Озаклап намазда торганда башка әллә нинди уйлар, гомер искә төшмәгән нәрсәләр килеп төшә. Бер кеше әйберсен югалтып, кая куйганын исенә төшерә алмый интеккәндә, аңа: “Төнлә белән намазга бас, шайтан шундук исеңә төшерер”, — дигән киңәш биргәннәр. Чыннан да, намазда саташтыру өчен шайтан нәрсәләрне генә башка кертми. Бүген сезнең белән намаз гыйбадәтенең сыйфатына тукталасым килә. Раббым ярдәменнән ташламасын.

Аллаһка шөкер, халкыбыз, әкрен генә булса да, динебезнең нигезе һәм иманыбызның дәлиле булган намаз гыйбадәтенә кайта башлады. Бүген, күп кенә мәчетләрдә җомга намазларында урыннар җитми. Сафларның елдан-ел яшәреп баруы аеруча зур шатлык өсти. Аллаһка шөкер, намаз укучылар күбәйгән саен, без үзебез өчен яңадан-яңа проблемалар күтәрәбез, өйрәнү, эзләнү өчен яңа офыкларны ачабыз, яңа мәсьәләләр күтәрәбез. Мәчеткә намазга йөрүчеләр арасында 5, 10, 15 ел намаз укучылар да шактый. Әмма, күп кардәшләребез ничә еллар элек ничек намазга баскан булсалар, шуның белән канәгатьләнеп, шул дәрәҗәдә калалар. Намаз мәсьәләсендә яңа китаплар аз укыла, еш кына намаз гыйбадәте аның тышкы рәвеше белән чикләнеп кала. Ә бит намазның тышкы хәрәкәтләреннән тыш, аның тирән эчтәлеге, эчке байлыгы, бер карашта күзгә күренми торган бик күп серләре бар.

Намаз — тән күнегүләре генә түгел

Аллаһы Тәгалә безгә намаз гыйбадәтен иртәнге, төшке һәм кичке физик күнегүләр буларак түгел, бәлки безгә Аллаһыны искә төшерүче, үзеңнең кем булуыңны һәм Аның Кем булуын онытмас өчен бирде. Зәгыйфь коллар тәүлегенә биш мәртәбә Галәмнәр Хуҗасы, һәрнәрсәне Күрүче, Ишетүче, Кайгыртучы булган Аллаһ каршына басып, үзләренең бер Аның колы булуларын, бер Аңа гыйбадәт кылуларын таныйлар һәм шуны игълан итәләр.
Аллаһы Тәгалә: “Дөрес­лектә, Мин — Аллаһ. Миннән башка һичбер хак иляһ юк, Миңа гына гыйбадәт кыл һәм Мине искә алу өчен намаз укы”, — дип әйтә (“Таһә” сүрәсе, 14нче аять).
Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаек булган һичбер зат юк. Шуңа күрә без Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм намазыбызны да Аны искә алу, Аны бөекләү өчен укырга тиешбез. Намазның төп максаты да шундадыр. Әгәр кешеләр үз өсләрендәге намазларын укып та, күңелләре белән Аллаһыны искә алмасалар, Аллаһыны бөекләмәсәләр, димәк, намазның асыл максаты үтәлми.
Намазның хикмәте — Аллаһыны зикер итү, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раббыңны искә алу булып тора. Әмма тәнең намазлыкта булып, калебең дөнья диңгезеннән чыга алмаса, кайдадыр кибеттә, базарда йөрсә, Аллаһ каршында гафил калеб белән кылынган гыйбадәтнең кыйммәте булырмы? Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “…һәм гафилләр җөмләсеннән булма”, — дип әйтте (“Әл-Әгъраф” сүрәсе, 205нче аять).
Сәхабәләр заманыннан бүгенге көнгә кадәр Ислам өммәте күп хәерле нәрсәләрне югалтты. Әмма Пәйгамбәребездән соң мө­селманнарның иң беренче югалткан нәрсәсе — намазда түбәнчелек сый­фаты. Әбү Дарда тапшырган хәдистә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с): “Бу өммәт иң беренче югалтачак нәрсә хушуглык — тү­­бәнчелек, ахыр чиктә син өммәттән бер хуушуглык иясен дә күрмәссең”, — диде (Сахих дәрәҗәсендәге риваять).

Түбәнчелек йөрәктән башлана

Намазда Аллаһыны искә алу өчен йөрәк­нең дә намазлыкка килүе кирәк. Йөрәксез укылган намаз кояшсыз көн, җансыз тән кебек. Раббысының бөеклеген аңлап йөрәк түбәнчел булганда гына, тәннең бар әгъзалары да түбәнчел була: күзе дә, йөзе дә, тавышы да. Аллаһы Тәгалә: “Кыямәт көнне алар фәрештә артыннан ияреп барырлар. Тавышлары Аллаһ каршында түбәнчел булыр, син аларның пышылдауларын гынаишетерсең”, — дип әйтте (“Таһә” сүрәсе, 108нче аять).
Ни өчен намаз укучы намазда кулларын кендек астына куя, башын аска ия һәм күзләрен сәҗдә урынына төшерә? “Намаз уку тәртибендә шулай язылган, — дияр кемдер. Әйе, намаз уку рәвеше шуны таләп итә, ләкин кеше беренче чиратта Кем каршына басуын аңлап, башын һәм күзләрен аска төшерергә тиеш. Шуңа күрә әүвәлге заманнарда әгәр кеше намазында боргаланып, як-якка каранып, куллары белән уйнап торса, аның турында: “Әгәр йөрәге түбәнчел булса, тәне дә түбәнчел булыр иде”, — дигәннәр. Хәсән әлБәсри сәхабәләрнең намаздагы хәлләрен тасвирлап: “Аларның түбәнчелекләре йөрәкләрендә булды, шуның белән карашлары аска төште”, — дигән.
Сәхабәләр буыны тыштан түбәнчелек кыяфәтен күрсәтеп, йөрәктә тәкәббер булучыларны, намазны ясалма түбәнчелек бе­лән башкаручыларны яратмаганнар. Гомәр бер егетнең бик каты башын аска иеп намаз укыганын күреп: “Башыңны күтәр һәм йөрәгеңдә булган түбәнчелегеңнән артыгын күр­сәтмә. Йөрәгеңдә булганыннан артыгын кү­р­-
сәт­сәң, икейөзлелек өс­те­нә икейөзлелек булыр”, — дигән. Хәсән: “Кайбер ке­шеләр түбәнчелекләрен кием­нә­ре­нә, тәкәб­бер­лек­­­ләрен йө­рәк­ләренә сал­дылар”, — диде.
Шуңа күрә тышкы кагыйдәләргә нигезләнеп, тышкы гамәлләрне кылып кына түбәнчелеккә ирешеп булмый. Хушуглыкның чыганагы кешенең йөрәгендә, җир куеныннан агып чыккан чишмә суыдай, ул тән буйлап барча әгъзаларга таралырга тиеш.
Хушуглык йөрәктән чыкса да, ул да буш урыннан барлыкка килә алмый. Кешенең тышкы хәрәкәтләре дә йөрәгендәге түбәнчелеген арттыруга сәбәп булып тора. Әлеге хезмәттә шул сәбәпләрнең берсе — намазда әйтелә торган сүзләр, аларның мәгънәләрен өйрәнү, аларны аңлап әйтергә тырышу мәсьәләсенә тукталып китәрбез.

Нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы?

Белгәнебезчә, Пәйгам­бәребез (с.г.в.с.)гә Коръән аять-аять булып 23 ел дәверендә иңде. Чөнки кешеләр бөек кануннарны бер юлы кабул итәргә әзер түгел иде. Иң элек, Аллаһ кешеләрнең иманнарын ныгытты, аннан соң баскыч-баскыч фарызлар иңде, хәрамнар барлыкка килде. Исерткеч эчемлекләр куллану өч баскыч хәрам кылынды һәм икенче булып хәмер хакында “әнНиса” сүрәсенең 43нче аяте иңде. Аллаһ ул аятьтә кешеләргә исерек хәлдә намазга якын да бармаска әмер итте. “Әй, иман китерүчеләр, исерек хәлдә намазга якын да бармагыз, хәтта үзегезнең нәрсә әйткәнегезне аңлый башлаганчыга кадәр” (“ән-Ниса сүрәсе”, 43нче аять).
Игътибарыгызны аять­тәге: “… үзегезнең нәрсә әйткәнегезне белә башлаганчыга кадәр” дигән сүзләргә юнәлтәсем килә. Уйлап карагыз, Аллаһы Тәгалә исерек кешенең нәрсә сөйләгәнен белмәве сәбәпле, ул хәлдә намазга якын да килмәскә кушты. Аллаһының бу аятенә нигезләнеп кайбер гыйлем ияләре: “Күпме намаз укучылар бүген хәмер эчмиләр, әмма намазда нәрсә әйткәннәрен белмиләр. Чөнки аларны дөнья тормышы исерткән”, — диделәр.
Чыннан да, дөнья тормышы шулкадәр йөрәккә кереп урнашкан, дөнья бәндәне шулкадәр исертә, кеше намазын укыганда да дөньясыннан аерылып тора алмый.
Нәрсә укыганын белмәү сәбәпле, кешенең намаз­да бик тиз фикере чуала, гыйбадәтнең тәме югала һәм кеше бу гыйбадәтне үз өстеннән төшерү өчен генә кыла кебек тоела. Нишләргә соң? Ни өчен бала-оныкларыбыз белән аралашу тәнгә рәхәт, күңелгә ял китерә, алар белән бөтен нәрсә онытыла, ә сине юктан Бар итүче, Яратучы һәм Кайгыртучы Раббың белән сөйләшкәндә күңел рәхәтләре кая китә? Ни өчен бәндәләр Аллаһ белән турыдан-туры ара­лашуның тәмен татый алмыйлар?
Аллаһы Тәгалә безгә: “На­мазларны саклагыз!” — ди­де. Иман әһеле соңгы сулышына кадәр һәр намазын сакларга, вакытында укырга, җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Тән гыйбадәте белән генә чикләнмичә, күңелне намазлыкка китерү зарур булып тора. Күңел бирми эшләнгән гамәлнең Аллаһ каршында кыйммәте булмас. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Аллаһ сезнең су­-
рәтләрегезгә һәм бай­лык­­ларыгызга кара­мый. Ул бары сезнең йө­рәкләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә генә карый”, — диде (Мөслим риваяте).
Әлбәттә, мөнбәрдән бер ике вәгазь укып кына, әлеге зур мәсьәләне аңлатып бетерү мөмкин түгел. Әгәр кеше намаз тәртибен бер-ике атнада өйрәнеп бетсә, йөрәкне намазлыкка китерү өчен кеше күп еллар хезмәт итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең бер сәхабәсенә һәр намазның ахырында шушы доганы кылырга өйрәтте: “Йә, Аллаһ, безгә Үзеңне искә алуда, Сиңа шөкер итүдә, күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм ит”. Раббым ярдәменнән ташламасын.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.

Чыганак: http://yanarysh.ru/%D0%BD%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%B7-%D1%83%D0%BA%D1%83-%D1%81%D0%B5%D1%80%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5/

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ