Ушкова йорт вә КФУның икенче корпусы
Ушкова йорт вә КФУның икенче корпусы
Урын КазанКремль урамы, 33
Координатлар 55°47′30″ т. к. 49°07′15″ кч. о.HGЯO
Лаихә авторы Карл Мүфке (мигъмар-төзүче)
Төп даталар:

XIX гасырның азагы — Биналарны төзү
1904-1908 еллар — Биналарны аерым йортка үзгәртеп кору

Халәт Герб России РФ мәдәни мирасы объекты № 1610052000
Ушкова йорты Commons-logo.svg Викиҗыентыкта

Ушкова йорты — Казанда урнашкан бина, ХХ гасырның башында эклектик стилендә үзгәртеп төзелгән. Әлеге вакытта биредә Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе урнашкан.

Ушкова йорты — ике катлы, штукатурлаган кирпеч бина, тәмам булмаган каре формасын хәтерләтә, бинаның алъягында зур булмаган яссы ризалитлар бар.[1]

Тарих

Казан университетының табигый факультетында укыган чакта Алексей Ушков — миллионер Константин Ушков улы — Зинаида Высоцкаяга (хирургик патология профессоры кызы) өйләнгән[2]. Туйга бүләк буларак Алексей Ушков мигъмарКарл Мүфкега Мәскәүдә (Пречистенка урамында) һәм Казанда (Воскресение урамында) йортларны үзгәртеп төзү йөкләмәсе биргән.

Ушков йорты 1904—1908 елларда Воскресение урамында урнашкан өч йорттан үзгәртеп төзелгән. Төзелгән моменттан ук яллауга (яшәү яки тибарәт (коммерция) өчен) тапшырылган.

Октәбер инкыйлабыннан соң көч белән тартып алынган, ягъни экспроприацияләнгән. 1919 елдан Ушкова йорты Үзәк губерна китапханәсенең баш бинасы булган (1923 елдан — В. И. Ленин ис. Үзәк шәһәр китапханәсе, 1934 елдан — В. И. Ленин ис. Өлкә китапханәсе, 1941 елдан — В. И. Ленин ис. Җөмһүрият китапханәсе, 1991 елда — Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе) — Идел буеның иң зур китапханәләренең берсе (Фондлар күләме 3,2 млннан артык документлар нөсхәсе, шул исәптән 98 меңнән артык — татар телендә һәм 78 мең — чит ил телләрендә).[3][4]

Искәрмәләр

  1. Күчү↑ http://mincult.tatarstan.ru/rus/info.php?id=214721
  2. Күчү↑ http://inkazan.ru/nacionalnaya-biblioteka-dom-dlya-molodoj-zheny/
  3. Күчү↑ http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-79/106940/
  4. Күчү↑ http://history-kazan.ru/2011/10/%D0%BD%D0%B0%D1%86%D0%B8%D0%BE%D0%BD%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F-%D0%B1%D0%B8%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BE%D1%82%D0%B5%D0%BA%D0%B0-%D1%80%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B8/

Чыганак: ВикипедиЯ

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ