Коръәни-Кәрим татар халкының иң сөекле китабы. Коръәнне иңдерүче – Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә дә әлеге китапта хата юк. Һәр адәм баласы хаталы. Коръән безнең мөселманнарның Кыямәткә чаклы юлдашы ул.

– Рабит абый, 1969 елда Гариф Гобәйнең Коръәнне сүгеп язган "Коръән серләре" исемле китабы басылып чыга, бу китапны язарга аңа кем заказ бирде икән?

– Анысын әйтүе кыен. Гариф Гобәйнең "Маякчы кызы”н бик яратып укый идек. "Замана балалары", "Рөстәмнең язмышы" әсәрләре белән ул балалар арасында бик нык популяр иде. "Коръән серләре"ннән соң аның исемен дә телгә алмыйлар, бизделәр. Классик язучы булып калыр иде һәм без аны яратуыбызны дәвам итер идек. Коръәнгә тотынуы бик зур ялгыш булды. Белгеч тотынса, мин аңлар идем әле. 

– Гариф Гобәй мәдрәсәдә укыган бит.

– Дәһриләр арасында мәдрәсәдә укыган кешеләр дә бар. Димәк аның ышанычы шулхәтле генә булган. Гариф Гобәйнең мәдрәсәдә укуына минем шигем бар, 1917 елда революция, аңа ул вакытта 7 яшь була. Ул совет мәктәбендә укыганга охшаган, чөнки ул гарәпчәне белми иде. 

– Әлеге китапны укыганыгыз булдымы?

– Әлбәттә. Гариф Гобәйнең китабын укымаган кеше калмагандыр. Ул китап ел саен басыла килде, чөнки ул вакытта динне сүгү мода иде. Гариф Гобәй динне, Коръәнне сүгүгә алынды һәм бик зур ялгышлык эшләде. Үзенә генә түгел, бөтен татар милләтенең йөзенә кызыллык китерде. Ул бит анда бик күп ялган язды. Һәм бик күп әйберләрне ул үзе дә аңламаган. Әбугалисинаны ул динсез дип саный. Китапның башында эпиграф булып Әбугалисина сүзләре китерелә: "Минем юлым хакыйкать, мин бары тик хакыйкатькә ышанам". Гариф Гобәй: "Әбугалисина үзе дә Аллага ышанмаган", – ди. Хакыйкатьне Гариф Гобәй үзенчәрәк, коммунистларча аңлаган. Хакыйкать дигән сүз, Хак – Аллаһы Тәгалә дигән сүз ул. Минем юлым бары тик хакыйкать һәм мин бары тик хакыйкатькә инанам, мин Аллаһка ышанам дигән сүз ул. Беренче сүзендә үк ялгыш шәрехләгән һәм китапның буеннан-буена Коръәнгә каршы сүз. Изге китапка кизәнергә ярамый. Динне хурларга кушсалар, мин ул эшкә алынмыйм. "Коръән серләре" фәнни әсәр түгел, уйдырма һәм ул Коръәнне хаксыз тәнкыйтьли. 

– Тормышта нинди кеше иде ул?

– Сабыр, бик пөхтә киенгән, һәрвакыт башын чалт итеп кырдырган. Кешеләр белән бик әдәпле, тәртипле аралашты. Болай мин аның начарлыгын күргәнем булмады, Коръәнне тәнкыйтьләү идеясен аңа кем әйткәндер, белмим. Өстә утыручылар әйтте микән, әллә үзенең башына килде микән, анысын әйтә алмыйм. Гаиләсенә фаҗига артыннан фаҗига килә торды. Кызы һәм оныгы үз үлемнәре белән үлмәделәр.

 Изге әйберләргә кизәнгән кешеләрнең язмышлары барысы да бер. Мәчет манараларын кискән кешеләрнең тормышы бөтенесенеке дә фаҗига белән тәмамланган. Кайсының аягы өзелгән, кайсысы сукырайган, төрмәгә алып китеп атканнар, җүләрләнгән. Һәрберсенең гаиләсенә фаҗига килгән.

– Гариф Гобәйнең үлеме ничек булды, череп үлгән диләр, дөресме?

 – Череп үлгән, дигән сүз ул бик тупас бит. Череп үлгән дип “рак” дигән әйберне аңларга мөмкин, проказа, тилчә. Үзем күрмәдем, череп үлгәндерме-юкмы, ул берничә ел өйдән чыкмыйча авырып ятты. Аның янына кеше дә кертмәделәр, бик якыннары гына кергәндер. Йөри алмас хәлдә урында ята иде булса кирәк.

– Ул ник динне күралмады икән соң?

– Анысын әйтүе кыен. Ул бит коммунист, коммунистлар бит Аллага ышанмый. Заманында Казанда Алласызлар партиясе оеша. Мин партиягә кермәдем, кыстап-кыстап карадылар. Тинчурин, Курчак театрында баш режиссер булып эшләдем. Ул чорда җитәкче итеп коммунистларны гына куялар иде. "Алайса куймыйбыз", – диделәр. "Куймасагыз, башка кешене куегыз", - дидем. Куяр кешеләре булмагач мине, партиясезне куйдылар. Бүген көлке тоела торган әйберләр инде алар, райкомга чакырып әйтәләр: "Партиягә кер", – диләр, "Мин Аллага ышанам", – дим, "Ышансаң соң, кер", "Мин партияне дә, Аллаһны да алдый алмыйм", – дидем. Ул вакытта коммунист булмаган кешеләр сирәк иде. Коммунист язучылар бар иде, алар Аллага ышанганнар дип уйлыйм, алар мәҗбүр булганнар. Гаиләсен саклап калу өчен шулай кирәк булган. Аллаһы Тәгалә аларны гафу итәр дип уйлыйм. Мин беркайчан да халыкны талаучылар фиркасендә булырга теләмәдем.

– Гариф Гобәй "Коръән серләре" китабында Коръәннән өзекләр китерә, алар дөрес микән?

 – Алар тартып-сузып эшләнгән әйберләр, дөрес булган очракта кеше аны аңлар иде. Мин аны Крачковскийдан (русчасыннан) алгандыр дип уйлыйм. 

– Бер язучы (исемен әйтмим) оҗмах булса да, тәмуг юктыр ул, ди. 

– Кешенең фәлсәфәсенә катнашып булмый бит инде, ул үзенчә фәлсәфә кора. Бу гөнаһ эшләсәк тә, тәмугка эләкмибез дигән фикергә китереп чыгара бит. Рәхәтләнеп гөнаһ эшләгез, чөнки теге якта тәмуг юк. Без җавап бирмәячәкбез дигән әйбергә китереп чыгара. Җинаять, фәхешлек арта, миллиардлап-миллиардлап халыкның акчасын урлыйлар. Болар әлбәттә тәмуг та, оҗмах та юктыр дип уйлый торган кешеләрдер дип уйлыйм мин. Тәмуг юк дип әйтү – тайгак юл. Заманында Муса Биги әйткән: "Тәмуг бар, ләкин барыбер гөнаһысы өчен янганнан соң бөтен кеше чистарынып оҗмахка керә", – дигән.

– Муса Бигиевнең бу сүзләреннән Тукай көлгән бит: "Әнә, сезне Муса тәмугтан коткара, аңа барыгыз", – дигән. 

 – Тукай кемнән генә көлмәгән ул. Көләргә бик оста булган. Тукай дигәч тә ул бит фәрештә түгел. Тукай ул сездәй, бездәй кеше, ләкин аңа бөек талант бирелгән. Ул кайчакта хаксыз, кайчакта хаклы, төртмәле, энәле булган. Кайчакта кызып китеп үзенең дусларын да чәнчегән. Сүнчәли, Рәмиевне чәнчегән дә, соңыннан үкенеп йөргән чаклары да булган. Ләкин тегеләр аңа үпкәләмәгәннәр, дус булудан туктамаганнар. Тукай әйткән сүз закон булырга тиеш дигән сүзгә мин бик ышанып бетмим. Тукай да бит ул дөнья кешесе. Муса Бигины 13 тапкыр төрткәли ул, аның бакчасына таш ыргыта. Ләкин Тукай хаклы түгел: "Муса Коръәннән ялгыш тапкан", – ди. Муса Коръәннән ялгыш тапмаган, Коръәнне шәрехләүчеләрнең ялгышын тапкан. Бу икесе ике әйбер. Коръәндә хата юк, шәрехләүчеләрдә булырга мөмкин. Курсави да үзеннән алда килгән шәрехләрне төзәткән. Муса Биги Тукайның сатирасына үпкәләмәгән, үзен унөч тапкыр тәнкыйтьләп чыккан кешене газетага (Петербургка) эшкә чакыра. Әмма жандармерия бу газетаны ачарга мөмкинлек бирми.
ГАБДЕРӘХИМ

Чыганак: Акчарлак 
№1

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ