Шиксез, Коръән укуның үз әдәбе бар һәм ул әдәпләрне үтәү Коръән укуның әҗер савабын арттыра.

Коръән уку әдәпләре күп, шуларның әһәмиятлерәкләренә тукталыйк:

  1. Пакьлык, пакьлык үзенә тән пакьлыгын, укыласы урын, кием, авыз, пакьлыгын ала. Боларның барысыннан да өстен калеб сафлыгы, ягъни ширк, шикләнү һәм риядан имин булуы.

Тән пакьлыгына килгәндә, галимнәр  бу мәсъәләдә бер карашта торалар, җөнеб хәлдә Коръәнне тотарга да, укырга да ярамый.. Аллаһның илчесе С.Г.В.: «Күрем күрүче дә, җөнеб булучы да Коръәннән бер нәрсә дә укымаслар»,— дип әйтте.  (Әбү Дәүд).

Ләкин намаз укыр өчен алына торган тәһарәткә килгәндә, аны галимнәрнең кайсыберләре Аллаһның аятенә нигезләнеп шарт иттеләр. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Коръәнне пакъ булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакъ кеше генә тотар». (Вәкыйга 79).

Галимнәрнең бер өлеше Коръәнне тәһарәт белән укуны шарт итеп куймасалар да, шиксез, тәһарәт белән уку хәерлерәк, диләр. Гомумән, изге сәләфләребез Коръәнне генә түгел, гыйлем ала торган кәгазьләрне дә, ихтирам йөзеннән, тәһарәтсез тотмаганнар.

Урын пакьлыгына килгәндә, Коръәнне нәҗесле урыннарда уку ярамый. Нәҗес хакыйкый буламы, әллә мәгънәви буламы, аерма юк. Хакыйкый нәҗес урыннарына юыну, хәҗәт үтәү урыннарын кертергә була, мәгънәви нәҗескә хамер эчү, зина кылу кебек фәхешлек, бозыклык кылына торган җирләр керә.

Коръән укыр алдыннан кием пакьлыгына игътибар итү — мактаулы бер сыйфат булып тора. Пәйгамбәребез С.Г.В. төнлә белән тәһәҗҗудкә торып  Коръән укыр алдыннан исле майлар сөртте. Ибн Мәсгуд намазга басканда матур, пакъ киемнәрен киеп, хуш исле майларын сөртергә яратты.

Динебез Коръән укыр алдыннан хәттә авыз эченең чисталыгын да кайгыртырга чакырды. Гали р.г. тапшыра, пәйгамбәребез С.Г.В.«Авыз эчләрегезне Коръән өчен пакьлагыз», — диде. (Имам Әлбәни бу хәдисне «сахих» ди). Гали р.г. икенче бер хәдистә тапшыра: «Дөреслектә, сезнең авызларыгыз Коръәнгә булган юллар, аларны мисвәк белән пакълагыз».(Ибн Мәҗәһ). «Аллаһның илчесе төнлә белән Коръән уку, намаз уку өчен торса, мисвәк белән авызын пакьлады». (Бухари, Мүслим).

  1. Коръәнне намаздан тыш укыганда, намазда вакытта кәгъдәдә утырган кебек утырып уку әдәп санала.
  2. Коръән укыр алдыннан, Раббымыз Аллаһ шайтанның явызлыгыннан: «Әгүүзү билЛәәһи минәшшәйтаанирраҗиим», — дип, Аллаһка сыгынып башларга кушты. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әгәр Коръән укысаң, таш атылып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыгын». (Нәхел 98).
  3. Аллаһка сыгынганнан соң, Коръәнне Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән укый башлау әдәп санала. «БисмилләәһиРРахмәәниРРахиим». Ләкин «Тәүбә» сүрәсен башыннан укый башлаганда, бисмиллә әйтелми.
  4. Коръән укыганда авыз ачып иснәлсә, укудан тукталып торырга кирәк, чөнки ул Аллаһның сүзләрен тыңлап, Аның белән серләшүче кебек.
  5. Коръән уку белән мәшгуль вакытта, башка кешеләр белән сөйләшүгә бүленмәскә кирәк, әлбәттә бүленү чыннан да кирәк булмаган сүрәттә.
  6. Коръән укыганда мүсхафны кулга алып, яки берәр нәрсәгә куеп укырга, җиргә, идәнгә куеп, кадерсезләүләрдән сакларга кирәк. Укыганнан соң да төрле кадерсез урыннарга куюдан сакланырга кирәк. Халкыбызның күренекле галиме Р.Фахретдин. үзенең «Шәкертлек әдәбе» исемле китабында Коръән китабына гына түгел, гомумән динебезне бәян итүче китапларга ихтирам таләп итеп түбәндәге сүзләрне яза: «Шәригать китаплары хөрмәтле булган өчен, зарурат юк хәлдә, аның өстенә башка нәрсәләр кую һәм аның тарафына аяк сузу, тәфсир, хәдис, кебек мөбарәк китаплар өстенә башкаларны кую, гореф гадәттә әдәпсезлек күрелгән нәрсәләрне кылу — олуг гаеп саналыр».
  7. Коръән укыганда нәрсә укыганнарыңны аңлап, мәгънәләре хакында уйланып уку хәерлерәк санала. Кайвакыт кеше кулына Коръән китабын ала һәм ашыгып-ашыгып укый башлый, сүзләрнең дөрес әйтелешләренә, аятьләрдә килгән тирән мәгънәләргә игътибар бирми. Игътибарын күбрәк ничә бит, ничә сүрә укыганына юнәлтә.  Ибн Габбәс кебек Коръән өлкәсендә олуг гыйлеме белән аерылып торган сәхабә әйтә: «Коръәннән ачык итеп бер сүрәне укуым, ашыгып тулы Коръәнне укудан хәерлерәк». Әбү Дҗәмра Габбәс р.г. янына килә һәм: «Мин Коръәнне һәр өч көн саен  укып чыгам», — ди. Габбәс р.г. аңа: «Төн буена Бәкара сүрәсен укып, аның мәгънәләрен өйрәнү, уйлану, минем өчен син әйткәнчә укудан сөеклерәк», — диде.

Мөхтәрәм газиз кардәшләрем! Аллаһның илчесе С.Г.В. бу Рәхмәтне кабул итеп, өммәтенә җиткерде. Аның өчен вәхий кабул итү — олуг мәшәкатьле бер сынау иде. Чөнки илченең С.Г.В. вазыйфасы — дөнья беткәнче яшәячәк өммәтенә Аллаһның сүзләрен җиткерү. Аллаһ Тәгаләдән килгән Коръәннең бер хәрефен, бер ноктасын үзгәртми, киметми һәм өстәми ирештерү. Аять иңсә, ул бик курыкты, хәсрәтләнде. Вәхий иңгәндә телен хәрәкәтләндереп, гел кабатлап, кабатлап торды. Соңра Аллаһ Тәгалә аны  юатып, илчесенә С.Г.В. җиңеллек бирде һәм әйтте: «Коръәнне истә калдырам дип, телеңне тибрәтмә. Безнең өстә аны синең күңелеңдә җыю һәм телеңдә укыту».  (Кыямәт 16-17).

Аллаһның илчесе С.Г.В. Коръәнне өйрәнде һәм аның мөгаллиме Җәбраил фәрештә булды. Ибн Габбәс тапшыра: «Рамазан аеның һәр төнендә Аллаһның илчесе С.Г.В. Җәбраил фәрештә белән күрешә иде. Җәбраил аңа Коръәннән дәрес бирә иде».  Гаишә р.г. тапшыра, пәйгамбәребез С.Г.В. әйтте: «Җәбраил фәрештә елына бер мәртәбә миңа Коръәнне укытып карата иде. Бу елны ул ике мәртәбә укытты».  (Бухари).

Аллаһның илчесе С.Г.В. Коръән белән көннәрен гамәл кылды, төннәрен кыямнарда үткәрде, хәттә балтырлары шешә иде. Сәхабәләр дә Коръәнне өйрәнүдә бер-берсе белән ярыштылар. Ун аять укысалар, ул аятьләрнең мәгънәләрен, әмер вә тыюларны өйрәнделәр. Татлы йокыларын, йомшак ятакларын калдырып, кыямга басып, Коръән укыдылар. Төнлә белән урамга чыксаң, өйләрдән умарта корты шаулаган кебек тавыш килә торган булган. Берсе Коръән укып елаганда, аны ишетеп күршеләре елаган. Аллаһның илчесе С.Г.В. аларны һәрвакыт Коръән уку өчен канатландырып тора иде. Бервакыт ул С.Г.В. Әбү Хүзәйфәнең Коръән укуын тыңлап торды һәм: «Өммәтемдә синең кебек кешене бар иткәне өчен Аллаһка мактау булсын», — диде. (Әхмәт).

Ибн Мәсгутькә: «Миңа Коръән укы әле», — диде. Ибн Мәсгуть: «Әй Аллаһның илчесе С.Г.В., Сиңа Коръән укыйм, Коръән сиңа иңде бит», — ди, Пәйгамбәребез С.Г.В.: «Минем Коръәнне икенче берәүдән тыңлыйсым килә», — ди һәм Ибн Мәсгуть укый башлый. Ниса сүрәсенең 41 аятенә җиткәч, пәйгамбәребез С.Г.В.: «Булды»,—ди. Ибн Мәсгуть: «Пәйгамбәребезгә С.Г.В. борылдым, аның күзләре яшьләнгән иде», —диде.  (Бухари).

Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, бүгенге көндә мүсхафларның нинди генә төрләре басылмый. Олырак буынга эре хәрефле, юлда йөртергә кечкенәрәк басмалар алырга була. Күзне ардырмас өчен битләр зәңгәрсу яки яшькелт төстәге нәшер ителә. Кайда ничек укыйсы тәҗвид кагыйдәләре күрсәтелгән. Укучыга җиңеллек өчен парәләр, хизбларга бүленгән. Укылышын ишетү өчен аудио, видеокассеталар сатыла. Компьютерда яңадан-яңа программалар эшләнә. Шунда ук сүрәләрнең кагыйдәләрен дә өйрәтә, хәрефләрнең әйтелешләрен күрсәтә. Берничә төрле тәфсир дә килә. Ә пәйгамбәребез вакытында Коръән бер китап булмады. Сәхабәләр аны аять-аять ташларга, тиреләргә, сөякләргә, яфракларга яздылар. Шул ташларны күтәреп пәйгамбәребез С.Г.В. янына килеп тикшерттеләр. Шундый мәшәкатьләр илә Аллаһның Китабын өйрәнделәр, ятладылар һәм гамәл кылдылар. Алар Аллаһның олуг китабы Коръән әһле иделәр. Үзләреннән соң өммәтне дәвам кылучыларга күркәм үрнәк  булдылар.

Әй Раббым, Аллаһ! Безләрне Китабыңнан баш тартып, газапка ирешүчеләр җөмләсеннән имин кылсаң иде. Син бит безне кисәттең: «Кем Коръәннән баш тартса, ул Кыямәт көнендә бик авыр йөк, каты газап күтәрер». (Таһә 100).

Әй Шәфкать иясе, Аллаһ! Безләргә рәхимле бул һәм безне Синең сүзләреңнән баш тартып, тормыш тәмен югалтучылар юлыннан ерак кылсаң иде. «Кем Минем зикеремнән (Коръәннән) баш тарта, аны авыр, бәхетсез тормыш көтә вә Кыямәт көнендә аны сукыр хәлдә кубарырбыз». (Таһә 124).

Әй Раббым, Аллаһ. Безләрне Коръән әһле кылсаң иде. Һидаятеңне кабул итеп, кадерләп, хакларын үтәргә ярдәм итсәң иде. Коръәнне калебләребезнең язы, күкрәкләребезнең нуры итсәң иде. Коръән белән хозурланып, күңел төшенкелекләреннән имин кылсаң иде. ӘМИН.

Чыганак: http://tatislam.com/

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ