Абд ар-Рахман ибн Мөэмин

Абд ар-Рахман ибн Мөэмин яки Габдерахман ибн Мөэмин, Абд ар-Рахман ибн Мөэмин әмир (ﺋﺎﺒﺩ ﺋﺎﺭ-ﺭﺎﺣﻣﺎن ﺋﻳﺒن ﻣوُﺀﻣﻳن, tat.lat. Abd ar-Raxman ibn Mö'min) (Х гасыр - 1006 ел, Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин хәкимлеге чорында Идел буе Болгары дәүләте Болгар шәһәре тирәсендә үзәкләштерелә.

Абдуллаһ ибн Микаил

Абдуллаһ ибн Микаил яки Абдуллаһ ибн Микаил әмир (ﺋﺎﺒﺩِوﻟﻟﺎﻪ ﺋﻳﺒن ﻣﻳﻜﺎﻳل, tat.lat. Ğabdullah bine Mikail, Abdullah ibn Mikail) (Х гасыр) — Идел буе Болгары  хәкиме,  Микаил ибн Җагфар әмир улы. Абдуллаһ ибн Микаил хакимлеге чорында Болгар шәһәре тарафыннан Сувар шәһәрен буйсындыру өчен көрәш алып барыла. Абдуллаһ ибн Микаил исеме белән Болгар шәһәрендә (947/948, 957/958) һәм Сувар шәһәрендә дирһәмнәр сугылган (948/949).

Айдар хан

Айдар яки Айдар хан (ﺣﺎﻴﺩﺎﺭ, ﺋﺎﻴﺩﺎﺭ, tat.lat. Aydar) (VIII гасыр-865) — Идел буе Болгары дүртенче хәкиме, Тукый илтәбәр улы. Айдар - беренче Ислам дине кабул иткән Идел Болгары хәкиме. Аның исеме гарәб сүзенән "хайдар"(ﺣﺎﻴﺩﺎﺭ) -арыслан, чыга, шушы Айдар хан Ислам дине тотучылыгын исбатлый. Айдар хан хәкимлеге вакытында Ислам дине Идел буе Болгарыдәүләтенә килә. Айдар үлеменнән соң, Шилки (Шилкка) 865 елда Болгар тәхетендә утырган.

Алмыш

Алмыш Җәгъфәр ибн Шилки яки Алмыш әмир, Алмуш, Алмас, Алмыш мәлик, Алмыш патша, Алмыш (Абдаллаһ) Җәгъфәр ибн Шилки, Алмыш илтәбәр   (ﺋﺎﻟﻣﺌِش ﺟﺎﻌﻔﺎﺭ ﺋﻳﺒن ﺷﻳﻟﻜﻯ, tat.lat. Almış Cağfar ibn Şilki) (VIII гасыр-925) — Идел буе Болгарыҗиденче хәкиме, беренче Идел Болгары Әмире, Шилки илтәбәр улы. Ислам дине кабул иткәннән соң Абдаллаһ Җәгъфәр ибн Шилки. Алмыш Җәгъфәр ибн Шилки хәкимлеге чорында Ислам дине Идел буе Болгары дәүләтендә рәсми рәвештә кабул ителә.

Алтынбәк Алтынбәк яки Али-Газы, Али Галим (ﺋﺎﻟﺗﺌِﻧﺒﻪﻙ , tat.lat. Altınbäk) (XIV гасыр) — Идел буе Болгары дәүләтендә соңгы Казан бәге. Казанны Олуг-Мөхәммәт тарафыннан 1445 елда алганнан соң, Идел буе Болгары дәүләтенең Казан бәклеге Казан ханлыгынаәверелә.
Батыр-Мөэмин

Батыр-Мөэмин яки Батор-Мумин, Бат-Угар-Мумин (ﺒﺎﺗﺌِﺭ ﻣوُﺀﻣﻳن , tat.lat. Batır-Mö'min) (VIII гасыр-895) — Идел буе Болгарыалтынчы хәкиме, Алмыш әмир абые. Батыр-Мөэмин хәкимлеге чорында Ислам дине таралышы Идел буе Болгары  дәүләтендә дәвам итә. Батыр-Мөэмин 13 ел дәүләт белән идарә иткән. Батыр-Мөэмин үлеменнән соң, аның энесе Алмыш 895 елда Болгар тәхетендә утырган.

Булат Тимер Булат тимер яки Булаттимер (tat. lat. Bulat Timer,ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1368-1340) - Алтын Урда әмире, аксөякләренең вәкиле, Идел буе Болгары хакиме (әмире) 1361-1367 елларда.
Габдулла хан

Габдулла́ хан — Болгар шәһәренең легендар хөкемдары, хан. Аның турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган, алар 1236 елдагы монгол яулары вакытында үтерелгән соңгы болгар идарәчесе белән бәйле. 17-18 йөзләр татар тарихи чыганакларында Габдулла хан 1391 елда Урта Азия хөкемдары Аксак Тимер гаскәренең шәһәргә һөҗүме вакытында һәлак булган соңгы хан дип тасвирлана.

Габдулла Чәлбер

Габдулла ЧәлберМустансир яки Мустансир хәлиф, Габдулла Чәлбер Әтәк улы (ﻣِوﺳﺗﺎﻧﺳﻳﺭ, tat.lat. Ğabdulla Çälber) (1200-1242) — Идел буе Болгары хәкиме. Монголларга каршы көрәшкә җитәкчелек иткән Болгар әмире. Мустансир хәлиф исеме белән болгар дирһәмнәре табылган. Кайбер чыганакларда Мустансирны - Габдулла Чәлбер патша булып аталган.

Галимбәк Галимбә́к' (ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ , tat.lat. Ğalimbäk) (XIV гасыр) — мәшһүр болгар бәге.
Ибраһим әмир

Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд яки Ибраһим әмир, Абу Исхак Ибраһим ибн ибн Мөэмин әмир, Мөэмин-2 (ﺋﻳﺒﺭﺎﻬﻳم, tat.lat. İbrahim ämir) (Х гасыр - 1026 ел,  Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы (?). Ибраһим әмир хәкимлеге чорында Идел буе Болгары территориясе көнчыгыш юнәлешенә киңәйтелә.

Ирхан

Ирхан яки Ирхан илтәбәр (tat.lat. İrxan) (VII гасыр-765) — Идел буе Болгары  икенче хәкиме, Котраг илтәбәр улы, Бөек Болгар иленә нигез салучының Кубрат ханның оныгы. Ирхан хәкимлеге чорында Идел буе Болгары дәүләтчелеге үстерә иде. Маҗар тарихчысы Гез Фехер Ирхан хәкимлеге турында үз китабында искартмәсе калдырган. Ирхан үлеменнән соң, аның улы - Тукый (Тукки)  765  елда Болгар тәхетендә утырган.

Котраг Котраг яки Кодраг, Көдрә хан, Котраг балтавар, Котраг илтәбәр (tat.lat. Qotrag) (VII гасыр) — Идел буе Болгарына нигез салучы, Татарстан җирендә беренче дәүләтчелек булдыручы дип санала, Бөек Болгар илен нигезләүче Кубрат ханның икенче улы (протоболгарларның кутригыр кабиләсеннән), Дунай буе Болгарына (Беренче Болгар патшалыгы) нигез салучының — Аспарухның бертуган абые. Кутригур кавеме.
Кубер Кубер яки Кувер (tat.lat. Quber) (7 гасыр) — Бөек Болгар иле  хәкиме,  Кубрат  ханның дүртенче улы, Идел буе Болгарынанигез салучы Котрагның һәм Дунай буе Болгарына нигез салучы Аспарухның бертуганы.
Микаил ибн Җәгъфәр

Микаил ибн Җагфар яки Микаил ибн Җагфар әмир (ﺒﺎﺗﺌِﺭ ﻣوُﺀﻣﻳن , tat.lat. Mikail ibn Cağfar) (Х гасыр) — Идел буе Болгарысигезенче хәкиме, Алмыш әмир улы. Микаил ибн Җагфар хәкимлеге чорында Болгар шәһәре тарафыннан Сувар шәһәрен буйсындыруы көрәше бара. Микаил ибн Җагфар исеме белән Болгар дирһәмнәре сугылган (940).

Мөэмин ибн Әхмәд Мөэмин ибн Әхмәд яки Мөэмин ибн Әхмәд әмир, Мөэмин-1 (ﻣوُﺀﻣﻳن ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ tat.lat. Mö'min ibn Äxmäd, рус. Мумин) (Х гасыр) — Идел буе Болгары  хәкиме,  Әхмәд ибн Җагфар әмир улы, Алмыш әмир оныгы, Идел буе Болгары җирләре берләштерүче.
Нәзир әд-Дин

Нәзир әд-Дин яки Нәзир әд-Дин хәлиф, Әтәк Җәңге Шамгын улы (ﻧﻪﺯﻳﺭ ﺋﻪﺩ-ﺩﻳن, tat.lat. Näzir äd-Din) (1180-1225) — Идел буе Болгары хәкиме. Нәзир әд-Дин хәлиф исеме белән болгар дирһәмнәре табылган. Рус кулъязмаларында Нәзирны - Отяк патша булып аталган. Бүтән чыганакларда аны Әтәк Җәңге Шамгын улы атыйлар.

Талиб ибн Әхмәд

Талиб ибн Әхмәд яки Талиб ибн Әхмәд әмир (ﺗﺎﻟﻳب ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ, tat.lat. Talib ibn Äxmäd) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Әхмәд ибн Җагфар әмир улы. Талиб ибн Әхмәд башта Болгар шәһәрендә идарә иткән, соңрак Сувар шәһәрендә идарә иткән һәм Сувар әмирлеге Болгардан бәйсезлеге яклаган. Талиб ибн Әхмәд исеме белән Суварда һәм Болгарда дирһәмнәр сугылган (950 елдан). Талиб ибн Әхмәд 976 елда Мөэмин ибн Әхмәд әмиренә ватандаш сугышында оттырган. Шулай итеп 976 елда Болгар шәһәре бөтен Идел буе Болгары дәүләтен берләштергән, Сувар шәһәре үз мөстәгыйлеген югалтган.

Тукый

Тукый яки Тукки, Тукый илтәбәр (tat.lat. Tuqıy) (VIII гасыр-815) — Идел буе Болгары өченче хәкиме, Ирхан илтәбәр улы, Котраг илтәбәр оныгы. Тукый хәкимлеге чорында Болгар шәһәре гөрләп үскән иде. Аның хәкимлеге 50 ел дәвам итә иде. Тукый үлеменнән соң, аның улы - Айдар 815 елда Болгар тәхетендә утырган.

Шилки

Шилки яки Шилкка, Габдулла Җилки (ﺷﻳﻟﻜﻯ, tat.lat. Şilki) (VIII гасыр-882) — Идел буе Болгары бишенче хәкиме, Алмыш әмир әтисе. Шилки хәкимлеге чорында Ислам дине таралышы Идел буе Болгары дәүләтендә дәвам итә. Шилкинең ике улы булган: Батыр-Мөэмин һәм Алмыш. Шилки үлеменнән соң, аның өлкән улы Батыр-Мөэмин 882 елда Болгар тәхетендә утырган.

Әлчек Әлчек яки Алчек, Альцек (tat.lat. Älçek) (7 гасыр) — Бөек Болгар иле  хәкиме,  Кубрат ханның бишенче улы, Идел буе Болгарына нигез салучы Котрагның һәм Дунай буе Болгарына нигез салучы Аспарухның бертуганы.
Әхмәд ибн Җәгъфәр

Әхмәд ибн Җәгъфәр яки Әхмәд ибн Җагфар әмире (ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ ﺋﻳﺒن ﺟﺎﻌﻔﺎﺭ , tat.lat. Äxmäd ibn Cağfar) (Х гасыр) — Идел буе Болгарыхәкиме, Алмыш әмир улы. Әхмәд ибн Җагфар хәкимлеге чорында Болгар шәһәре тарафыннан Сувар шәһәрен буйсындыруы көрәше бара. Берничә чыганак буенча Әхмәд әмирен Хасан (Казан) да атыйлар һәм Казан шәһәре нигез салуы боерыгы белән бәйлиләр, ләкин бу турында капма-каршы фикерләр бар. Әхмәд ибн Җагфар берничә чыганак буенча 930 елда, икенче чыганак буенча 950 елда үлгән.

 

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ