07.04.2016 08:33

"Татлы хыял" җырын Эльмира Галимова башкара. Көе дә аныкы. Сүзләрен Гарифҗан Мөхәммәтшин язган. Клипны төшерүче исә Айдар Габдрахманов.

Г. Тукай иҗаты татар милли сәнгатебезнең маягы булып тора.  Шагыйрьләр, композиторлар үзләренең иҗатында аңа мәдһия язалар. Нәтиҗәдә, Г. Тукай темасын чагылдырган яңадан-яңа әсәрләр туа. Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмира Галимова үзенең иҗаты белән бөек шагыйребезгә дан җырлый һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур көч кертә , дип әйтергэ кирәк.

Шушы көннәрдә композитор бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, мирас булып калырдай өч спектакльдән торган (“Печән базары”, музыкаль драма “Зәйтүнәкәй”, музыкаль мистерия “Әйт, әле күбәләк”) Трилогия –DVD диск чыгарган. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры тарафыннан Ринат Аюпов куелышында әлеге әсәрләр 2006 елдан бирле сәхнәдә уйнала һәм бүгенге көнгә кадәр тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителә. Һичшиксез, Эльмира Галимова иҗатында Г. Тукай шигърияте зур улын алып тора. «Музыкаль драма “Зәйтүнәкәй” (Р. Батулла сценариясе) һәм балалар өчен иҗат ителгән музыкаль мистерия “Әйт, әле күбәләк” (Т. Миңнуллин пъесасы) музыкасын иҗат итәргә - 27 ел яшәп үз җилкәсендә гаҗәеп авыр йөк күтәргән, тулы бер халыкның язмышын үз йөрәге аша үткәргән шагыйрь образы мина этәргеч бирде»,- ди композитор.

“Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасы Г. Тукайның бөтен эчке халәтен, үз халкына кылган корбанлыгын, чынга ашмаган мәхәббәт хисләрен, аның сөйгәне Зәйтүнә аша чагылдыра. Әлбәттә, әсәрдәге образларны сүрәтләү йөзеннән, игъбар узәгендә – музыка,  дип әйтергә кирәк.  “Әйт, әле күбәләк” - драматик диалоглардан азат ителгән әсәр. Режиссёр Ринат Аюпов беренче рольне музыкага тапшыра һәм бөтен Г. Тукайның әкият геройлары үзләренең музыкаль лейтмотивлары аша сабый күнелләренә керә.

Г. Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте бүгенге көндә инде җыр һәм музыка сәнгате кысаларында дәвам итә. Эльмира Галимова бөек шагыйребезнең 130 еллыгына багышлап Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә “Татлы хыял” җырына клип төшергән. Г. Тукайның чынга аша алмаган мәхәббәт тарихы җыр сүзләрен тулысынча дәлилли. Г. Тукай шигъриятне уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, тормышны матурлау һәм җәмгыяткә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый, - ди Эльмира. Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә,  “Сәмави сүз” сөйләүче итеп күз алдына китерә.  Бөек шәхеснең тормыш юлы, язмышы турында әле тагын күп кенә кызыклы фикерләр барлыкка килер, яңадан-яңа әсәрләр туар.

Чыганак:  http://matbugat.ru/news/?id=14487

=====================================================

Шушы темага кызыклы китап: укырга һәм сатып алырга була.

Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте Гарипов М.М.

5.05.05.05.05.0 

Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте

Автор: Гарипов М.М.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.
95 бит

Бу китапта Тукайның моңарчы укучыларга чагыштырмача аз мәгълүм булган яшерен мәхәббәте тасвирлана. Бөек шагыйрьнең күңелен кем яулаган соң? Автор, шушы сорауга җавап эзләп, шагыйрьнең сөю-мәхәббәт лирикасына мөрәҗәгать итә, истәлекләрне анализлый hәм билгеле бер нәтиҗәләргә килә.

Cenz_0

 

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ