Казан ханлыгы Урта Иделдә зур гына мәйданны биләп торган. Көнчыгыш чиге Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан. Көньякта Нугай Урдасының киң далалары җәелеп киткән һәм анда, әлбәттә, төгәл генә чик булмаган - даланы әле бу, әле теге як файдаланган. Көнбатыш чик тәгаен билгеле: урыс биләмәләре белән ике арада Сура елгасы аккан, ә инде төньяктагы җирләр Нократ һәм Кама елгаларының урта агымы киңлекләрендә тайга яннарына кадәр сузылган булган.

Дәүләтнең үз, төп халкы - татарлар. Алардан башка, Казанга буйсынып күрше чуваш, мари, мукшы, удмурт һәм башкортлар яшәгәннәр. Ханлыкның үзәк җирләре - мәшһүр Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы - Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш, Җөри, Тангачы. Соңыннан, 1552 елда Казан урыс тарафыннан яулап алынгач, Мәскәү соборында тоткан нотыгында Явыз Иван (Иван Грозный) Казан җиренең 30 шәһәр һәм кальга-кирмәнен алганлыгы хакында әйтә. Аларның күбесе шул вакытта җимерелгән, ул урыннарда урыс шәһәрләре һәм авыллары барлыкка килгән (кайберләренең исемнәрен әле генә телгә алдык).

Казан яулап алынып 13-15 ел үткәч, Мәскәү хөкүмәте тарафыннан төзелгән исәпкә алу кенәгәләрендә Казан ханлыгы җирендәге 700 татар авылы теркәп куелган - шуларның иң зур күпчелеге, 500 е, Казан артына кагылышлы, 150 се Тау ягында. Бу җирләрдә, бигрәк тә Ашыт һәм Казан суы буйларында, Казан ханлыгы чорыннан калган язулы ташлар шактый. Бүгенге көнгә сакланган 70 кә якын борынгы каберлектә 150 дән артык шундый таш мәгълүм. Байтагы «олуг солтан» («солтан әл-гали» - ханнар нәселеннән килүче затларны шулай атаганнар), би, морза, бикә, бикәч, шулай ук шәехләр каберенә куелган әлеге ташлар халкыбыз тарихының, аның теле һәм таш кисү-бизәкләү сәнгатенең бәһа биреп бетергесез, кадерле ядкярләре булып саналалар.

Казан ханлыгының, бигрәк тә әлеге шул Казан артының җирләре хакында, аларның гаҗәеп матур, бай булганлыгы, авылларның күплеге, йортларның төзеклеге турында шул җирләрне заманында үз күзләре белән күргән кешеләр таңга калып язганнар Һәм юкка гына урыс дворян идеологы Иван Пересветов Явыз Иванга җибәргән хатларында Казан ханлыгын «җәннәт җире» дип атамаган, юкка гына аны тизрәк яулап алырга чакырмаган.

Әлбәттә, шундый бәрәкәтле җирдә урнашкан Казан ханлыгының икътисады, аның хуҗалык төрләре - игенчелек, терлекчелек, сәүдә һәм һөнәрчелек - зур үсеш алган булган. Җир мул уңыш биргән, урман-дала дөньясына хас булган бөтен культуралар да игелгән. Җир биләүнең, тарханлыкның нигезен Алтын Урда чорыннан килүче сөйүргаллык хокукы тәшкил иткән - бу хакта Ибраһим һәм Сәхибгәрәй ханнарның ярлыкларында ачык әйтелгән.

Мал-туар, терлек асрау, бигрәк тә ат үрчетү, хуҗалыкның өстәмә төрләре, мәсәлән, сунарчылык, бал җыю, Идел, Кама һәм аларга коючы суларда күпләп балык, шул исәптән кыйммәтле мәрсин балыклары тоту, һөнәрчелекнең төзелеш-архитектура, зәркән (ювелир) сәнгате, корал эшләү, гомумән, тимерчелек, агач эше, күн эшкәртү, тукучылык, затлы һәм гади савыт-саба ясау һәм башка күп төрләре - боларның һәммәсенең Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан килүче төпле нигезе, тотрыклы традициясе бар, һәм ул һөнәрчелек яңа үсешкә дә ирешкән булган.

Татар дөньясының зур бер өлеше булган Казан ханлыгын, аның башкаласы Казан шәһәрен шул ук татарның канына сеңгән сәүдәсез, алыш-бирешсез һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Дәүләтнең башлангыч чорыннан, ягъни XV йөз уртасыннан ук инде Казан дөньяның шактый гына илләре белән алып барылган транзит сәүдәсенең үзәге буларак мәгълүм. Итил, Болгар, Сарайлардан килүче бу бай традиция дә бик тотрыклы була һәм дәүләт яшәешенең соңгы елларына кадәр диярлек дәвам итә. Бу халыкара сәүдәнең географиясе шулай ук бик киң: көнбатышта дөньякүләм мәшһүр диңгезчелек һәм сәүдә үзәге булган Фландриядән алып көнчыгышта Фарсыга кадәр.

Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелешнең нигезе Алтын Урдага барып тоташа. Шул ук Җучи нәселеннән булган хан, хан карамагындагы диван, аның да иң күренекле һәм Себердән алып Кырымга хәтле булган бөтен татар дөньясы өчен хас атаклы карача-биләр токымы, ягъни Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак кавеме. Бер яктан, Алтын Урда, икенче яктан, Казан һәм Кырым ханнарының ярлыклары буенча мәгълүм булган идарәче даирәләр, аларның һәртөрле ярдәмче-хезмәтчеләре бүгенге тел белән әйтсәк, дәүләт чиновниклары, шул ук җыем-салым төрләре. Әлбәттә, кайбер вазифалар, керем белән чыгым, хокук һәм бурыч төрләре гамәлдән төшеп калган, яңалары да туган. Әмма нигез, система сакланган.Шундый ук сүзләрне хәрби эш, гаскәр төре хакында да әйтеп булыр иде. Дөрес, Казан ханлыгында Болгар дәүләте хәрби сәнгатенең мөһим билгеләре дә булган, мәсәлән, крепость-кирмәннәр һәм ныгытмалар төзү эше. Ләкин бу Казан ханлыгының Болгар белән географик якынлыгына, ягъни аларның төньяктагы урман-дала җирләрендә урнашкан булуларына бәйле. Шул ук географик мохиттәге Урыс дәүләтенең крепость-ныгытмалар төзү системасы да Болгар белән Казанныкыннан әллә ни аерылмый.

Урта гасырларга хас булган салкын корал төрләреннән башка, Казан ханлыгында утлы корал куллану хакында хәбәрләр тагын да тулырак. Бу чорда инде туплар гамәлдә була, ләкин аларның, ягъни татар тупларының, 1552 елда гөрселдәмәвенең аянычлы сәбәбе бар - аларны сатлыкҗан Шаһгали Казаннан киткәндә юкка чыгара.

Ханлыкның башкаласы Казан үзенең күренеше белән бик тә үзенчәлекле булган. Тау башына салынган Хан сарае һәм зиннәтле ташпулатлары, биек-биек манаралы Җамигъ вә башка мәчетләре, үзәнлектә яшеллеккә күмелеп утырган бистәләре, шуларның һәммәсен бер шәһәр итеп әйләндереп алган, әле тауга күтәрелеп, әле иңкүлеккә төшеп сузылган шәһәр курасы, ягъни ныгытма-стенасы, аның биек хәрби машлары һәм киң, атаклы капкалары, шулар аркылы узып, еракларга сузылган Кырым, Нугай, Төмән юллары, ул олы юллардан ляган сәүдә кәрваннары Казан каласына, аның тирә-юненә кабатланмас матурлык биргәннәр. Бер яктан - тезелешеп киткән Кабан күлләре, икенче яктан - бормаланып аккан Казан суы, ә арырак җәелеп яткан киң Идел белән әйләндереп алынган борынгы Казан ераклардан бик матур булып күренеп торган.

Казан ханлыгының матди, бигрәк тә рухи мәдәнияте хакында инде шактый язылды. Казан ханлыгы чорыннан Казан шәһәрендә берни дә сакланып калмаган, барлык булган корылма-биналар 1552 елда янып-җимерелеп беткәннәр дигән фикер озак еллар дәвамында фәндә өстенлек итте, гәрчә зур бер даирә урыс һәм татар галимнәре, бу фикер белән килешә алмыйча, Казан Кремлендә сакланып калган берничә архитектур истәлекнең татар чорына караганлыкларын исбат итсәләр дә.

Шуларның берсе - риваять-легендаларга кергән, бәет-мөнәҗәтләрдә әйтелгән, татар халкының ханбикәсе, милли батыры исемен йөртүче мәшһүр Сөембикә манарасы. Үзенең архитектурасы, төзелеш алымнары, бизәкләү ысуллары буенча бу атаклы корылма нәкъ менә милли сәнгатьнең үзенчәлекле дә, ачык та истәлеге, һәйкәле булып санала. 1990 елда бу гүзәл манара өстенә ай куелды, дөресрәге, әүвәлдә булган ай торгызылды, гасырлардан килгән гадәт буенча, татар халкы ел саен манара янына Коръән укырга йөри, шунда җыелып Хәтер көнен үткәрә башлады.

Бүгенге Казан Кремлендә татар чорыннан сакланып калган икенче истәлек - Нурали мәчетенең бинасы. XVI йөзнең атаклы карача-бие, Казан ханнарының якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе, хөкүмәт башлыгы Нурали Ширин исемен йөрткән бу мәчет, Казан яулап алынгач, башта корал склады, аннан «Введение» чиркәвенә әйләндерелә, ә 1854 елда Дворцовая церковь исеме белән урыс-православие архитектурасы стилендә реставрацияләп куела.

1551 елда Сөембикәне әсирлеккә алып киткәндә һәм, бер елдан соң Казанны яулап алгач, яулаучылар тарафыннан бик зур байлык Мәскәүгә сатыла. Болар: бүген Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында сакланучы Казан ханнарының алтын таҗы, тәхете һ. б. регалияләре, бүтән төрле алтын-көмеш хәзинә; Дәүләт Тарихы музеенда (Мәскәү) һәм Рәсәйнең этнография музеенда (Санкт-Петербург) тупланган, шулай ук злтын-көмештән ясалган зәркән сәнгате әсәрләре, кием-салым, затлы мал. Байракны, туплар һәм башка ралларны әле табасы бар. Мәскәүгә алып китеп чукындырылган һәм андагы Кремльнең Архангел соборында урыс патшалары, бөек кенәзләренең кабер-саркофаглары белән янәшә күмелгән Казан ханы Үтәмешгәрәй (Александр) белән Ибраһим хан улы Ходайголның (Петр Ибрагимович) җәсәден алып кайтып, Казан Кремленә, Сөембикә манарасы янына күмелү гаделлек булыр иде.

Казан ханлыгының тышкы сәясәте Евразияне шактый гына илләре белән тыгыз бәйләнешне эченә алса, Урыс дәүләте белән булган мөнәсәбәтләр тарихы аерым урын тота. Бу тарих ае-елы, кайчак-көне-сәгате белән дә билгеле булган өчен генә т үгел, ә иң мөһиме, дөресрәге, иң аянычы - бу мөнәсәбәтләрнең ахыр чиктә татарның дәүләтчелен югалуга китерүдә, халкыбызның язмышын фаҗигагә дучар итүдә. Бу тарих - бик тә катлаулы һәм четрекле, дөньякүләм вакыйгаларга, атаклы шәхесләргә ифрат бай, шул ук вакытта, җан өшеткеч, үзәкләрне өзгеч тарих. Әлбәттә, аның хакында кыска гына язмада тулы мәгълүмат бирү һич тә мөмга. түгел. Шуңа күрә, без ул тарихның төп дәверләренә һәм иң зур вакыйгаларына гына тукталырбыз, иң олуг вә иң фаҗигале шәхесләр белән генә танышырбыз.

Казан ханлыгы яшәвенең башлангыч чоры, Мәхмүтәк идарә иткән 20 ел (1445-1465), нигездә тыныч үткән. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә Мәскәү алдында Казанның абруе зур булган. Хәтта, Василий II нең азат ителүе өчен урыс татарга контрибуция түләп торган. Бөек кенәз белән бер шул чакта Мәскәүгә 500 татар килә, алар башкалада һәм бүтән шәһәрләрдә төрле идарә эшләренә куелалар. Кайбер урыс шәһәрләрендә мәчетләр дә төзелә башлый. Казан ханлыгының Мәхмүтәк чоры - бу дәүләтнең оешу, ныклап торып аякка басу икътисадының, сәяси һәм хәрби куәтенең нык үсеш чоры ул.

Бу күтәрелеш дәвере Мәхмүтәкнең кече улы Ибраһим тәхеттә утырганда да дәвам итә (1467-1479; ике арада кыска гына вакыт Ибраһимның абыйсы Хәлил хан булып ала, әмма ул үлеп китә). Ибраһим Казанның иң кодрәтле ханнарыннан һәм ул дәүләтнең тотрыклылыгын, көч-куәтен арттыруда зур уңышларга ирешә. Гомумән, Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идарә иткән 35 еллык дәвер татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты чорларның берсе булып кала. Ибраһим хан идарәсенең сонгы елларында Урыс дәүләтенең экспансионистик омтылышлары башланса да, хан аларга лаеклы каршылык күрсәтеп торган. Мәскәүнең андый сәясәте Василий II үлгәч тәхеткә утырган улы Иван III исеме белән бәйле. Урыс дәүләте белән 42 ел идарә иткән бу талантлы дәүләт эшлеклесе, әмма рәхимсез кенәзнең эшчәнлеге башка дәүләтләрнең эчке эшләренә турыдан-туры тыкшыну юлы белән алып барыла башлый, һәм бу сәясәт Казан ханлыгына карата үзенең бөтен асылы белән гәүдәләнә.

Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештыра, соңгысы, 1487 елдагысы, Казанны вакытлыча алу белән тәмамлана. Бу походларның баштагылары, әле Казан тәхетендә Ибраһим хан утырганда, урыс өчен бик тә уңышсыз тәмамлана. Мәсәлән, 1469 елда Казанга ике юл белән - Идел буйлап һәм төньяктан әйләндереп килгән Мәскәү гаскәрен татарлар бер-бер артлы камап алып тар-мар итәләр. Су юлы белән килгәнен хан үзе флотилиясе белән каршылый һәм урысның тетмәсен тетә.

Ибраһимнан соң хан булып калган олы улы Илһам (1479-1487) әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Моны ошатмаган Иван III Казанга берсе артыннан берсе походлар оештыра. Соңгысы, ягъни 1487 елдагысы нәтиҗәсендә Казан алына, ләкин ханлык бетерелми, аның каравы Илһамны, аның әнисен, хатынын һәм ике энесен - Мәликтаһир белән Ходайголны - әсирлеккә алып китеп, Вологда җиренә сөргенгә сөрәләр. Илһам үзе, әниләре Фатыйма, Мәликтаһир тиздән шунда үләләр, Ходайголны һәм Мәликтаһирның ике улын чукындыралар. Ходайгол Петр Ибрагимович исеме белән Иван III гә хезмәт итәргә мәҗбүр була, хәтта аны бөек кенәзнең сеңлесенә өйләндерәләр. Кабере билгеле - Мәскәү Кремленең Архангел соборында, урысның бөек кенәзләре һәм патшаларының каберләре белән янәшә.

Ибраһим хан белән аның икенче хатыны атаклы Нурсолтанның өч баласы була: уллары Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф, кызлары Гәүһәршад. 1487 елда тәхеткә Мөхәммәтәмин утыртыла, ул 1496 елга кадәр идарә итә, һәм шуннан Казан өстеннән Мәскәү протектораты башлана. Бу сәяси бәйлелеккә Казанның Шәрык фиркасе чик куярга тели, Мөхәммәтәминне тәхеттән төшереп, аның урынына Себер ханзадәсе Мамукны чакыралар. Әмма бер ел узуга аннан ваз кичәләр. Шәрык фиркасенең башлыгы Киләхмәт Мәскәү ягына күчә. Аның яңа хуҗалары Казан тәхетенә Габделлатыйфны утырталар, тик ул аларга буйсынмый, мөстәкыйльлек сәясәте башлый. Аңа бу эштә әнисе Нурсолтанның йогынтысы көчле була - Ибраһим хан үлгәч, Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга; Габделлатыйф, Мөхәммәтәминнән үзгә буларак, Кырымда әнисе янында үсә (Мөхәммәтәмин исә, Казан ханы булганчы, Мәскәү янындагы Звенигород шәһәре белән идарә итә).

1502 елда Иван III тарафыннан җибәрелгән урыс илчелеге, сатлык җан Киләхмәт булышлыгы белән, Габделлатыйфны тәхеттән төшереп, Мәскәүгә озата (Киләхмәт Казан хөкүмәтенең башлыгы була). Тәхеткә яңадан Мөхәммәтәмин утыртыла. Менә шуннан соң бу ханның сәяси һәм дәүләт эшчәнлеге бөтенләй үзгәрә, ул Казанның бәйсезлеге өчен көрәш юлына баса. Мөхәммәтәмин бик җентекләп сугышка әзерләнә, моны Мәскәү дә, аның ялчысы Киләхмәт тә сизми калалар. Җитмәсә, авыру Иван Ш соңгы көннәрен кичерә, анда инде Казан кайгысы булмый, һәм ул 1505 елда үлә. Бер елдан соң аның улы, Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III, Казанга флотилиядән һәм коры җир гаскәреннән торган 100 меңлек армия җибәрә, әмма Мөхәммәтәмин аны 25 июнь көнне Казан янында тәмам тар-мар китерә. Кайбер чыганакларда күрсәтелгәнчә, урыс гаскәреннән бары тик 7 мең кеше генә исән кала.

Әмма хан үзенең шундый зур җиңүен ныклап беркетеп куя алмый. Аның шуннан соңгы тормышы чагыштырмача тыныч үтә, һәм ул 1518 елда 48 яшендә үлеп китә. Аның үлеме белән Олуг Мөхәммәт буыны өзелә; шуннан бер генә ел элек сөргендә Габделлатыйфны да үтергән булалар.

Тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе тагын көн тәртибенә килеп баса. Дөрес, әле ул вакытта Ибраһимның кызы Гәүһәршад, хәтта Нурсолтан үзе дә исән булалар, җитмәсә Миңлегәрәй, ягъни Нурсолтанның ире, үлеп китә. Димәк, ханбикә Кырымнан Казанга кайта алган булыр иде. Ләкин татар дөньясында дәүләт башына хатын-кыз җәмәгатен кую гадәте булмаган.

Нурсолтанның Кырымда Миңлегәрәйдән Мөхәммәтгәрәй белән Сәхибгәрәй атлы ике улы була (кайбер тарихчылар аларны ханбикәнең үги уллары дип атыйлар). Олысы үзенең энесен, ягъни Сәхибгәрәйне, Казан ханы итеп куярга дип Василий III гә мөрәҗәгать итә, тик Мәскәү кенәзе моңа риза булмый, Кырым-Казан берлегеннән курка. 1519 елда Казан тәхетенә Мәскәүдә урыс тәрбиясе алган Касыйм ханзадәсе 13 яшьлек Шаһгали утыртыла. Тышкы кыяфәте белән дә бик ямьсез, хәтта җирәнгеч, Мәскәү марионеткасы булган бу адәмне Казан кабул итә алмый - ул монда өч тапкыр хан итеп куела, өчесендә дә татарлар аны куып җибәрәләр. Ул хәтта Мәскәү яклы татарлар өчен дә күңел кайтаргыч бер кеше була.

1521 елдан 1549 елга кадәрге чорда Казан тәхетендә вакыты-вакыты белән шул Шаһгали һәм аның энесе Җангали утыргалап алсалар да (соңгысы, дәүләт эшенә җинаять иткәне өчен, казанлылар тарафыннан җәзалап үтерелә), әмма бу чор - җучилыларның Кырымдагы Гәрәйләр нәселеннән булган Сәхибгәрәй һәм аның туганының улы Сафагәрәй идарә иткән заман. Бу - Казанның Мәскәү йогынтысыннан аерылып, кабат мөстәкыйльлеккә аяк атлаган сонгы бер дәвере. Казан иркенләбрәк сулыш ала, ныгый, көчәя. Бу өлкәдән Сафагәрәй ханның эшчәнлеге бик тә нәтиҗәле була. Ул, мәсәлән, Казанның мәйданын зурайта, аның халкы шактыйга арта, шәһәрнең хәрби ныгытмалары яңартыла, Мәскәүнең 1524, 1530 һәм 1545 елгы походлары кире кагыла.

Сафагәрәй, ни сәбәптәндер, 1549 елда үлеп китә һәм шуннан соңгы фаҗигале вакыйгалар күпләргә мәгълүм: хан итеп Сафагәрәйнең ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар, аның өчен әнисе Сөембикә идарә итеп тора, ләкин аларның икесен дә 1551 елда Мәскәүгә әсирлеккә алып китәләр. Шунда Үтәмеш Александр исеме белән чукындырыла, 1564 елда 18 яшендә үлеп китә; кабере Петр Ибрагимович, ягъни Ходайголныкы, һәм урыс патшаларыныкы белән янәшә - Кремльнең Архангел соборында. Сөембикәне мәҗбүриләп әшәке затка, инде Казаннан соң Касыйм ханы булган Шаһгалигә бирәләр, гомере шунда бәхетсезлектә өзелә, кабере төгәл билгеле түгел.

Урыс гаскәре 1549 һәм 1550 елларның кыш һәм яз айларында яшь патша Иван Грозный җитәкчелегендә Казанга ике поход ясый, ләкин алар уңышсыз тәмамлана. Шуннан соң Казан ханлыгын яулап алуның генераль планы эшләнә, аны төзүдә Мәскәүнең дәүләт һәм хәрби җитәкчеләре, һәртөрле сугыш чукмарлары, чит ил белгечләре-минерлар, хәтта Казанның хәрби-саклану эшләре белән яхшы таныш булган кайбер сатлыкҗан татарлар да катнаша.

1551 елның май-июнь айларында Зөя елгасы тамагында урыс Свияжск крепосте төзеп куя. Бу әйбер Казан өчен көтелмәгәндә, аның "борын төбендә" эшләнә: булачак корылманың һәр корылмасын, һәр бүрәнә һәм тактасын җентекләп эшләп, башта үзләренең Углич шәһәре янында корып карыйлар һәм кире сүтеп, билгеләр куеп, Идел буйлап булачак урынга китереп, 28 көн эчендә корып та куялар. Казан ханлыгының көнбатыш өлеше - Тау ягы шулай итеп, җайлы гына Урыс дәүләтенә буйсындырыла; Казан мөһим бер икътисади өлкәдән, тупланачак гаскәрнең зур гына өлешеннән, уңайлы стратегик ноктадан мәхрүм була. Бер елдан соң, 1552 елның июнь аенда, яңа төзелгән стрелецлар полклары белән тулыландырылган, 150 хәрби туп белән баетылган урыс армичясе Явыз иван җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Свияжскига тоткарлыксыз килеп җитеп, шунда ярты ай чамасы ял итеп һәм сугышка хәзерлек үтеп, 23 август көнне Явыз Иван гаскәрләре Казанны камап ала.

Бер айдан артыкка сузылган аяусыз сугыштан соң, 2 октябрь көнне Казан шәһәре яулап алына. Рус тарихи чыганакларында, көнбатыш Европаның кайбер сәясәтчеләре, сәяси һәм хәрби эшлеклеләре калдырган истәлекләрдә, халкыбызның сакланып калган тарихи әсәрләрендә һәм әрнүле хәтерендә теркәлгәнчә, шәһәрдә кан елга булып ага, мәетләр арасыннан үтеп йөреп булмый, алар белән шәһәр корылмаларының чокырлары, яр буйлары тула, аларны Кабан күленә һәм Казан суына ыргыталар, аякларыннан бүрәнәгә бәйләп, елга буйлап агызалар.

Дәүләт һәм хөкүмәт оешмалары, илдәге бөтен хакимият юкка чыгарыла, гаскәр тар-мар ителә, бөтен Казан ханлыгы яулап алына.

Дәүләте юкка чыкканнан соң, татарның сәяси тарихы Россия империясе эчендә дәвам итә, бөтенләй икенче төсмер, икенче халәт ала - халык буларак сакланып калу, туган телен, күп гасырлык мәдәниятен һәм динен югалтмау, ниһаять, элекке дәүләтчелеген һәм мөстәкыйльлеген торгызу өчен милли-азатлык хәрәкәтенә әверелә.

XVI йөзнең икенче яртысы һәм XVII йөз тулысы белән милли һәм социаль изүгә каршы көрәштә уза. Казан алынуга ук татарлар, кулларына корал тотып, дәүләтне торгызу өчен көрәшкә күтәреләләр; татарларга чирмешләр, башкортлар, кайбер башка халыклар да кушыла. Рус дәүләте мондый күтәрелешләрне рәхимсез бастырып бара. Татарларны көчләп чукындыру башлана, мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр салырга тотыналар. Татарның зур сулар буендагы иң яхшы җирләре тартып алынып, рус алпавтларына һәм күчереп утыртылган рус крестҗяннарына биреләМондый сәясәт татар халкы арасында канәгатьсезлек тудыра. Татарларның Степан Разин һәм Пугачев җитәкчелегендәгевосстанияләрдә катнашулары да нәкъ әнә шул азатлык алу ниятеннән була.

Россиядә үзенең реформалары белән дан алган Петр I дә татарларга карата (һәм барлык төрки халыкларга карата) шовинистик сәясәт алып бара. Аның 1713, 1718, 1722, 1731 елгы указлары шул турыда сөйли. Татарларга бары тик чукынган очракта гына өстенлекләр ышандыру, чукынырга риза булмаганнарын иң авыр эшләргә, мәсәлән лашман хезмәтенә мәҗбүр итү, 10-12 яшьлек малайларны көчләп хәрби хезмәткә беркетеп кую, Петербургны салганда йөзәр мең татарны шунда куып китерү (яшәү шартлары, хезмәтнең чиксез авыр булуы, климатик шартларның кырыслыгы аркасында алар кырылып баралар) һ.б. лар нәкъ менә Петр I алып барган сәясәт нәтиҗәсе булып тора.

Петр I нең кызы Елизавета да шул ук сәясәтне дәвам итә. Алай гына да түгел, татарларны көчләп чукындыру аңарчы булмаган массакүләм төс ала. Ул кара эшне шул заманда оештырылган "Новокрещенская контора" исемле карагруһчы идарә башкара, аның хәтта кораллы отрядлары да була. Татар мәчетләрен җимерүнең 1552 елдан соңгы икенче, тагын да зуррак чоры башлана. 1742 елда гына да Казан архиепископы Лука Конашевичның әмере буенча 546 мәчетнең 418-е җимертелә.

Россия тәхете Екатерина II кулына күчкәннән соң "Новокрещенская школа" яптырыла, Лука Конашевич Казан епархиясеннән алына. Нәкъ менә Екатерина II нең әмере буенча, казанда ике йөз ел эчендә беренче тапкыр мәчет салына (хәзерге Мәрҗәни мәчете), татар морзаларының хокуклары торгызыла, Шәрык илләре белән алыш-биреш итү эшендә татар сәүдәгәрләренә мөмкинлекләр ачыла, 1778 елда "Ислам дине җәмгыяте" ачыла. Әлеге яңарыш милли аңның көчәеп китүенә зур этәргеч була. Яңа мәчетләр салына башлый, мәктәп-мәдрәсәләр ачыла һәм алар халыкның телен һәм динен саклап калуда искиткеч файдалы эш башкаралар.

Шуннан соңгы XIX йөздә татарның рухы яңа күтәрелеш ала. Беренче тапкыр китап басу башланып, тиз арада зур үсешкә ирешә, массакүләм төс ала. Шәһәрләрдә һәм авылларда күпләп мәчет һәм мәдрәсәләр төзү башлана. Казан, Уфа, Оренбург кебек зур шәһәрләрдә югары сыйныфлы мәдрәсәләр барлыкка килә. Тиздән уку-язу белү ягыннан татарлар Россиядәге иң алдынгы халык булып китәләр. Немец этнографы Отто Гетч язып калдырган мәгълүматлар буенча, татарларда 150 кешегә 1 мәчет һәм 1 мулла, 100 җанга 1 мәктәп туры килгән. Татарлардагы укый-яза белүнең, акыл сәләтенең һәм интеллетуаль көчнең югары дәрәҗәдә булганлыгы хакында XIX йөз башындагы Казанда яшәгән һәм эшләгән атаклы немец галиме һәм врачы Карл Фукс, соңга таба немец икътисадчысы барон Август Гакстаузен, рус тарихчылары, этнографлары, инженерлары Г.Рыбаков, В. Рагозин, Н. Бобровников, С. Чичерина һ.б. язып калдырганнар.

Халкыбыз арасында җәдитчелек хәрәкәтенең башлануы һәм шул яңа ысул ("Ысулы җәдид") белән дөньяви белемнәр кертеп укытыла торган уку йортлары барлыкка килүе фән һәм мәгърифәт үсешенә китерә. Татар буржуазиясенең үсеше, аның киң промышленность-сәүдә мәйданына чыга алуы өчен, нәкъ менә дөньяви фәннәрдән (математика, физика, химия, география, тарих һ.б.) җитәрлек мәгълүматлы, заман таләпләренә җитәрлек дәрәҗәдә җавап бирә алырлык урта һәм югары белемле кешеләр кирәк була. Менә шушы зарурлык, шушы олуг социаль-сәяси һәм мәдәни ихтыяҗ халык мәгарифен тамырдан үзгәртә башлауга китерә, яңа ысул белән укытыла торган җәдитчелек мәктәп-мәдрәсәләре, фәнгә нигезләнгән мәгърифәт учаклары туа башлый. Яңалык мәгарифтән гомуммәдәният өлкәсенә, халыкның көнкүрешенә, аның дөньяга карашына тарала.

Чыганак: http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/112____.html

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ