Аллаһның илчесе Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчкәндә, иң беренче эш итеп, Аллаһ йорты мәчеткә нигез ташы салды. Мәдинәдә мөселманнар башка биналарга, башка гамәлләргә дә мохтаҗ иделәр, ләкин Аллаһның илчесе иң беренче эш итеп, Аллаһ йортына нигез салды. Моның белән пәйгамбәребез мәчетне һәр иман иясе өчен иң кирәк, иң әһәмиятле урын буларак игълан итте. Нәкъ мәчеттән ислам дәгъвәте башланырга, иман китергән җаннар тәрбия алырга, тугъры калебләр сафланырга тиеш иде. Ул мәчет җәннәт бакчаларының бер бакчасы булды. Ул бакчаның остазы юлбашчыбыз Мөхәммәт, шәкертләре: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Үбәй ибн Кәгъб кебек тугры сәхабәләр. Аллаһ йорты - мәчет иман ияләренең җыелу, кайда да булса юнәлү, кайдан да булса кайту, киңәшләшү урыны булдылар. Пәйгамбәребез сәфәрдә вакытта эш тәмамлангач та тизрәк гаиләгә кайтырга киңәш итте. Шулай да, пәйгамбәребез сәфәрдән Мәдинәгә кайту белән бер кайда туктамый мәчеткә юнәлгән, анда ике рикәгать намаз укыган, дога клып Аллаһка шөкер иткән һәм гаиләсенә ашыккан.

Мәчетләр – Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары. Кем Аллаһны сөя, ул Аның мәчетләрен дә сөя. Мәчет бит аның Сөеклесенең йорты. Шуңа күрә, ул ничек тә булса күбрәк вакытын яраткан Раббысының йортында үткәрергә тырыша. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Мәчетләр Аллаһ Тәгаләнеке, Аллаһтан башка һичкемгә дога, гыйбадәт кылмагыз”. (Җен сүрәсе 18 аять).

Мәчетләр, Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә иң сөекле урыннары. Әбү Һүрайра тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле урыннар мәчетләр, иң ачулы урыннар базарлар”. (Мөслим риваяте).

Җир өстендә корылган һәр мәчет Аллаһ Тәгаләгә кадерле. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгаләнең йортларын җимерү, мәчетләрнең эшчәнлегенә аяк чалу, мәчетне торгызучыларга каршы көрәшү иң куркыныч гөнаһлардан санала. Андыйларга Аллаһның вәгъдәсе бик каты. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһ Тәгаләнең мәчетләрендә Аллаһның исемен искә алуны тыючыдан һәм ул мәчетләрне җимерергә тырышучыдан залимрәк кеше бармы? Аларга анда курку хисләре белән генә керү тиешле. Хурлык аларга бу дөньяда, ахыйрәттә каты газап”. (Бәкара сүрәсе 114). Илебездә динсезлек хөкем сөргән заманнарда, татар-мөселман авылларында берсе арты икенче җиргә ауган манараларны, Аллаһ йортларына каршы куллары күтәрелгән денсезләрнең нинди әҗәлләр белән китүләрен әби-бабаларыбыз яхшы хәтерли. Бүгенге көндә дә аларның исемнәре-фамилияләре хурлык өстенә хурлык күтәрә. Кабердә, ахыйрәттә алар тагы да зур үкенечтә.

Аллаһның хөрмәтле кунаклары. Мәчетләргә йөрүче мөселманнар Аллаһның кунаклары. Әгәр бер юмарт кешенең ихатасына керсәң, кунак буларак хуҗаның сый хөрмәтләрен аласың. Хуҗада булган ихтирам вә мәртәбәгә ирешәсең. Юмартларның-юмарты, галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһның кунагы турында нәрсә әйтергә? Аллаһ Тәгалә әйтә: “Дөреслектә, Минем җиремдәге йортларым – мәчетләр. Минем кунакларым, шул мәчетләргә йөрүчеләр. Кайсы бәндә үз өендә пакьланып, йортымда кунак була, аңа җәннәттәге Туба агачы. Хуҗаның бурычы, кунагына юмарт булуы”. (Хәдис Кодси).

Аллаһ Тәгалә мәчетемә килгән кунагыма юмарт булуым - Минем бурычым дия. Аллаһ Тәгалә Үз кунагына сый-хөрмәте, кәрамәт-юмартлыгы йөзеннән, бәндәсенең күңеленә иман ләззәтен сала. Һәрдаим мәчетләрдә булып, Аллаһ йортларына иң җылы хисләрен бирүчеләр турында: “Болар - иманлы”, - дип шәһадәт бирергә боера. Пәйгамбәребез әйтә: “Әгәр берәүнең мәчетләргә йөрүен күрсәгез, аның хакында: Ул иманлы дип шәһадәт бирегез. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһ йортлары мәчетләрне, бары тик Аллаһка вә ахыйрәт көненә иман китерүчеләр генә торгыза”. (Тирмизи риваяте. Аять: Тәүбә 18). Мәчетләрне торгызу ике төрле була, матди торгызу һәм мәгънәви торгызу. Матди – таш өстенә таш куеп бина салу, мәчет чыгымнарын күтәрү, мәгънәви торгызу исә – Аллаһ йортында намаз уку, Аллаһнының исемен зикер итү, мөбарәк китабы Коръән уку, дога кылу, гыйлем алу белән торгызу. Ике мәгънә дә югарыда зикер ителгән аятьтә килә. Ике гамәлне дә иман ияләре генә кыла.

Гареш күләгәсе кунаклары. Дөньялыкта вакытта Аллаһ йортларында кунак булучылар, Кыямәт көнендә дә Аллаһның мөхтәрәм кунаклары булачаклар. Аллаһ йортларын сөеп, мәчеттән киткәч, яңадан мәчеткә кайтуны сагынучы мөэминнәргә дәһшәтле кояш кызуыннан яшерүче Аллаһ Тәгаләнең гареш күләгәсе хәзер. Әбү Һүрайра тапшыра, пәйгамбәребез әйтте: “Җиде төркем Кыямәт көнендә Аллаһ аларны Үз күләгәсендә яшерә. Ул көнне, Аның күләгәсеннән башка һич күләгә булмас – шулардан берсе – калебе мәчетләр белән бәйләнгән кеше”. (Бухари, Мөслим риваятьләре).

Аллаһ – юмартларның юмарты, рәхимле, хөрмәтле кунакларына сый-хөрмәтләрне күптән хәзерләп куйган. Пәйгамбәребез әйтә: “Кем иртәсен яки кичен мәчеткә китте, барган саен Аллаһ ул бәндәсенә җәннәттә урын хәзерли”. (Бухари, Мөслим риваятьләре).

Аллаһ йортларының вазыйфалары нәрсәдә? Әлбәттә, мәчетләр ниндидер билгеле булган дини мәрасимнәр, гыйбадәт хәрәкәтләре башкару өчен генә түгел. Әгәр мәчет намаз уку йорты гына дисәк, безнең өммәт өчен бөтен җир өсте намаз уку, сәҗдә кылу өчен яраклы булды. Пәйгамбәребез Әбүзәр исемле сәхабәсенә: “Намаз вакыты кайда керсә, шунда укы, ул мәчет”, - диде. (Җәмәгать риваяте).

Иман иясе Аллаһ йортында матди тормышның ыгы-зыгысыннан, дөнья кайгыларыннан арына, күңеленә ял таба. Аллаһны зикер итеп, Коръән укып җанга тынычлык иңә. Вәгазь-тәрбия мәҗлесләрендә калеб үзенең кимчелекләреннән, яман гадәтләреннән пакьлана, мактаулы сыйфатлар, күркәм холык белән зиннәтләнә. Аң-гыйлем мәҗлесләрендә Аллаһ Тәгаләнең чиксез хикмәтен күрүдә яңа офыклар ачыла, тормыш юллары илаһи гыйлем белән нурлана. Аллаһның илчесе әйтә: “Бер кавем Аллаһ йортларының берсендә җыелышып, Аллаһның китабын укысалар, бер-берсенә өйрәтсәләр, алар өстенә иминлек килер, аларны рәхмәт биләр, рәхмәт фәрештәләре иңәр. Аллаһ Үз хозурында булган фәрештәләр каршында ул бәндәләренең исемнәрен искә алыр”. (Мөслим риваяте).

Кунак өстендә булган бурычлар. Кунакны хөрмәтләү хуҗа өстендә булса, кунак та барасы хуҗаның мәртәбәсен белеп, хуҗа хозурында тиешле әдәпне сакларга тиеш. Дөнья патшалары үз йортларында, үз сарайларында әдәп кагыйдәләре бозылуга юл куймыйлар. Патша каршында кычкырып сөйләшү, ямьсез көлүләр, ул урынга туры килми торган сүзләр, артык хәрәкәтләр әдәпсезлек санала. Шиксез, патшаларның патшасы, галәмнәрнең Раббысы иң әввәл ихтирам, олугълауга лаек. Әдәп, иң әввәл Аның йортында сакланырга тиеш.

Аллаһның кунакларына нинди әдәпләрне үтәргә тиешле соң?

Мәчетләргә мәхәббәт һәм хөрмәт. Иман иясе калебе белән мәчетләрне сөя, аларга тиешле дәрәҗә бирә, Аллаһ йортына хөрмәт, олуглау күзе белән карый. Чөнки мәчетләр Аллаһ йортлары; Аллаһыны искә алу, Аңа гыйбадәт кылу, мөбарәк китабын уку, әмерләрен гамәлгә ашыру урыннары һәм мөэминнәр гыйлем, хикмәт, күркәм әхлак табыны тирәли җыелышып танышсыннар, бер-берсенә якынаешсыннар өчен бина кылындылар. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһ ул йортларда Үз исемен искә алуны рөхсәт итте. Анда иртән һәм кичен Аллаһка тәсбих-мактау әйтерләр. Ул ирләрне сәүдә дә, сатыш-алыш та, Аллаһны искә алудан, намаз укудан, зәкят түләүдән тыймый. Алар калебләр вә күзләр әйләнәсе Кыямәт көненнән куркалар”. (Нур сүрәсе36,37).

Әбү Дарда тапшыра, пәйгамбәребез әйтте: “Мәчет һәр тәкъва кешенең йорты, кемнең йорты мәчет була, Аллаһ ул бәндәсенә Үз рәхмәтен, сират күпереннән Аллаһның ризалыгына, җәннәткә керүен вәгъдә итә”. (Табәрани, әлБәззәр риваятьләре).

Мәчетләргә ярдәм итү. Мөселманнар һәрвакыт мәчет салу булсынмы, мәчеткә ярдәм итү булсынмы, бу изгелектә көчләреннән килгәнчә үз өлешләрен кертәләр. Башкаларны да шушы саваплы гамәлгә өндиләр. Ибн Габбәс тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер”. (Сахих хәдис).

Кеше үзенә, гаиләсенә яшәү өчен йорт салуга күпме көчләрен сарыф итә. Йорт салганда ял итүләргә, кием-салым һәм башка шуның кебек нәрсәләргә булган чыгымнарын киметә. Хәтта ашауга да акчасын бик кысып тота. Бөтен эшләгәнен төзелешкә кертә. Әҗәтләргә чума, авыр эш эшләп сәламәтлеген какшата. Ни сәбәпле кеше бу эштә бер әйберсен дә кызганмый соң? Әлбәттә ул өйне үзе, гаиләсе, балалары өчен кора. Ул анда үзе яшиячәк. Ләкин бәндә дөньядагы йортында күпме яшәр? Кечкенә каберенә шул йортыннан нәрсә алып китәр? Шул рәвешчә, кеше Аллаһ йортларын салуда да көч түксә иде. Моның белән ул үзенә йорт сала бит, җәннәттә, мәнгелек тормыш итәчәк бакчада.

Адәм баласы вафат булгач та, аның гамәлләре киселә, калдырган нәрсәләре файда кимтерүдән туктый. Киресенчә, ул дөньялыкта туплаган маллары, төзегән йортлары өчен җавап тота. Ләкин үзеннән соң да мөселманнарга файда китереп, тирә-юньгә нур, изге тәрбия сибеп торучы мәчетләр өчег ул бәндәгә әҗер-савап килүдән туктамый. Пәйгамбәребез әйтә: “Адәм баласы вафат булгач та аңа барып тора торган изгелекләр: калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас иткән Коръән нөсхәсе, бина кылган мәчете, мөсафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт чакта малыннан чыгарган садакасы. Шушы нәрсәләрнең савабы үзе артыннан өзлексез барып торыр”. (Ибне Мәҗәһ). Бәндә бер мәчет салуга үз өлешен кертеп, үзе вафат булгач та, ул мәчеттә кылынган сәҗдә, укылган аять саен ихласлык белән мал бирүчегә әҗер килгәнлектән, мәчет салу отышлы сәүдә булып тора.

Бина кылынып, халыкка хезмәт итүче мәчетләрнең эшчәнлегенә ярдәм итү өчен дә әҗер. Әнәс ибн Мәлик әйтә: “Кем мәчет якты булсын дип анда шәм кабыза, фәрештәләр вә Аллаһның гарешен күтәреп торучылар шул шәмнең уты сүнгәнче ул бәндәнең гөнаһлары ярлыкауны сорап дога кылудан туктамаслар”. Аллаһ йортлары мәчетләр җылы булсын, якты булсын, мөселманнарга тәһарәтләнү өчен сулар өзелмәсен дип мәчетнең электры, газы, сулары һәм башка чыгымнарын күтәрсәң, бу да шул шәм яктысы кебек, инша Аллаһ. Күп вакытта мәчеткә йөрүче мөселманнар үзләре килгән мәчеткә ярдәм итү түгел, киресенчә мәчетләрнең чыгымнарын арттыралар гына. Шуңа күрә, газиз кардәшләрем, кышкы салкыннарда мәчетегез җылы икән, димәк аның газы өчен түләнгән. Тәһарәтханәдә су килә икән, димәк суы өчен дә түлисе, кичләрен якты икән, электр бүген бик кыйммәт... Ни өчен газына, утына-суына түләү артыннан имам чабып йөри. Имам өчен яна мени ул ут, имамга гына кирәк мени җылылык, тәһарәтханәдә имам гына су агыза мени... Мәчеткә килгән һәр мөселман үзе өчен генә дә түләсә, бу мәчетләргә зур ярдәм булыр иде. Җылы сулары белән тәһарәтләнеп, җылы, якты, пакь мәчеттә намаз укыганнан соң сәдака савытына үз өлешен салса да, мәчетләрнең тормышлары күпкә җиңеләер иде.

Мәчетләрнең зиннәте - мөселманнар. Аллаһка иман китергән, Аны сөюче мөселманнар һәрдаим мәчетләргә йөриләр. Мөселманнарның мәчеттән ерак торулары да, кышкы суыклар да, җәйге кызулар да, яңгыр-карлар да, гомумән, юл мәшәкатьләре аларны Аллаһ йортыннан аерырга кодрәтле түгел. Әбү Муса тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Намаз укып иң олуг әҗерләргә ирешүчеләр, мәчеткә ерактанрак килүчеләр. Аларның да ераграгы әҗерне күбрәк ала”. (Бухари, Мөслим).

Хәдисләрдә килгәнчә, ястү һәм иртәнге намазларын мәчеттә уку аеруча саваплы. Пәйгамбәребез ул намазларга хәтта мөнафыйклар йөри алмас дип тә әйтә. Аллаһның рәхмәте, иман иясенең мәчет юлында кичергән һәр мәшәкате, төнге караңгылыкта абынган һәр адымы, Кыямәт көнендә яктылык булып кайта. Аллаһ хозурында һичбер изгелек югалмас. Әбү Бурайда тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Төн карангылыгында мәчеткә баручыларны, Кыямәт көнендә булачак камил нур белән сөендерегез”. (Әбү Даут, Тирмизи).

Үбәй ибн Кәгъб әйтә: “Ансарлардан бер кеше бар иде, аннан да мәчеттән ерак торучыны белмәдем. Аңа: “Берәр ишәк сатып алсаң, төнге карангыларда, көндезге кызуларда шуңа атланып йөрер идең”, - дигәч, ул: “Йортым мәчеткә якын булу мине сөендермәс иде. Дөреслектә, мәчеткә баруым белән дә, гаиләмә кайтуым белән дә әҗерле булырга телим”, - дип җавап кайтара. Шунда пәйгамбәребез аны: “Аллаһ сиңа ике юлыңның әҗерен дә җыйды”, - дип шатландыра”. (Мөслим риваяте).

Иман иясе үзенең көнен өлешләргә бүлә. Бер өлешендә кәсеб итсә, икенчесен җәмәгатьчелек-кардәшләренә, өченчесен гаиләсенә-туганнарына, дүртенчесен гыйлем эстәүгә сарыф итә. Көндәлек тормышының бер өлешен Раббысына гыйбадәт кылуга, Аның йортына тапшыра. Башка хаклар белән Раббысының хакына керми. Үз вакытыңны дөрес бүлгәндә генә мәчеткә дә килә аласың, дөнья эшләреңне дә алып барасың.

Аллаһ йортларына зиннәтләнеп бару. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Әй, Адәм балалары, һәр мәчеткә керер алдыннан зиннәтләнегез, вә гаурәт урыннарыгызны яшерегез”. (Әгъраф сүрәсе 31).

Аллаһ йортына тәһарәтләнеп, пакьланып, тешләрне чистартып, тырнакларны кисеп, чәчләрне матурлап, пакь киемнәр киеп, исле майлар сөртеп, гомумән, лаеклы дәрәҗәдә килү тиешле. Берәр мөхтәрам кардәшебезгә барсак, хөрмәт өсте хөрмәт, иң матур киемнәребезне киябез, иң хуш исле майларыбызны сөртәбез. Кунакка иң күркәм сәламнәребез белән барабыз. Кайвакыт мәчеттә утырганда, күрәсең берәү йоклаганда кия торган киемнәре белән Аллаһ йортына килгән. Шиксез, бер хуҗаның да кунагын ул кыяфәттә кабул итәсе килми. Кардәшләребез мәчеткә, мәчет мохитенә туры килә торган киемнәр киеп килергә тиешләр.

Әбү Һүрайра тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Кем үз өендә тәһарәтләнеп, Аллаһның әмерен үтәү нияте белән, мәчеткә юл тота, атлаган бер адымы хатасын сөртер, икенчесе дәрәҗәсен арттырыр”. (Мөслим риваяте).

Мәчеткә баручыдан күңелсез исләр килеп тормасын. Дҗәбир тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Кем сарымсак, яки суган ашады, бездән, мәчетебездән ерак торсын, өендә утырсын”. (Бухари, Мөслим). Йомшак күңел иясе булган пәйгамбәребезнең шушы кадәр катгый әмеренә нигезләнеп, кайбер галимнәр, намаз алдыннан сарымсак, суган ашаучыдан җәмәгать намазы китә, ул намазны өендә укырга тиеш, - дип тә әйтәләр. Болар барысы да башка мөселманнарны һәм Аллаһ йортына җыелучы фәрештәләрне күңелсез исләр белән азаламас өчен. Шуңа күрә, мәчеткә килүче мөселманнан суган-сарымсак исе дә, тир исе дә, тәмәке һәм башка яман исләр дә килмәсен. Аллаһ йортына гыйбадәт, зикер, Коръән уку, гыйлем алу өчен килгән мөэминнәр яман исләр белән аза чикмәсеннәр. Әбү Сәгыйть әлХудри тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Кайсы ир, җомга көнне үз өеннән госелләнеп, ислемайлар сөртеп, намаз уку өчен мәчеткә чыга, мәчеттә ике рикәгать намаз укып, имам намазга торганчы һичкем белән сөйләшми, соңра торып кешеләр белән намаз укый, Аллаһ аның ике җомга арасында кылган гөнаһларын гафу итә”. ( ).

Аллаһ йортларын пакьлыкта тоту. “Пакьлык – иманның яртысы”, - диде пәйгамбәребез. Бөтен җиргә рухи һәм матди пакьлык сибүче мәчетләр, беренче чиратта пакь-чиста булырга лаеклар. Шуңа күрә дә, бар мөселманнар Аллаһ йортларының хезмәтчеләре. Мәчетләрнең пакьлыгы бик әһәмиятле, аларны җыештырып, чистартып тору саваплы. Аллаһ Тәгалә пәйгамбәребезнең өммәтенә кайбер эшләр өчен махсус әҗерләр вәгъдә итте. Пәйгамбәребез әйтә: “Миңа өммәтемнең әҗерләре күрсәтелде. Хәтта кешенең мәчеттә яткан чүпне алуы өчен дә махсус әҗер бар”. (Әбү Даут). Аллаһның безнең өммәткә булган рәхмәте, мәчеттә яткан кечкенә чүпне алу өчен дә махсус савап аласың. Гайшә тапшыра: “Аллаһның илчесе мәчетләрне өйләр арасында салырга, аларны һәрвакыт пакьлап, исле майлар белән хушландырып торырга әмер кылды”. (Әхмәт, Әбү Даут, Тирмизи).

Әбү Һүрайра тапшыра, пәйгамбәребез вакытында бер хатын-кыз, яки ир кеше мәчетне җыештырып тора иде. Күпчелек риваятьләрдә хатын-кыз дип хәбәр килә. Көннәрдән бер көнне ул вафат була. Пәйгамбәребез аның үлемен ишетми кала. Соңыннан вафат булганын белгәч: “Миңа хәбәр итә алмадыгыз мени? Каберен күрсәтегез әле”,- ди. Пәйгамбәребез ул ханымның кабере янына барып, җиназа укып, дога кыла һәм: “Илченең догасы рәхмәт”, - дип әйтә. Асылда ул хатын әллә ни машһүр булмый, бәлки шуңа да сәхабәләр аның вафаты хакында пәйгамбәребезгә хәбәр дә бирмәгәннәр. Пәйгамбәребез аларга шелтә белдереп, ул ханымның каберенә барып, җәннәт сорап дога кылды. Бу гамәле белән, остазыбыз бөтен өммәтенә мәчетләрне пакь тотуның әһәмиятен аңлатты. Имам Бухари мәчеттә хәдис дәресе алып барганда, мәчет идәнендә бер чүп ятканын күреп, дәресен өзә, чүпне алып кесәсенә сала һәм яңадан дәресен дәвам итә. Һәр мөселман Аллаһ йортын пакьлыкта тотуда өлеш кертергә тиеш. Кечкенә генә чүп күрсәң дә ал, аның өчен әҗерен алырсың.

Никызганыч, без, күп вакытта, шушы эшләрнең киресен кылабыз. Намаз алдыннан мөселманнар юынган тәһарәтханәгә күз салсаң: “Без чүпне мәчеттән чыгаручылар түгел, киресенчә, булдыручылар ахры”, - дип куясың. Хакыйкатьтә, мәчетләр җир өстендә иң пакь урыннар булырга лаек.

Аллаһ йортына уң аяк белән керәбез, сул аяк белән чыгабыз. Әбү Сәгыйть әлХудри тапшыра, пәгамбәребез әйтә: Берегез мәчеткә керсә пәйгамбәргә салават һәм: “Йә Аллаһ, миңа Үзеңнең рәхмәт ишекләреңне ачсаң иде”- дип әйтсен. Чыкканда: “Йә Аллаһ, Синең фазыл-рәхмәтеңне сорыйм”, - дисен. (Мөслим, Әбү Даут риваятьләре).

Аллаһ йортын сәламләү. Кунакка килгән һәркем хуҗага сәлам бирә. Аллаһның кунагы да мәчеткә килеп утырганчы, Аллаһ йортын сәламли. Әбү Катада тапшыра, пәйгамбәребез әйтә: “Берегез мәчеткә керсә, ике рикәгать намаз укымый утырмасын”. (Бухари, Мөслим).

Галимнәр мәчет намазы белән мәчет Хуҗасына сәлам бирелә дип әйтәләр. Чөнки мәчет намазының максаты мәчеткә түгел, Аллаһка якынаю. Йортка керүче дә йортның үзен түгел, бәлки хуҗасын сәламли. Мәчет намазы мәчеткә кереп утырганчы укыла. Әгәр кеше белә торып, мәчет намазын укымыйча утырса, намаз кайтарылмый. Әгәр онытылып утырса, озак вакыт үтмәсә торып укый ала. Әгәр фарыз намазы алдыннан сөннәт укыла торган булса, мәчет намазын аерым уку кирәкми. Мәсәлән, кеше өйлә намазын укырга мәчеткә керде, азан әйтелгән, шундук өйләнең сөннәтен укый, аерым мәчет намазы укып тормый. Гомүмән алганда, галимнәребез мәчет намазын уку сөннәт диләр. Кайсыберләре Мөслим риваятендә килгән хәдис белән дәлилләнеп вәҗиб хөкемен дә бирәләр. Ничек бер кеше җомга хотбәсе вакытында мәчеткә керә һәм ике рикәгать намаз укымыйча гына утыра. Пәйгамбәребез аны күреп: “Тор һәм намазыңны укы”, - дия.

Аллаһ йортында уен-көлке, буш сүзләр, тавышны күтәреп сөйләшүләр тыела. Хәтта Коръән укучы да кыйраәте белән мәчеттә утырган башка кардәшләренә гыйбадәт кылырга, зикер әйтергә, гыйлем алырга комачауламаска тиеш. Сәиб ибн Йәзид тапшыра: “Бервакыт мәчеттә утырганда мине бер кеше орышты. Шул вакыт, Гомәр ибн Хаттаб моны ишетеп: “Бар һәм икесен дә монда алып кил!” – диде. (Алар икәү иделәр). Аларны Гомәр янына алып килгәч, ул: “Сез кайдан?”- дип сорады. “Без Таиф шәһәреннән”, - диделәр. Гомәр: “Сезнең ул шәһәрдән булуыгыз, сезгә Аллаһның илчесенең мәчетендә тавыш күтәрергә рөхсәт бирә мени!?”- диде”. (Бухари).

Әбү Сәгыйть әлХудри тапшыра: Пәйгамбәребез мәчеттә игътикяф кылганда кычкырып Коръән укуларын ишетте һәм: “Барыгыз да Раббысын зикер итә, бер-берегезне тавышларыгыз белән азаламагыз. Коръән укыганда тавышларыгызны бер-берегезнекеннән арттырмагыз”, - диде. (Нәсәи, Әхмәд).

Аллаһның йортына гыйбадәт кылу, Аллаһыга бөтен калеб тойгылары белән мөраҗәгать итү, күңел тынычлыгы табу өчен килгән мөселманнар андагы тавышлар белән нәфрәтләнеп китәргә тиеш түгелләр. Шуңа күрә кем беләндер бәхәсләшү, уен-көлке, буш сүз түгел, хәтта зикер, дога, Коръән тавышы белән дә башкаларны нәфрәтләндерүдән саклана күрик.

Мәчетләрдә ахыйрәт сәүдәсе, базарларда дөнья сәүдәсе. Ахыйрәт сәүдәгәрләре мәчет торгызырлар, дөнья сәүдәгәрләре базар бина кылырлар. Мәчетләр ахыйрәт базарлары, җәннәт базарлары. Аллаһ Тәгалә белән уңышлы сәүдә кылу мәйданнары. Ул мәйданнарда иман белән тынычлык тапкан калебләр сәүдә итә. Дөнья базарларында корсаклар һәм шәһвәтләр сәүдә кыла. Һәр сәүдәнең үз әһәмияте вә үз урыны бар. Корсак һәм шәһвәт сәүдәсен Аллаһ йортына кертергә ярамый. Әбү Һүрайра тапшыра, Аллаһның илчесе әйтә: “Әгәр берәрсенең Аллаһ йортында сатканын яки сатып алганын күрсәгез аңа: “Аллаһ сәүдәңне уңышлы кылмасын”, - кемнең югалткан нәрсәсен мәчеттә эзләгәнен күрсәгез: “Аллаһ сиңа ул нәрсәңне кайтармасын”, - диегез”. (Тирмизи, Нәсәи).

Шиксез Аллаһ йортына килүчеләр корсак вә шәһвәт сәүдәләреннән арынып, ахыйрәт сәүдәсе, җәннәт уңышлары белән мәшгульләр. Шуңа күрә бу кадерле вакытларда дөнья сәүдәсе, дөнья зиннәтләре белән калебләр өлешенә керү дөрес булмас.

Мәчетләрдә Аллаһның илчесенең мирасы бүленде. Пәйгамбәребез үзенең мирасын мәчеттә, мәчет әһелләренә таратты. Аллаһның илчесе үзеннән соң һичбер дирһәм, динар калдырмады. Һичбер сарай, бакча мирас итмәде. Пәйгамбәребез өммәт уллары һәм кызларына Аллаһның вәхиен калдырды. Без, аның өммәте бөек Китап, пакь Сөннәт, хак гыйлем, һич искермәс, тузан капламас, туфрак эчертмәс камил шәригать варисләре булдык. Шушы олуг байлыкны пәйгамбәребез мәчеттә бүлде. Ул мирас тугъры сәхабәләргә биш вакыт намаз, мәчеттә үткән дәресләр, җомга хотбәләре, вәгазьләр хәлендә тапшырылды. Шиксез Аллаһның йорты бу гамәлләр өчен иң уңай урын булды. Хөрмәтле остаз тирәли гыйлемгә сусаучы шәкертләр, якынрак утырыйм, күбрәк файда алыйм дип ярыштылар.

Бервакыт, пәйгамбәребезнең хәдисләрен иң күп риваять итүче, Әбү Һүрайра базарга барды һәм: “Әй базар әһелләре, сезгә нәрсә комачаулый?” – дип кешеләргә мөраҗәгать итте. Кешеләр аңа: “Нәрсә синең, Әбү Һүрайра?”- диделәр. Ул: “Анда пәйгамбәрнең мирасы бүленә, ә сез монда, барып үз өлешегезне алмыйсыз мени?”- диде. “Кайда соң ул?” – дип сорадылар кешеләр. Әбү Һүрайра: “Мәчеттә!” – диюе булды, кешеләр ашыгып базардан чыгып мәчеткә юнәлделәр. Кешеләр яңадан базарга кайтканчы, ул урыныннан күчмәде. Алар: “Әй, Әбү Һүрайра, мәчеткә барып кердек, бүленгән һич нәрсә күрмәдек”, - диделәр. “Ә нәрсә күрдегез соң?” – дип сорады Әбү Һүрайра. Кешеләр: “Бер төркем кешеләрне күрдек, намаз укыйлар. Икенчеләре Коръән укый, өченчеләре хәрам белән хәләлне өйрәнә”, - диделәр. Шунда Әбү Һүрайра аларга әйтте: “Хәсрәт сезгә, Мөхәммәтнең мирасы шул бит инде. Дөреслектә ул бер дирһәм вә бер динар калдырмады. Бәлки аның мирасы гыйлем булды, кем ул мирасны алды, ул бөек өлешкә иреште”. (Табәрани).

Аллаһ йортыннан илаһи дәва сибелә, мәчеттә бәндә авыруларына шифа таба. Күп вакытта мин табиблар белән очрашканда аларга якын итеп “хезмәттәшләр” дип эндәшәм. Аларның сораулы йөзләрен күреп: “Сез Адәм балаларын тән-бәдән авыруларыннан, без дин әһелләре калеб-җан авыруларыннан дәвалыйбыз. Шифаны сезгә дә безгә дә Аллаһ бирә”, - диям. Әйе, бәндә тән зарлары белән хастаханәгә килә, мөэмин калебенә мәчеттә дәва ала. Табибчылык фәненең үз галимнәре булса, калеб авыруларының да Ибн Кайим кебек остазлары булды.

Җәмгыятьтә, кешеләр арасында чыккан борчу, проблемаларның күпчелеге нәкъ авыру калебләрдән килә. Иминлек, матурлыкны бозучы көнчелек, тәкәбберлек, гоҗеблек, икейөзлелек, каты бәгырьлелек... болар барысы да калеб-җан чирләре, кардәшләрем. Шушы чирләрдән арынмый, җәмгыятькә иминлекне кайтарып булмый.

Калебнең сәламәт булуы, дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә ирешүгә сәбәп булып тора. Җаны авыру кешенең, тәнен күпме генә даваласаң да, ул сәламәт кеше була алмый.

Пәйгамбәребезнең мәчетендә авырулар җаннарына да, хәтта тәннәренә дә дәва алганнар. Бигрәк тә сугыш вакытларында мәчет шифаханәгә әверелгән. Авырулар мәчеттә булып, пәйгамбәребезгә якын тордылар. Мәчетләр гыйбадәт йортлары, анда сафлык, иминлек, анда рәхмәт фәрештәләре.

Кардәшләр дә еш хәлләрен белеп, авыруларга ярдәм итәләр. Бу да авыруның тизрәк савыгуына сәбәп була.

Азан булгач фарыз намазны башкармый, мәчеттән гозерсез чыгу тыела. Әбү Шәгъсәэ тапшыра: Бервакыт мәчеттә Әбү Һүрайра янында утырганда мәзин азан әйтте. Бер кеше урыныннан торды да мәчеттән чыгу юнәлешенә китте. Әбү Һүрайра аны күзләре белән озатып калды һәм: “Ул пәйгамбәребезгә каршы төште”, - диде. (Мөслим риваяте).

Хатын-кызларның мәчетләргә йөрүләре. Динебез Ислам хатын-кызга мәчеткә җәмәгать намазларына йөрүне йөкләми. Ләкин, хатын-кызны мәчеткә йөрүдән дә тыю ярамый. Чөнки пәйгамбәребез: “Аллаһ коллары хатын-кызларны мәчетләрдән тыймагыз”, - диде. (Бухари, Мөслим...).

“Әгәр берегезнең хатыны мәчеткә барырга рөхсәт сораса, тыймагыз”. ( ).

Пәйгамбәребез вакытында хатын-кызлар мәчетләргә йөрделәр. Ирләре Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен аларга каршы килмәде. Габдуллаһ ибн Гомәр тапшыра: Гомәрнең хатыны мәчеткә намаз укырга йөргәч, аннан: “Син ни өчен мәчеткә йөрисең, Гомәрнең моңа көнләшеп караганын беләсең бит?”- дип сорадылар. Гомәрнең хатыны: “Андый мөгамәләне Аллаһның илчесе тыйды. Ул: “Хатын-кызларны мәчетләрдән тыймагыз”, - диде”, - дип җавап кайтара. Р.Фәхретдин хәзрәтләре пәйгамбәребезнең: “Аллаһ коллары хатын-кызларны мәчетләрдән тыймагыз”, - дигән хәдисенә аңлатма биреп әйтә: “Раүлүллаһ заманында хатыннар җомгаларга, җәмәгать намазларына йөриләр, ирләр белән берлектә вәгазьләр ишетәләр, ислам гамәлләрен вә рухани тәрбияләрне гамәли өйрәнәләр, хәтта шөбһәләре булса, җәмәгать хозурында һәм мәчет эчендә хәлифәләргә шөбһәләрен белдерәләр, мәчетләрдә алган гыйлемнәре рухында үз балаларын тәрбия кылалар иде. Ислам шөһрәтен дөньяга таратучылар шундый хатыннарның кочакларында үскән балалардыр”. (Р.Фәхретдин. “Җәвамигулькәлим шәрхе” 334 бит, 208 хәдис).

Пәйгамбәребезнең насыйхәтләре белән, хатын-кызлар Аллаһ йортларына килделәр, пәйгамбәребезгә оеп намаз укыдылар, аның мөбарәк тавышы белән Коръән тыңладылар, дәресләрдә гыйлем алдылар, аңламасалар сораулар бирделәр. Гаед һәм җомга намазларына килделәр, хотбә тыңладылар. Аллаһның илчесе нинди рәхимле булды, намаз вакытында берәрсенең баласы елап җибәрсә, пәйгамбәребез ул мөслимә ананы кызганып, намазын кыскартты. “Хатын-кызлар, балалар мәчеткә килмәсеннәр”, - димәде.

Габдулла ибн Гомәрнең улы бервакыт әтисенә: “Без аларны тыябыз да, алар барыбер мәчеткә баралар”, - дигәч, әтисе: “Аллаһның илчесе үзе рөхсәт итә, ә син “без тыябыз” - дисең”, - дип улын орышты. Хәтта бервакыт мәчеткә баручы мөслимәгә золымлык кылынгач та, пәйгамбәребез сүзен үзгәртмәде. Бүген бигрәк тә балалар тәрбиясе күбрәк аналар өстендә булу сәбәпле, аларны мәчеткә килү нигъмәтеннән тыярга ярамый.

Ләкин, пәйгамбәребезнең: “Хатын-кыз өеннән урамга чыкса, аны шайтан чит ирләр күз алдында зиннәтли”, - дигән сүзләрен дә онытмаска кирәк. (Әбү Даут). Хатын-кызның мәчеткә йөрүе, ирләрне гыйбадәттән ерагайтырга сәбәп булмасын. Шуңа күрә, хатын-кызлар мәчеткә килгәндә гаүрәт урыннарын яшерергә, бизәнү, ислемайлар сөртүдән тыелырга тиешләр. Аллаһка тәкъва мөслимә мәчеткә кергәндә дә, чыкканда да ирләрдән аерым ишектән йөри. Әгәр мәчеттә хатын-кызлар өчен аерым ишек булмаса, керү-чыгу өчен ирләр күп булмаган вакытларны чамалый. Төс-кыяфәте, йөреше, тавышы белән чит ирләрне үзенә җәлеб итми. Пәйгамбәребез вакытында хатын-кызлар намазны арткы сафларда укыдылар. Намаз беткәч тә, тизрәк мәчеттән чыгып киттеләр. Ирләр исә пәйгамбәребез тормый, урыннарыннан кузгалмадылар.

Зәйнәб Сәкфия тапшыра: Аллаһның илчесе безгә: “Әгәр берегез мәчеткә барса, ислемайлар сөртмәсен”, - диде. (Мөслим риваяте).

Гайшә тапшыра: Аллаһның илчесе мәчеттә утырганда, мәчеткә тәкәббер йөреш белән, бизәнгән бер ханым керде. Шунда Аллаһның илчесе әйтте: “Әй сез кешеләр! Хатыннарыгызны мәчеткә зиннәтләнеп килүдән һәм тәкәббер йөрештән тыегыз. Хатыннары мәчеткә бизәнеп килеп, тәкәббер йөри башламыйча, Бәнү Исраил халкы ләгънәт кылынмады”. (Ибн Мәҗәһ).

Чыганак: http://www.tatar-islam.com/publ/omga_v_gazl_re/josyf_d_l_tshin/17-1-0-6948

БЕЗНЕҢ АДРЕС:
ТАТАРСТАН,
ЛАЕШ РАЙОНЫ,
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ,
УРТА МӘКТӘП



8(843)7833444 kausar-54@yandex.ru
ИМӘНКИСКӘ АВЫЛЫ