Тарханова Гүзәлия 29 апрель, 2009 - 16:24
Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган. Англия, Стамбул, Каһирә, Лейпциг китапханәләреннән табарга була әдәбиятыбызны, тарихыбызны чагылдырган материалларны. Әмма татар баласы аларны өйрәнүдән мәхрүм ителгән, чөнки дәреслекләрдә рус тарихы гына урын алган. Анда исә татар халкы турында күп нәрсәләр ялганга төрелеп, уйдырма хәлендә бирелгән. Татар тарихы укытыла торган дәреслекләр дә камил түгел. Аларда фәннилек саклана, әмма ул катлаулы, аңлаешсыз итеп язылган. Матур рәсемнәр белән бизәлеп, һәр баланың күңеленә үтеп керерлек мавыктыргыч телдә язылса, күпкә яхшырак булыр иде. Ә бит татар халкы - күпләргә үрнәк булып торырлык бөек тарихлы, мәдәниятле халык. Бүгенгесе көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр. Моңа иманым камил.
Тарихыбызны барлаганда, иң элек борынгы бабаларыбызның Идел- Чулман буйларында нигез салган беренче дәүләтләре - Идел Болгары турында белү зарур дип уйлыйм. Бу дәүләтнең үткәне бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле, әмма без ул турыда бик аз беләбез, чөнки болгарларның үзләреннән тарих китаплары калмаган. Нигездә, бүгенге тарихчыларыбыз гарәп, урыс елъязмаларына, сәяхәтнамәләренә таянып эш йөртәләр. Дөрес, Алмас хан идарә иткән чордан башлап, Болгар тарихы турында материаллар табып була әле, ә менә аңа кадәрге борынгы болгар халкы тормышы бик аз өйрәнелгән, шуңа күрә бу турыда өйрәнү бүген дә актуальлеген югалтмаган. Идел-Чулман буенда цивилизацияле дәүләт төзи алган борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешләре, тормыш шартлары белән кызыксынабыз икән, бу - үзебезнең тарихи тамырларыбызны белү, милли үзаңыбызның уянуы дигән сүз. Болгар дәүләтчелегенең барлыкка килүе турында берникадәр фәнни хезмәтләр булса да, ак таплар да җитәрлек. Бу чорны өйрәнеп, күпмедер кызыклы фикерләр әйтә алу тарихыбызны өйрәнүгә аз булса да өлеш кертү булыр иде, минемчә. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.
Ресурска кагылышлы материал: Кубрат хан хәзинәсе
Ресурска кагылышлы рәсемнәр ("Мирас" журналының төрле саннарыннан алынды):