Владимир Путин Русиядә "Хәтер һәм дан елы"н үткәрү турындагы указга кул куйды.

“Тарихи истәлекне саклау максатында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Русиядә 2020 елны "Хәтер һәм дан елы" итеп үткәрергә карар итәм”, — диелә указда.

Президент бу ел кысаларында чараларны оештыруны “Җиңү” Русия оештыру комитетына йөкләтте, эш барышын Кремль хакимияте җитәкчесе Антон Вайно контрольдә тотачак.

Хөкүмәткә бер ай эчендә "Хәтер һәм дан елы"н үткәрү буенча мөһим чараларның планын төзергә һәм расларга кушылган.

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ