Кремль диварлары һәм манаралары Болгар сугышчыларын, Алтын Урда ханнарын, рус яулап алучыларын һәм төзүчеләрен хәтерли. Казан Кремленең серләре - борынгы кальга, мәчетләр һәм мавзолейлар калдыклары - җир астында бик тирән яшеренгән. Шулай да Кремль җире юмарт: кызыклы ачышлар бар.

Бөтен дөнья галимнәрен шаккатырган соңгы ачыш 1997 елда булды. Кремльдә барган казулар вакытында ике тәңкә килеп чыкты. Берсе - Прага кенәзе Вацлавның исән чагында ук сугылган акчаның бердәнбер сакланган тәңкәсе. Белгечләр аны 929-930 елларда сугылган дип билгеләде. Әлеге ачыш чех археологлары өчен дә гаҗәеп яңалык булды - борынгы Прагада акчаны галимнәр санаганга караганда йөз елга алданрак суга башлаганнар икән. Икенче бер табылган тәңкә - Шаша шәһәрендә (хәзерге Ташкент) Исмәгыйль Әхмәт идарә иткәндә сугылган көмеш дирһәмнең бер кыйпылчыгы - Х гасырның беренче яртысында чыккан дип билгеләнде. Белгечләр фикеренчә бу акчалар Казанның җир катламына Х гасыр ахырында килеп эләккәннәр булса кирәк. Димәк, Х гасырда Казан, базарларында төрле илләр тәңкәләре йөрерлек, зур сәүдә үзәге булган инде.

Шулай итеп, Казанның чын яше күптән түгел генә ачылды. 16 ил галимнәре катнашкан халыкара конференциядә Татарстан Тарих институтының тикшеренү нәтиҗәләре расланды: Казанның 1000 еллык тарихы бар.

XVI гасырга шәһәр Хан сарае, биек мәчетләре һәм мавзолейлары булган куәтле агач-таш кальга рәвешенә кергән.

1552 елда Иван IV җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Казан шәһәрен яулап алалар. Камау вакытында Кремльнең кайбер манаралары, диварлары шартлатылган, ә шәһәргә руслар кергәч, бөтен булган мәчетләр җимертелгән. Соңрак патша әмере белән кальга атаклы Псков осталары Постник Яковлев (Мәскәүдәге Кызыл мәйданда торган Василий Блаженный соборын төзүче) һәм Иван Ширяй җитәкчелеге астында таштан төзелә. Кремльдә Благовещение соборы, Спас манарасы һәм башка төзелеш һәйкәлләре барлыкка килә.

Постник Яковлев һәм Иван Ширяй үз эшләрен яхшы белеп эшлиләр: тора-бара, Казан Кремле һич җиңелмәс кальга дип санала башлый: ул татар, рус, ә бәлки Көнбатыш Европа төзүчеләренең шәһәр төзелеше сәнгате казанышларын эченә алган була бит.

Хәзерге вакытта Казан Кремле өлешчә реставрацияләнгән урта гасырлар кальгасы буларак саклана. Кремльнең гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил итә. Диварларының әйләнәсе 1800 метр чамасы. Билгеле ки, XVI-XVII гасырларда Кремльдә 13 манара булган. Бүгенге көнгә кадәр сигезе генә сакланып калган. Шәһәрнең тарихи үзәгендә археологик казулар, төзү эшләре алып барылса да, архитекторлар борынгы шәһәрнең кабатланмас сурәтен сакларга тырышалар.

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу исемлектә Россия Федерациясе территориясендә булган 12 тарихи һәйкәл бар. Алар арасында Мәскәү Кремле, Кызыл мәйдан, Санкт-Петербургның.

Чыганак: http://president.tatarstan.ru/tat/kremlin/kremlin_history.htm

​​​​​​​

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ