_4997.html

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ