Намаз – җан тынычлыгы

Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Сезнең өегез алдында бер елга акса һәм сез көн саен биш мәртәбә шушы елгада юынсагыз, тәнегездә пычрак калырмы?” – дигән. Сәхабәләре: “Һичбер пычрак калмас”, – дигәннәр. Пәйгамбәр (с.г.в.): “Биш вакыт намаз да моңар охшар. Аллаһы Тәгалә намаз аркылы колының гөнаһларын, хаталарын бетерер”, – дип боерган. Шулай ук аның: “Аллаһны күргән кебек гыйбадәт кыл! Син Аллаһны күрмәсәң дә, Аллаһ сине күрә!” – дигән гыйбрәтле сүзләре дә әйтелә. Ә икенче бер хәдистә исә: “Кешенең Аллаһыга иң якын торган чагы – намаздагы хәле”, –диелә.
Намазга басу кешегә җи­ңел­ләрдән бирелми. Кемдер: “Мин яшь”, – дисә, кайберәүләр: “Вакытым юк”, – дип сылтау таба. Дин кушканча, намаз уку һәр мө­селманга фарыз гамәл. Әмма күңелендә намазга басарга әзер булган кешеләр бик күп. Аларга дин юлына басар өчен бер сәбәп җитми. Редакциягә килгән бер хатны тәкъдим итәбез.
“Кечкенәдән догалар өйрәнеп үстем. Шулкадәр намазга басасым килә. Әмма кеше сүзеннән куркып торам. Бездә бит, дин юлына кереп китсәң, гөнаһларын юа, тикмәгә укый башламаган, диләр. Танышларым, дусларым ни дияр? Дини киемнән йөрүче кызларга да мөнәсәбәт төрлечә. Газета битләрендә намаз тәр­тибен аңлатып бирсәгез иде. Берәр киңәш тә көтәм”.
Ләйсән

Апас районы Заготзерно бис­тәсенең имам-хатыйбы Гыйл­фан Гыймадиев җавап бирә:
– Намаз – Аллаһы Тәгаләгә билгеле рәвештә күңел һәм тән белән гыйбадәт кылу. Һәрбер мөэмин кешегә һәр тәүлектә биш вакыт намаз уку фарыз. Алар – иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазлары. Күңелегез белән Аллаһы Тәгаләгә якын икәнсез, курыкмыйча дин юлына баса аласыз. Намаз уку күңелне дәвалый ул. Кеше сүзен тыңлап торырга ярамый. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә каршына барасы. Ә анда бернинди байлыкны да, алып китеп булмый. Бары тик кылган гамәлләрең, укыган догаларың, җыйган савапларың сине озата бара. Кеше һәрвакыт үлемгә әзер булырга тиеш. Соңгы вакытларда яшь килеш ахирәткә китеп баручылар да күп. Дин турында берни белмичә, иман кәлимәсен ки­термичә, бер тапкыр да дога укып карамаган килеш үлеп китүчеләр аз түгел. Дингә булган мөнәсәбәт гаиләдән килергә тиеш. Ата-ана баласын кечкенәдән үк Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышандырып тәрбия­ләргә тиеш. Балага дини тәрбия ана карынында ук керә. Авырлы вакытта намазын укып барган хатын-кыз баласын да тиз таба. Андыйларга Аллаһы Тәгалә җиңел­леген бирә. Сабый да тыныч була. Шуңа күрә дингә никадәр иртәрәк килсәгез, шул кадәр яхшырак.
Намазның файдасы күп булуы турында дин әһелләре генә түгел, башка белгечләр дә әйтә.

 


Эльвира Сафина (психолог):
– Дингә килгән кешенең күңел халәте башкача була. Ул тор­мыш­ның һәр минутыннан ямь таба. Күп кенә күңелсез вакыйгаларны җи­ңеп чыга ала. Төшен­келеккә сирәк бирелә. Андыйлар изгелек эшләр­гә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәр­гә тырыша. Дин юлындагы ке­шеләр аз тәртип боза, ата-анага, өл­кәннәргә, авыруларга игътибарлы була. Догалар уку кешенең кү­ңе­лен дәвалап кына калмый, аңа яшәр­гә көч бирә, гомерен дә озайта.


Венера Сираҗиева (та­бибә):
– Чисталык, гел юынып йөрү күп кенә авыруларны булдырмый кала. Бар яклап карасак та, биш тапкыр юынган кешеләр сау-сәламәт була. Аларның кан йө­реше дә яхшы була. Еш хәрә­кәтләнү, сәҗдәгә китү организмны да яшәртә. Ашкайнату системасы дөрес эшли. Динле кеше ярамаган ризык ашамый. Кеше һәрвакыт намаздан соң үзендә җиңеллек тоя. Арыганнары бетә. Намаз укыган авырлы хатын-кыз­ларның мускуллары кыскарып, алар баласын да җиңел таба.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 114, 11.08.2015/)

Чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?a3pg=2163

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ