Бүген Татарстан иң олы йөрәкле улы-хәйрияче , Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты Әсхәт абый Галимҗанов белән хушлаша. Якташыбыз һәм аның изге гамәлләре күңелләрдә мәңге сакланыр. 

Кеше китә- исеме кала 
Елларга,гасырларга... 
Һәйкәле янында күпләр 
Әйтерләр,басырлар да: 
"Иң изге күңелле кеше 
Казанда,туган җирдә, 
Ятимнәргә терәк булган 
Мәртәбә -асыл иргә!" 
Ә бит үзе көчленең дә 
Күңеле нечкә була. 
Тормышта хаксызлык күреп 
Күзләре яшькә тула... 
Күзе чыланган чакларын 
Күргәнем булды аның. 
Җанын бирердәй кешеләр 
Йөзен чөергән чагын. 
Ул бүләк иткән нәрсәләр 
Кайчакта бәяләнде. 
Чын дуслары гына белде 
Бу бүләк бәяләрен. 
Исән чакта һәйкәл булып 
басканнар бармы тагын? 
Ә бит бер яхшы сүз өчен 
Күпме күрде нахагын?! 
Үзе ярдәм иткәннәр дә 
Күрмәмешкә салышты. 
Кичерде ,гафу итте ул 
Күпме нахак,ялгышны... 
Авыр булса да үзенә, 
Авыр дип лаф ормады. 
Ятимнәргә түкте малын, 
Санап -нитеп тормады... 
Бармы тагын ,бармы аның 
Үрнәген алучылар? 
Башкаларга үз утыннан 
Учаклар ягучылар? 
Үзенә читен чакта да 
белүче кеше хәлен, 
Барлыйк әле бармы икән 
Шундыйлар тагын, яле! 
Кеше кыйммәте акчада, 
Җыйган малда да түгел. 
Бәяләнә, үзе үлгәч 
Һәркемгә ачык күңел. 
Онытылмасын иде лә 
Тик бер көн искә алып. 
Олы йөрәкле улына 
Гел килсен иде халык! 
Гөлнур Айзат 4.о1.16.Буа.


 

5.01.2016 Милләт

Ркаил Зәйдулла: Әүлия һәм сәер кешеләр (Әсгат Галимҗанов турында)

Әсгат Галимҗанов бакыйлыкка күчте. Аны “ярлы миллиардер” дип атыйлар иде. Ләкин бу дөрес үк кушамат түгел, чөнки “миллиардер” дигәндә без дәүләт малын төрле мәкерле юллар белән кулга төшергән олигархларны күз алдына китерәбез. “Акча җир өстендә ята, аны үрелеп алыр өчен кара тир агызып эшләргә генә кирәк,” – дияргә яраткан ул. Һәм шушы сүзенә гомере буе тугры калган.

Армиядән кайткач, илленче еллар уртасында Казанга килеп базарда йөкче булып эшли башлый булачак иганәче. Ат биргәннәр, арба. Апас районының Болын Балыкчы авылы малае Казанда да нәкъ авылча яши башлаган. Мохтаҗлыкта үскән авыл баласына базардагы азык калдыкларының әрәм булып ятуы гайре табигый тоелган, әлбәттә. Әсгат социалистик икътисад шартларында мал-туар үрчетү җаен тапкан. Әйтергә генә ансат! Казан үзәгендә качып-посып шулкадәр терлек үстереп кара син! Төнге өчтән торып. Башта ул мал абзарын җир астына казып ясый. Терлекне ашату, тәрбияләү бер хәл, тиресне дә каядыр илтергә кирәк бит. Тиешле органнар бик тиз эзенә төшкән, әлбәттә. Хөкем итәргә дә җыенганнар. Тик бу законсыз эшмәкәрдә бернинди хөсет тә, буржуаз нәфес тә юк икән, бар керемен балалар йортларына күчереп бара, имеш! “Берегись атомобиля” фильмындагы Деточкин белән дә чагыштырып булмый аны. Деточкин бит урланган автомобильләр саткан акчаны балалар йортларына күчерә. (Режиссер чынбарлыкта шуңа охшаган кеше бармы икән дип ил буйлап эзли, тапмый...)

Ә Әсгат абый кул көче белән тир түгеп казганган акчасын ятимнәргә, мохтаҗларга өләшә. Үзе исә ишле гаиләсе белән коммуналкада интегә. Гомер азагында шәһәрнең үзәгендә ике бүлмәле яхшы фатир алгач та, аны Казакъстаннан кайткан Әкбәровларга калдырып, үзе тагын базар янындагы баракка күчә. Әкбәровлар инде үз куышларын булдыргач, абзый һәмишә кире кайтырга ашыкмый, “дүрт як стена эчендә яши алмыйм.” – ди. Шәһәр үзәгендә үзе бер авыл булып яшәргә өйрәнгән ул!

Балалар йортларына сиксән автобус бүләк иткән. Күпме акча, кирәк-ярак бирүе турында төгәл мәгълүмат юк. Алтмыш ел дәвамында күптер, бик күптер.

Әле бит гаилә бар, хатын бар! Димәк, алар да аның бу гамәлен хуплаган? Әсгат Галимҗанов турында психологик роман язып булыр иде. Ләкин аның өчен талант белән бергә аңа хас риясызлык та кирәктер, мөгаен. Югыйсә каһарманыңны нәкъ үзенчә ничек сурәтләргә мөмкин. Шуңа да роман тиз генә язылмас. Әле язылыр микән?

Яшерен-батырын түгел, Әсгат Галимҗановны “юләр”, “ычкынган” дип атаучылар да шактый. Сүз дә юк, безнең кебек гадәти кешеләр өчен ул сәер кеше. Юкка гына җеназа мәрасимендә Шәймиев аны “изге” дип атамагандыр. (Минтимер ага җиде еллар элек Әсгат Галимҗанов хөрмәтенә Кремль каршында һәйкәл куйдырган иде. Анда атлы арба җитәкләгән татар агае; арбада балалар утыра. Әсгат абзый чыннан да балаларны арбага утыртып урам әйләндерергә яраткан).  Әүлия! Ләкин уйлап баксаң, нәкъ менә ул гап-гадәти кешедер, ә без барыбыз да гайре табигыйдыр? Без сәер! Кеше! дигәндә күз алдына Әсгат Галимҗанов килергә тиеш, минемчә.  Бигрәк тә безнең көннәрдә, хөсетлек түрдә аяк бөкләп утырганда, терсәк тырпайтып әрсезлек алдан йөгергәндә. Без бит риясыз игелек эшләгән кешегә шикләнеп карый башладык, угрылар, кеше өлешенә кергәннәр көн геройлары булып йөри, башкаларны яшәргә өйрәтә. Аларның яраткан әйтеме: “Алай акыллы булгач, нигә синең акчаң юк?” Әйтерсең, акча гына дөнья тоткасы. Сизәсезме, “намус”, “вөҗдан” дигән сүзләр телдән бөтенләй төшеп калды.

Әсгат абзый вафат булыр алдыннан гына Мәскәү матбугатында Самара мэры Олег Фурсов турында күп яздылар. Илле яшьлек юбилеен илле миллионга төшереп өч тапкыр үткәргән икән. Югыйсә рәсми декларациясендә еллык кереме 2,8 млн. дип кенә күрсәтелгән. Кем инде бүген чиновникларның рәсми декларациясенә ышана! Соңыннан ачыкланган: банкетларга дигән азык-төлек төрле сәүдә оешмаларыннан килгән. «Для проведения социально значимых мероприятий в детских учреждениях». Ягъни, ризыкны балалар йортларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә җибәрәбез, дип җыйганнар. Ун миллионга төшкән соңгы банкетка Мәскәүнең иң кыйммәтле артистлары чакырылган, губернатор катнашында өлкәнең өч йөздән артык иң югары чиновниклары (әлбәттә, хатыннары, сөяркәләре белән) ашап-эчкән.

Тыныч йокла, Әсгат абзый!

Тыныч йокла, чөнки безнең җөмһүрияттә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Безнең җитәкчеләр кеше өлешенә кул сузучыларга нәфрәт белән карый. Хәтта чит илләргә ял итәргә баргач та гаделсезлекне күреп эчләре поша, яллары ял түгел. Әле узган елның декабрендә Париждан кайткач, Казан мэры Илсур Метшин әнә ни сөйләгән: “Биналары матур, әлбәттә. Карыйсың да шул Аурупа шәһәрләренә. Империя... Тик менә бу йортларда ничек йоклый икән алар? Дөньяны шулкадәр тала да, аннары шул малны алып кайтып шәһәрләр сал... Гыйбарә бар бит: “Карават сатып алырга була, тик йокыны сатып алып булмый, йорт сатып алырга була, тик йорттагы бәхетне сатып алып булмый...” Шуңа күрә без таламыйбыз, без төзибез, слава Богу!”

Ул урысча әйткән инде, мин татарчага аудардым.

Яңа елда барыгызның да йортында бәхет тантана итсен!

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=13684

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ