Фәйзехак Ислаев

Фәйзехак Ислаев

 

Татар тарихында югалмаслык эзләр калдырган шәхесләр бик куп. Ислам динен, халкыбызны саклап калу өчен барган фидаи көрәштә иң мөһим рольне Батырша мулла җитәкчелегендә күтәрелгән восстание алып тора. Патша властена, миссионерларга каршы көрәшкә өндәүче булып халык ихтирам иткән мулланың чыгуы һич кенә дә очраклы хәл була алмый. Күренекле дин әһеле һәм акыл иясе, татар халкы милли-азатлык хәрәкәтенең бөек шәхесе Батырша мулла җитәкчелегендә татар һәм башкорт халыклары күтәргән восстание, анда катнашучыларның үзләрен аямыйча көрәше генә көчләп чукындыру сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр итә һәм ислам динен, ислам цивилизациясен чикләнмәгән Русия империясе җирләрендә саклап калырга мөмкинлек бирә.

“Пакь динле мөселманнар, берләшегез, берләшегез, берләшегез!
Батыр газилек атларыгызны һөм коралларыгызны хәзерләгез! Ук, кылыч, сөңге, һөм ни кирәклеләр хәлегез кадәренчә әзерләнегез!
Һәм аларны җиребездән куып чыгарыйк! Ил йортыбызда мәчетләр һәм мәдрәсәләр бина кылыйк! Һәм динебезне, ислам динен куәтләндермәккә һиммәт итик!
Җитәр, өй мөселманнар, егетләр һәм олылар, атлылар һөм җөяүлелөр, коралланыгыз! Күтәрелеп чыгыгыз! Изге сугыш башлагыз! Җан-тәнегез белән Алла боерганын эшләгез!
Әй, мөселманнар, изге яуга чыгыгыз! Җиһат итегез!..
Атларга атланыйк, Алланың кодрәтенә таянып, изге яуны башлыйк! Аллаһы Тәгалә боерса, җиңеп чыгарбыз!”


Бу өзек Батыршаның көрәшкә чакырып язган “Өндәмә”сеннән алынды.
XVIII гасырның урталары Русия мәмләкәтендә яшәгән барлык халыкларны христианлаштыру иң көчәйгән чор. Башта көчләп чукындыру Идел буенда татар, мари, чуваш, мордва, удмурт халыклары арасында барса, ул әкренләп Башкортостан җирләренә дә килә. Элек мөселманнар көчләп чукындырудан бирегә күчеп килеп ислам динен саклап кала алсалар, андый мөмкинчелекләр дә бетә. Рус булмаган халыклар арасында православие динен тарату шундый тәртиптә барганда, ислам динен саклап калып булмаслыгын аңлаган Батырша яшерен рәвештә восстание хәзерли башлый.

Батырша (мулла кушкан исеме Габдулла) 1715 елда утыз биш йортлы Карыш авылында йомышлы татар Туктаргали Дусалиев гаиләсендә туа. Карыш авылы ул вакытта Уфа өязе Себер юлында исәпләнә. Хәзер Югары Карыш авылы Башкортостан Республикасының Балтач районына керә. Карыш авылын 1693 елда татарлар нигезли. 1702 елда бирегә егерме өч гаиләдән торган яңа бер төркем күчеп килә, алар арасында абыз (мулла) Туктаргали Дусалиев та була. Кызганыч, хәзерге кадәр Батыршаның әтисе кайсы авылдан күчеп килүе ачыкланмаган, гәрчә бирегә килүчеләрнең Нижгар якларыннан: Алатырь, Курмыш, Арзамас өязләреннән икәнлеге билгеле.

Дини белемне Батырша башта әтисе абыз Туктаргалидән ала, аннары Тайсуган авылында Габделрахман мулла мәдрәсәсендә (хәзерге Әлмөт районы) укый. Габделрахман тәкъдиме буенча ул Казаннан ерак түгел Ташкичү авылының (хәзер Арча районы) мәшһүр мулласы, булачак Ырынбур ахуны Габдессәлам Уразмөхөммөд улы җитәкчелегендә дини вә дөньяви белемен камилләштерә. Казан якларында барысы ун ел чамасы шәкерт була. Соңыннан Батырша Гәйнә вулысы Күземъяр авылында (хәзерге Пермь өлкәсе, Барда районы) һәм Исәт провинциясендә Мөслим Аширов старшинаның йомышлы татарлар яшәгән Олыкош авылында (хәзерге Чилөбе өлкәсе, Кунашак районы) балаларга сабак укыта, мулла хезмәтләрен башкара.

Старшина Мөслим Аширов Батыршаны мулла итеп үз авылына чакыра. Күрәсең, имам һәм старшина вазифаларын бергә үтәп булмаган. 1735—1740 еллар Башкортостанда азатлык өчен кискен көрәш еллары була. Рус телен яхшы белгән старшина фетнә күтәргән башкортлар белән хакимият арасында арадашчы ролен үти.

Батырша 1747 елда егерме ике яшьлек Зөлхәбирәгә өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Зөлхәбирә — шушы ук авылда яшәгән йомышлы татар Хәсән Такаев кызы. Хәсән Такаев Мөслим старшинаның туганы икәнен дө күрсәтеп китү зарур. Бер елдан соң яшь гаиләнең беренче баласы - уллары туа. Аңарга Таҗетдин исеме бирелә.

Биш ел чит җирләрдә йөргәннән соң, Батырша, ниһаять, гаиләсе белен туган авылы — Карышка кайта, мулла итеп сайлана, мәдрәсә ачып, шәкертләр укыта башлый. Биредә гаиләдә тагын ике кыз бала туа.
Тиздән Батырша мулла мәдрәсәсе тирө-якта шактый абруй казана, дини белем алу өчен якын авыллардан гына түгел, ерак Казаннан, Көнгер өязеннән, Исөт якларыннан татарлар һәм башкортлар килә башлый.

1755 елның 15 маеннан алып октябрь аена кадәр Башкортостанның төрле төбәкләрендә барган чуалышлар тар-мар ителә. 1755 елның 1 сентябрендә Батырша сөңге, җәя һәм уклар белән коралланып, гаиләсен (хатыны Зөлхәбирә, җиде яшьлек улы Таҗетдин, өч яшьлек кызы Зөләйха һәм бер яшьлек кызы Салихә), шәкертләрен (Яхъя, Мөхәммәдшәрип, Моталлип, Касыйм, Габделкәрим, Мирәхмәт, Мөслим, Габделгаффар, Дәүләтбай Хуҗагулов, Сәфәр Агаферов) алып урманга кача.

Зөлхәбирә кечкенә балалары белән бер айдан артык урманда Батырша белән авыр тормышны уртаклаша. Әлбәттә, иң авыры Зөлхәбирәгә туры килә, чөнки аның бер яшьлек кечкенә баласы булуын да онытмаска кирәк. Аларга урыннан урынга күчеп йөрергә туры килә. Башта авылдан ерак булмаган урманда ун көн тирәсе яшиләр, аннары бер көнлек юл үтеп, Агыйдел урманнарында егерме биш көн булалар. Якындагы чирмеш авылы кешеләре: «Ераграк китеңез, күп кешеләр эзлиләр», — дигәч, урманның икенче ягына барып урнашалар. Ачлыкка чыдый алмыйча, Батырша чирмешләрнең бер атын урлап суя. Патшабикәгә язган хатында бу хакта болай ди: “Җәмәгатьләремез ачлыкдан һәлак булмакга йитешмөке өчен, урман тышындакы бер чирмешнең атын суйып, җәмәгатьләремезгә йидердек».

Тик качакларның ат чалуы билгеле була, алар янына атка атланган егерме кораллы чирмеш килә. «Без сезне бер айдан бирле урманымызда асрыймыз, сезгә йичбер йаманлык итмөйенчө вә һичбер дошманларыңызга мәгълүм итмөенчө. Ахыр сез безгә яманлык итдеңез — атымызны суйдыңыз. Имди куркамыз сездән үземезне үлтерерсез, дип. Биреңез коралларыңызны, үзеңез китеңез!» — диделәр. Батырша коралланып килгән чирмешләргә каршы тормаска карар кыла, чөнки гаиләсен саклап кала алмаслыгын күрә. Зөлхәбирәгә һәм балаларына мөрәҗәгать итә: «Әй җәмәгатьләрем, күземнең нурлары, күңлем Сорурлары! Сезне һәм үземне үземезне яраткан бер Ходайга тапшырдым. Бәхил улыңыз!» — дип, Йахйа атлы шәкертем илә икемез йөгереп китдек. Җәмәгатьләремезне тота калдылар. Бән, балаларыңдан айрылган коштик булып, җәмәгатьләремнең хәсрәтендән «Ваһ вәйла!» дип, йөзем йирө дәшеп, биниһая тәззарыглар әйдәдем вә әйтдем: «Илаһым, барча галәмнең халикы вә барча мөлекнең маликы! Барча бәләң — нигъмәтдер! Барча эшең — хикмәтдер! Бәңа бондай боланы вә бондай хәсрәтне тәкъдир иткән икәнсән, хәмде, Ходаем, барча нигъмәтеңә! Ризамын, Ходаем, барча, бәлаыңа!» — дидем.
 
Архив материалларына караганда, 1755 елның 8 октябрендә Батыршаның хатыны Зөлхәбирә Хәсәнова һәм Батыршаның ике шәкертеннән Уфада сорау алына. Димәк, Батырша хатыны, балалары һәм шәкертләре белән Бөре елгасы буе урманнарында чикләвек, җиләкләр белән тукланып, бер айдан артыграк бергә булган. Батырша патшабикәгә язган хатында бу вакыйгаларны дөрес тасвирлаган, дип әйтә алабыз. Сорау алганда Зөлхәбирә ире турында бер дә начар сүз әйтми, үзенең Исөт провинциясе Мөслим старшинаның Олыкош авылы мишәр-татар Хәсән Такаев кызы булуы, сигез ел элек Батыршага кияүгә чыгып, аның бердәнбер хатыны икәнлеген генә күрсәтә; Бөре урманнарында Батырша һәм башка шәкертләр белән бергә качып йөрүләре, анда Карамыш авылыннан урлап алынган атны суеп тукланулары турында сөйли. Батыршаның фетнә хөзерләвен белмәдем, дип җавап бирә.

Кулга алынучылар арасында Зөлхәбирәнең энекәше, Батыршаның шәкерте Мостафа Хәсәнов та була. Аннан да сорау алалар. Зөлхәбирәне балалары белән хезмәтче итеп тайный советник Борис Федорович Щербаковка тапшыралар, ә шәкертләрне төрмәгә утырталар.

Батырша Яхъя исемле шәкерте белән төрле төбәкләрдә качып йөри. Казан якларына чыгып китә алмыйлар, чөнки юлларда тикшерү нык көчәя. Кышка кергәч, Бөгелмә тирәсендә, шәкерт чакларында белгән Нәдер вулысында качып яши. Авылдан авылга, өйдән өйгә кереп соранып йөргән ике мосафир үзләрен Габделрахман мулла шәкертләре итеп күрсәтәләр. Кышны Иске Нәдер авылы мәчетенең идән астында кышлыйлар. Җәен шәкерте белән авылларда соранып йөри, август башында аны югалта, аннары туган якларына юл ала.

Тик туган авылына кайтып җитә алмый, 1756 елның 8 августында Уфадан йөз илле чакрым ераклыктагы Әҗәкәй дигән йомышлы татарлар авылында (хәзер Башкортостан Республикасы, Борай районы) старшина Сөләйман Диваев һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан кулга алына.

Батыршаны кулга алу турында хәбәр алгач та, аны кичекмәстән Санкт-Петербург шәһәренә китерү турында карар кабул ителә. 1756 елның уналтынчы сентябрендә капитан кенөз Иван Болховский, поручик Левашов, бер унтер-офицер, бер капрал һәм алты драгуннан торган көчле сак астында Ырынбур—Самара—Арзамас—Владимир— Мәскөү—Санкт-Петербург маршруты белән Батыршаны озын юлга алып чыгалар.

Шул ук елның 12 декабрендә Батыршаның хатыны Зөлхәбирәне дә балалары белән Санкт-Петербургка озатырга дигән карар кабул ителә. Бу вакытта инде Батырша мулланың олы улы Таҗетдин үлгән булып чыга, чөнки чыганакларда аның турында бернинди дә белешмә юк.

Санкт-Петербургта ярты ел тикшерү үткәргәннән соң, Батыршаны һәм аның көрәштәшләрен гаепле дип табалар. Батырша яла ягулы хат язуда, фетнә оештыруда гаепле дип таныла, камчы белән суктырыла, тимер кыскыч белән борын тишеге ертыла һәм гомеренең ахырына кадәр зинданга ябылырга хөкем ителә. Көрәштәшләренең хөкем карары билгесез. Батырша 1762 елның 24 июлендә Шлиссельбург крепостенда һәлак була.

Фетнәдә катнашканнарның язмышы кебек үк Батырша гаиләсенең язмышы да фаҗигагә дучар ителә. Улы Таҗетдиннең үлүе турында язган идек инде. Төпчек кызы Салихә дә 1759 елны авырып үлеп китә. Тагын бер фаҗига: ул вакытта Зөлхәбирә һәм аның кызлары көчләп чукындырылган була инде. Салихәгә Наталья дигән исем куела, Зөлхәбирәгә — Мария Александровна, ә Зөләйха Верага әйләндерелә. 1763 елда Зөлхәбирәне кызы Зөләйха белән кызлар монастырена урнаштыралар. Монастырьның кайда урнашканлыгы билгесез. Алар турында башка мәгълүмат табып булмады.

Татар халкының каһарман улы Батырша мулла, аның хатыны Зөлхәбирә һәм балалары белән бәйле вакыйгалар әнә шулай фаҗигале тәмамлана. Ислам дине өчен, рухи азатлык өчен, халык бәхете өчен кулларына корал тотып көрәшүчеләр, гомерләрен корбан итеп, мөселманнарны тоташ чукындырудан коткарып калалар. Восстание җиңелсә дә, төп максат — патшабикә Елизавета Петровнага мөселманнарның аяныч хәле турында хәбәрләр барып җитә, ә хакимият органнары мөселманнарны тынычландыру өчен аерым ташламалар ясарга мәҗбур булалар.

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ