Русиядә иң беренче Коръән Санкт-Петербург шәһәрендә 1787 елда Әби патша (Екатерина II) фәрманы белән нәшер ителгән.  Коръәнне басмага Казанның имам-муллалары әзерләгән, шунлыктан аны “Казан басмасы” дип тә атап йөрткәннәр. Бу тиңдәшсез зур гамәлнең башкарылуына 225 ел тулу уңаеннан, 2012 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җөмһүриятебездә Коръән елы дип игълан ителде. Җисеме исеменә тәңгәл булырдай хәерле ел  насыйп итсен безгә  Раббыбыз. Шушы изге форсаттан  файдаланып, без дә Коръән Хәкимгә караган гыйлем-белемнәребезне бераз яңартып алыйк әле.

Изге Коръәннең сүрә-аятьләре безгә Аллаһның Үз Сүзләрен ирештерә (11:14).  Шунлыктан, Коръән Кәрим – хакыйкый дин гыйлеме, туры юл күрсәтә, дөрес итеп гамәл-гыйбадәт кылырга өйрәтә торган китап кына түгел, ә иң югары  әдәп-әхлак үрнәге, кешелекнең һәм  җәмгыятьнең барча авыру-проблемаларыннан дәва (41:44; 17:82), акыллы-зирәк үгет-нәсыйхәт (74:54; 17:41),  дөнья-ахирәт, тормышыбызның игелеге-бәрәкәте-тынычлыгы ачкычы да. Кыскасы, адәм баласының, яисә җәмгыятьнең бүгенге көндә нинди мохтаҗлыгы бар – һәрбарчасының чишелеше Коръән Шәрифтә бик тәфсилләп  аңлатылган.

Бу уңайдан, дөньякүләм танылган берничә галимнең Коръән турындагы фикерен тыңлап узыйк әле. “Коръән сүрәләрендә  күпкырлы белем һәм кеше башына килердәй һәрбарча сорауга җаваплар тупланган” (Ю.Абрамов, В.Демин. “100 Великих Книг”,  Москва, Вече, 2000). “Коръән – шигырь төзелеше буенча да, тантаналы олылау, тормыш-көнкүреш зирәклеге буенча да – бердәнбер булган әдәп-әхлак, дин, гражданлык, сәяси һәм  юридик Хөкем-Кануннар Җыентыгы” (В.Порохова. “Коран, перевод смыслов и комментарии”, VI басма,  Москва, Әл Фуркан, 2002). Нинди дөрес сүзләр-фикерләр. Тик бу Хаклыкны танучы-әйтүчеләр арасында безнең галимнәребезнең исемнәре булмавы гына гаҗәбрәк.

Олуг Коръән бербөтен китап итеп иңдерелмәгән, ә аерым аятьләр рәвешендә, тормыш барышында килеп туган сорауларга-вакыйгаларга аңлатма-җаваплар буларак, Пәйгамбәребезгә 40 яшь тулгач,  23 ел дәвамында яңа эраның 610-632  елларында иңдерелгән. Мөхәммәд (с.г.в.) исән вакытта, Коръәнне китап итеп җыю кирәк тә, мөмкин дә булмаган: беренчедән, мөселманнар килеп туган һәр сорау-проблемага җавап-чишелешне Пәйгамбәрнең үзеннән ала алган; икенчедән,  Коръәннең иң соңгы аяте Пәйгамбәребезнең вафатыннан 10 гына көн алдан иңгән. Шулай итеп, бу кыска гына вакытта Коръән сүрәләрен китап итеп җыю, билгеле инде, мөмкин булмаган.

Беренче хәлиф (Пәйгамбәрнең эшен дәвам итүче) Әбү Бәкр р.г. заманында (632-634 еллар), Коръән аятьләрен язып, китап рәвешендә җыйганнар; икенче хәлиф Гомәр р.г. заманында (634-644  еллар) Коръән берничә данәгә ишәйтелгән; ә өченче хәлиф Госман р.г. заманында (644-656 еллар), Коръәннәрне дөрес итеп укый-аңлата белүчеләргә тапшырып, дөньяның төрле ягына таратканнар. Коръәннең дөрес укылуы-аңлатылуы җәһәтеннән,  бу бик кирәкле гамәл булган, чөнки Ислам дөньясы киңәйгән, Коръәннең бердәнбер нөсхәсе (оригиналы) белән генә Аллаһ Юлына өндәү инде мөмкин булмаган.

Риваятьләр буенча,  иңдерелгән сүрә-аятьләрнең Җирдә дөрес әйтелеше-укылышы һәр елның Рамазан аенда Җәбраил фәрештә тарафыннан тикшерелеп торган. Пәйгамбәр Җәбраилгә, Җәбраил Пәйгамбәргә моңа кадәр иңдерелгәннәрне тулысынча укып чыга торган булган, Пәйгамбәрнең вафаты елында сүрә-аятьләрнең укылу-урнаштырылу дөреслеге ике тапкыр тикшерелгән. Шулай итеп, Бөек Коръән тәмам ителгән һәм үзенең хәзерге эчтәлеге-кыяфәтенә китерелгән. Ә хәзер дә Рамазан аенда мәчетләрдә Коръән Шәрифне тулысынча укып чыгу – шушы изге гамәлнең дәвам ителүенә бер дәлил инде ул.

Раббыбызның Изге Китабы: “Укы!” (96-1,3) – дигән Алла боерыгы белән иңдерелә башлаган. Бу әмер бик ачык, төгәл, катгый. Шунлыктан, Хира (“сөекле”) дигән тау куышы караңгылыгында Пәйгамбәребезгә иңдерелгән әлеге беренче изге аять-күрсәтмә, өммәтнең белем дөньясына таба юл алуына иң зур сәбәп-этәргеч булган.

Ә нәрсә укырга боера соң безгә Бер Раббыбыз? Бу турыда Коръәндә катгый күрсәтмә юк; әмма шул ук аять безне, нәрсә генә укысаң да: “Юктан бар итеп яралтучы Раббың исеме белән башлап укы!” (96:1) – дип өйрәтә. Димәк, бу гади күз йөртеп чыгу гына түгел, ә башка яссылыкта-биеклектә, үз алдыңа аерым-үзенчәлекле максат куеп уку; бик зур игътибар белән, тирәнтен уйлап, тормышка-көнкүрешкә үз карашыңның нинди булуын тикшереп карау гамәле. Шулай итеп, бу әмерне “Укы!” гына дип түгел, ә “Аңларга тырыш!” дип тә кабул итәргә; үзеңә, әйләнә-тирәңә, дөньяга күңел күзе  белән карарга тырышырга бурычлыбыздыр, мөгаен.

Һәрбер кеше – телиме ул моны,  теләмиме – барыбер үзен-үзе өйрәнү (“уку”) белән мәшгуль. Адәм баласы – бөек зат, шул ук вакытта Аллаһ хөкеме каршында ул бик кечкенә, әһәмиятсез; кеше бу дөньяның хакиме, шул ук вакытта ул аның колы да; адәм баласы бик көчле, әмма Аллаһның чиксез көче-кодрәте алдында ул юк дәрәҗәсендә көчсез… Шуңа күрә безгә үзебезне өйрәнергә, сәләт-талант-уңышларыбызның бары тик Аллаһның безгә биргән бүләге икәнлеген танып, аларны файдалы-игелекле эшләрдә генә кулланырга; килешмәгән-кимчелекле якларыбызны да игътибарсыз калдырмыйча, аларны киметү-азайту буенча эшләргә тиешледер. Коръән Кәрим юкка гына: “Барча дәрәҗә баскычлары Аллаһ карамагында”, (70:3) – дип өйрәтми бит.

“Сез үзегез Аллаһның Могҗизасы, әллә күрмисезме?” (51:20, 21) – ди Олуг Китап. Димәк, үзен “уку” (өйрәнү) адәм баласын бу дөнья тормышы өчен аны булдыручы, аңа тормыш бирүче илаһи көч барлыгын аңлауга китерәчәк. Һәм бу хакыйкать кешенең дөньяга ни өчен китерелүен ап-ачык әйтеп бирә – адәм баласы үзен барлыкка китергән, Җир йөзендә аны саклап-тәрбияләп торучы Бер Аллаһка шөкер итеп, Аның күрсәтмәләрен төгәл үтәү – яхшы-тыныч-рәхәт тормышыңның какшамас нигезе икәнен аңлап яшәргә бурычлы.  Ә  “шөкер итү”гә килгәндә, бу – яшьлек, матурлык, саулык, тигезлек, тынычлык, ризык… кебек санап бетергесез Аллаһ нигъмәтләреннән риза булып, аларның кадерен белеп яшәү. “Җирдә һәм Күкләрдә булган һәрбарча нәрсәне Аллаһ сезнең өчен, алар сезгә хезмәт итсеннәр өчен булдырды” (31:20) – ди Изге Коръән бу нигъмәтләр турында.

Үзеңне аңлау – тирә-юнь мохитеңә “күңел күзе” белән караудан башка да мөмкин түгел.  Дөнья, Галәмнәр “Китабын” укый белү – тормышыңны оештыру турында фикер йөртү; бу төгәл, хатасыз, тоташ системаның кешегә ни өчен һәм күпмегә бирелгәнен исәпләп карау гына түгел, ә Аллаһ биргән гомерендә кешенең нинди уңыш-дәрәҗәләргә ирешә алуының да этәргеч ноктасы. Адәм баласы һәрбер вакыйга-вәзгыятьтән акыл һәм үгет-нәсыйхәт алырга, без яраткан бик күп нәрсәнең безгә файда китермәгәнен һәм, киресенчә, ошап бетмәгәннең безгә зур яхшылык булып  әйләнеп кайту мөмкинлеге бар (2:216) икәнлеген истән чыгармаска тиешледер.

Шулай итеп, тирә-юнь мохитне “уку”-өйрәнү ярдәмендә без иксез-чиксез Галәмнәрнең Хуҗасыз була алмавына, Аның гына Абсолют Белем Иясе икәнлегенә, дөньяның бу кадәр матур, гармоник, дөрес-төгәл үлчәмле төзелеше иң Бөек Барлыкка Китерүче тарафыннан гына булдырыла алуына тагын кат-кат инанабыз.

Галәмнәрнең Бөек Серләре ачкычы Коръән Хәкимдә саклана. Олуг Коръән – Аллаһ тарафыннан кешелеккә (!)  бүләк ителгән искиткеч Могҗиза; матур, тыныч, бәхетле яшәр өчен иң дөрес һәм гадел җитәкчелек (16:89). Бөек Коръәнне укый белү (аңлау!) – адәм баласы өчен бик зур ярдәм, Бер Раббыбыз тарафыннан бүләк ителгән бик зур өстенлек.

Тирә-юнь мохит “китабын” һәм Изге Коръәнне уку-өйрәнү ярдәмендә, кеше үз тормышының “китабын” яза һәм бу  “китап”ның эчтәлеге безнең Җирдәге тормышыбызда да, бакый   дөньяда да ни рәвешле яшәячәгебезне бик төгәл билгели. “Без сезнең кылган  гамәлләрегезне язып барабыз” (45:29); “Ул Көнне (Соңгы Көн-Ахирәт) үзенең китабын уң кулына алучы шатлыкта, ә сул кулына алучы зур хәсрәт-кайгыда булыр” (69:19-29), – дип кисәтә Изге Коръән. Шуңа күрә, тормышыбызның “китабын” уң кулыбызга алу бәхетенә ирешү өчен, Олуг Коръәнне, тирә-юнь мохитне,  үз-үзеңне бик зур игътибар белән “укып”-аңларга тырышып, яхшы-гадел гамәлләр кылып, шуңа омтылып яшәү безгә бүген бик кирәк.

Изге Коръәннең Үзе турында Аллаһы Тәгалә безгә нәрсәләр белгертә соң?

“Бөек Коръән – Ул Хакыйкатьнең үзе” (6:66; 22:62);

“Аңа охшаган башканы булдыру мөмкин түгел”  (17:88);

“Аның үгет-сабагын ишетү моны үзе теләгән (!) кешегә генә насыйп”  (74:55);

“Ул – үзләре Аллаһка юнәлергә теләүчеләр өчен генә Юл Күрсәтүче”  (25:57);

“Ул – Туры Юл Күрсәтүче Җитәкче, Дәвалаучы” (41:44);

“Ул – җанны шифалаучы, сихәтләндерүче”  (17:82);

“Ул – онытканнарны Искә төшерүче” (74:54);

“Ул – үткәннәрдән гыйбрәт алдыручы”  (17:41);

“Мин сезне, миңа һәм минем белән баручыларга ачык күренә (аңлашыла) торган Олуг Дәлилгә (Коръәнгә) таянып, Бер Раббыбыз Юлына чакырам, – дип әйт” (12:108) – дигән әмер бирелә Мөхәммәд (с.г.в.)гә дә. “Ий, Раббым! Минем аңлау-төшенү-белүемне арттыр!” (20:114). Хәерле, хакыйкый белемнәр белән безнең күңелләребезне бизәп-уятып, һәрбарчабызны имансыз-Коръәнсез-әхлаксыз тормыштан Үзең саклап,  Изге Коръәнеңнең Бөек Серләрен күпмедер дәрәҗәдә аңлаучылар гына түгел, ә аларны әзме-күпме аңлатучылар итеп тә сайласаң иде безне (51:55). Амин.

Инде бүгенге хәл-әхвәлгә күз салып алыйк. 225 ел элек яшәгән патшабикә, хатын-кыз башы белән дә Русияне ничек итеп таратмау, халыкларны бер-берсенә каршы куймау юлларын бик зур сизгерлек-зирәклек белән чамалаган. Ә хәзер гомере буе  патша булам, дип тырмашучы кайнар башлы бер ир-ат (!) депутатыбыз: “Русия фәлән халыкныкы!” – дип сөрән сала. Әле Русиянең бүгенге халкы Әби патша заманындагыча булса иде. Бүген безнең кеп-кечкенә Татарстаныбызда да никахларның өчтән бере катнаш. Сорыйсы иде шул абзыйдан – мондый гаиләләрдән кем була инде Русиянең хуҗасы: әтисеме, әнисеме, әллә шул катнаш никахтан туган сабыйлармы?

Кыскасы, рәхмәт сиңа,  Әби патша! Русия кадәр Русиядә Коръән Кәримне таратырга рөхсәт-фәрман бирүең үзеңә Аллаһ әҗере булып кайтсын. Амин.

Рәзилә КУКУШКИНА.

Чыганак: “Мәдәни җомга”.

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ